Үзеңнеке үзәктә булсын ул

Ул безгә 1970нче елны Башкорт дәүләт университетының татар филологиясен тәмамлап килде. Билгеле бер максат белән мин аның исем-фамилиясен үзгәртеп язам: Зөләйха Әхмәт кызы Шәйхиева. Ул университетта активлардан саналган, спорт ярышларында катнашкан. Училищеда лидерлардан булмаса да, дәрестән тыш чараларга теләп йөрде, эшне белеп, җиренә җиткереп башкара иде.

Ватан сугышында һәлак булган якташ язучыларга багышлап аның белән бергә «Алар сафта» исемле бай эчтәлекле чара үткәрдек. Зөләйха (ул вакытта кияүдә иде, ире Әхтәм төзүче булып эшләде) шунда бик тәэсирле итеп, дулкынланып шигырь сөйләгән иде.

Бу кичә турында шәһәр газетасында училищеның немец теле укытучысы, партоешма секретаре Мәхмүт Әхмәт улы Юлдашевның җентекле мәкаләсе басылып чыккан иде. Әдәбият түгәрәге утырышларын бергә үткәрә идек.

Укучылар Шәйхиеваның дәресләреннән бик канәгать иделәр. Яраткан шагыйрьләре Тукай, Такташ, Фатих Кәрим, Җәлилләрнең хәтсез шигырьләрен яттан белә. Шат күңелле. Шаярып, юмор белән сөйләшү дә аңа ят түгел.

Бервакыт, эшләр гөрләп барганда, Уфадан ниндидер чарадан кайтып килгәндә, ул утырган машина (төнлә була бу хәл) фарасы сүндерелгән машинага бәрелә. Әйтерсең якты дөнья белән бәйләнеш өзелә. Зөләйха ханым комага китә, безнеңчә әйткәндә аңын югалта.

Аңа хастаханәдә бик озак ятарга туры килә. Дәвалаучы табиб Зөләйханы аякка бастырырга бөтен көчен куя. Соңыннан үзенең сөйләве буенча, бик әкренлек белән генә аңына килә. Әйткәнемчә, бик кыен хәлдә дә аның шаярып сөйләшү гадәте бар иде. «Мине теге дөнья кабул итмәде, син яшь, бар, якты дөньяда яшә әле», – диделәр», – ди.

Ниһаять, хастаханәдән чыгып, эшли башлый Зөләйха. Әмма эше элеккечә көйле, җырлап бармый. Укучылары да аны кызганып караган кебек тоела. Күзләре очкынланмый. Белгәннәр, әйтерсең, машиналар бәрелешкән вакытта коелышып калганнар. Кагыйдә-билгеләмәләр дә бик авырлык белән генә хәтергә төшә. Төшсә әле.

«Булмый, китәм», – диде Зөләйха. Ул вакытта директор Исхәт Салихов: «Бераз эшләп кара», – дисә дә, ул китүне кулай күрде. Бик-бик авыр булды аңа яраткан эшеннән аерылу.

Ул хәзер дәресләрендә яраткан укучыларына дулкынлана-дулкынлана Тукайлар, Җәлилләр турында сөйли алмаса да, туган телдә сөйләшүче ахирәтләре белән җыелганда Такташларның, Кәримнәрнең, Атнабаевларның шигырьләрен аларга укыр. Тазалыгы да әкренләп кире кайтыр анысы.

Әнә шундый авырлыклар белән Зөләйха кызының үсеп җиткәнен сизми дә кала. Кыз башка милләт кешесенә кияүгә чыга. Ярар, үзе сайлаган икән, хәерле булсын. Уллары туа. Димәк, Зөләйханың оныгы бар. Ул аңа ничек дәшәр, онык аңа ничек дәшәр? Онык әнисе белән сирәк-сирәк генә килгәли. «Нәнәй» дип әйттерергә нык тырыша Зөләйха. Ләкин кодагый оныгын монда озак тотмый, тизрәк артларыннан килеп, алып китү ягын гына карый. Кыз да кайнанасына каршы килә алмый. Нишлисең, кодагый белән кычкырышып булмый бит.

«И, Аллаһым, кодагыең белән утырып, чөкердәшә-чөкердәшә чәйләр дә эчмәгәч, тормышның нинди кызыгы бар?» Мондый хәлне һич тә күз алдына китермәгән иде Зөләйха. Кодагыйны да гаепләп булмый. Аны да оныгын үз нәселен дәвам иттерүче итеп күрәсе килә, һәр як үзенчә тәрбияләргә тырыша. Катнаш никахта туган балаларны килешеп тәрбияләүче кодагыйлар да аз түгел. Балалар ике якның да гореф-гадәтләрен белеп үсә.

Зөләйха уку йортына очрашуларга килгәләде. Соңгы вакытларда озак күренмәде. Вафат булуын шәһәр гәҗитендә басылган хәбәр аша гына белдек. Бик үкенечле булды.

Беркөнне Зөләйханың кызы зур гына чемодан тотып көллияткә килде. Ул китапханәгә кергәндә мин анда идем.

– Менә сезгә китаплар алып килдем, – дип, китапларны өстәлгә тезеп куйды. Татар теле һәм әдәбияты буенча шактый бай әдәбият иде бу. Альбомнар да бар.

– Боларны укыганыгыз булдымы? – дип сорадым.

– Юк, аңламыйм, – диде русчалап.

– Болар бөек шагыйрьләр, – дидем. Ул дәшмәде.

Китапларны әнисе эшләгән уку йортына китереп тапшыруы әйбәт булган анысы. Ул киткәч, танышларым, дусларымның хәле турында уйладым: безнең балаларыбыз да без җырлаган җырларны җырлармы, без укыган китапларны укырлармы, син табынганга табынырлармы? Без барыбыз да: «Безнең максат – коммунизм», – дип яшәдек бит.

Дөньяда бер тел генә булачак, янәсе. Безнең авылда Биктимер бабай һәрвакыт: «Үзеңнеке – үзәктә булсын», – ди торган иде.

Ветеран укытучы Илгизәр ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,

Башкортстан республикасы, Бәләбәй шәһәре

Комментарии