Сагындыра үткәннәр

Төгәл генә хәтерләмим, әллә бишенче, әллә алтынчы класста укыган чаклар. Рус әдәбияты дәресендә мәктәптә янгын вакытында байракны алып чыкканда янып үлгән малай хакында хикәя укыдык. Шул хикәя белән тәэсирләнеп йөргәндә үзебезнең авылда да мәктәп янды. Көз көне иде, идән юучылар мичкә кызурак яккан дигән нәтиҗә ясадылар бугай! Дөрес, без байракны коткара алмадык, әниләр безне өйдән дә чыгармады. Шулай бер төн эчендә безнең мәктәп, матур гына агач уку йортыбыз янып бетте. Тар гына коридорлы, караңгы класслы бина иде дип хәтердә калган.

Мәктәп ул вакытта ике бинадан тора иде. Беренче мәктәптә башлангыч класслар, буфет, мастерской булса, икенчесендә 5-8 класслар укыды. Мәктәп янгач, безне тыгызлап икенче мәктәпкә тыктылар. Бер-ике класс колхоз идарәсе бинасында уку елын тәмамлады. Җәй җитүгә, кирпечтән яңа мәктәп салу эшенә керештеләр. Авыл кызларына бәйрәм – мәктәп төзергә бер олау стройотряд егетләре килде. Авыл клубы җанланды, дискотекалар гөрләде ул җәйдә. Ил тотынса – күл була, дигәннәр бит, тиз арада төзүчеләр һәм студентлар безгә шәһәрчә, матур, якты мәктәп төзеп тә куйдылар. И-и, ул яңа мәктәпнең матурлыгы, яктылыгын күрсәгез. Бәдрәфенә кадәр эчтә! Әллә кая читтә салынган урам бәдрәфенә чабасы түгел.

Бу яңа төзелгән мәктәптә миңа да берничә ел уку бәхете тәтеде. Мәктәбебезнең тирә-ягы укытучыбыз Мәнүсә апа Шәйдуллина тырышлыгы белән элек тә гөл бакчасы иде. Яңасының да тирә-ягы гөлгә-чәчәккә күмелде. Авылга ят булган спирея, роза куаклары кайтартып утырттылар – укымас җиреңнән укырсың! Иртә яздан Мәнүсә апа җитәкчелегендә бакчада яшелчә, чәчәк үстердек. Мәктәптә баланы эшләтәсез, дип, берәүнең дә әти-әнисе районга жалу белән чапмады.

Әле уку гына түгел, укытучы да булдым мин бу мәктәптә. Әй онытылмас, гүзәл еллар хатирәсе! Рәхәт чаклар бар иде шул. Тик булды да тиз бетте.

Гөрләп торган Советлар Союзы таралу белән, өр-яңа комбайннар, барлык техника каядыр «очты». Тимер төялгән машиналарны авылның асыл ир-егетләре көрсенеп, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен башындагы фуражкасын тагын да батырып киеп, тау башыннан озатып калды. Алар артыннан савым сыерлары иткә китте. Боларына инде шул сыерларны аты-юлы белән сүгә-сүгә караган сыер савучы хатын-кызлар зар елады. Бу гына җитмәде бугай, колхозның гөрләп торган чорларында булдырылган сугару торбаларын да казып алып саттылар. Шулай итеп, барлы-юклы берничә ел эчендә колхоз таралды, сатыласы – сатылды, таланасы – таланды. Авылда яшьләргә эш калмады. Эше булмагач, акчасы да юк инде аның. Эш яшендә булган авыл халкы дәррәү шәһәрләргә агылды. Бер дигән йортларын ташлап, тулай торакларда көн күреп эшкә керештеләр. Тырыш авыл халкы, кайда да югалмый, тора-бара барысы да фатирлы булды. Авыл өйләре генә, «бәлки бер кайтырсыз әле» дигәндәй, хуҗаларын көтеп калды.

Мәктәптә укырга бала калмады. Балалар булмагач, мәктәп әкренләп сүнде. Ни генә булмады инде бу мәктәптә! Чеби дә чыгардылар, кәҗә дә асрадылар.

Яшьлек эзләремне сагынып, бер карап кайтыйм әле дип мәктәпкә бардым әле бер кайтуда. Мәктәп тәрәзәләре ватык, идән сайгаклары сүтеп алынган. Идәндә ватык глобус, китаплар, фотографияләр аунап ята. Әйтерсең монда сугыш булган, бомба төшкән.

Боларны күреп, кемнең генә йөрәге сыкранмый, әрнеми калсын! Кабат бер атна төшкә керде ташландык мәктәп бинасы. Имештер, аны ремонтлыйлар икән. Авылга чит ил кешеләре киләсе икән. Әй сөенәм төшемдә. Авыл югалмый, бетми болай булгач, дип.

Кем ремонтласын да, кемгә кирәге бар? Аның бит инде хәзер авылда яшәүчеләрнең иң яше дә иллегә җитеп килә. Мәктәп кенәме! Балалар бакчасы, клуб бинасы, колхоз идарәсе – бар да җимерек! Гөрләп торган ындыр табагы, машина-трактор паркы, егермеләп ферманың эзе дә юк!

Боларны ни өчен язаммы? Бу бит безнең авыл тарихы гына түгел, бу безнең үткәнебез, бу Русия тарихы. Мондый ятим авылларның төгәл санын белүче дә, кирәккә санаучы да юктыр ул.

Үткәннәргә кайту юк инде ул. Тик үткәннәрдәге казанышларга кире ирешү булырмы? Без үскәндәге гөрләп торган авыллар, кайда сез?..

Илһамия ГАФФАРОВА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии