Халык бәясе белән яшәү

Авылына күрә кешеләре дигәндәй, районыбызның Пуртаныр дигән гап-гади авылыннан шактый шәхесләр үсеп чыккан. Шуларның берсен – Альберт Габдрахман улы Габдрахмановны районда белмәгән кеше сирәктер. Авылда туып, аның гүзәл табигатенә хозурланып, чылтырап аккан чишмә суларын эчеп үскән егетнең бала чагы да, үсмер еллары да бик авыр чорга туры килгән. Бала чакта татыган кыенлыкларның бер уңай ягы бар: авыр хезмәттә сыналганнар тормыш чоңгылыннан кояшка үрмәләгәндәй, бөтен җан-тәннәре белән белемгә тартыла.

Булам дип торган, мәктәп эскәмиясеннән төшәргә дә өлгермәгән яшүсмерне 1955 елны фермага учетчик итеп куялар. Белемгә омтылган егет авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлап, гади хисапчыдан колхозның баш бухгалтеры дәрәҗәсенә күтәрелә.

Сабырлык, тырышлык, үҗәтлек, хезмәтне ярату һәм аны җиренә җиткереп башкару югары баскычларга менәргә, зур уңышларга ирешергә гарантия булып тора. 1970-1976 еллар арасында эш белән бергә Мәскәүнең КПСС Үзәк комитетының югары партия мәктәбендә читтән торып белем алган белгечкә районның төрле хуҗалыкларын җитәкләргә дә туры килә. Кайда гына эшләмәсен, шунда макталырлык эш калдырган, тормышның иң кыен чакларында да иң элек үзе турында түгел, ә башкалар хакында кайгырта белгән җитәкчедән халык читләшмәде. Альберт Габдрахман улының эш стиле шундый булды: бигрәк тә хезмәт алдынгыларына мөнәсәбәте ихлас аның. Көн дәвамында кем белән генә күрешмәсен, әңгәмәдәшенең уллары-кызлары, әти-әнисе, әби-бабасының хәл-әхвәлләренә кадәр белешә, мохтаҗлык булса, шунда ук ярдәм итә. Хезмәт кешесенә күп кирәкмени? Кайчак бер җылы сүз күп нәрсәне хәл итә. Тиешле эш шартлары, хезмәтенә лаеклы түләү дә булса, тау күчерә алар. Моның шундыйлыгын ул елларда да бөтен республикага гөрләгән колхозның матди хәле күрсәтеп торды.

Кайда гына эшләмәсен, Пуртаныр авыл Советы башлыгы, райбашкарма комитетында икътисадый бүлек мөдире, Бәрәңге райпосы идарәсе рәисе вазифаларын намус белән башкарып, хөкүмәтебезнең санап бетергесез бүләкләренә лаек булды.

Альберт абый, Аллага шөкер, күккә чөюләргә дә, төче сүзләр белән “бизәп” мактауларга да мохтаҗ зат түгел, тик шулай да Пуртаныр авылының булдыклы ир-егете, милләтебезнең асыл бер улының саваплы эшләрен дә язып үтмәсәм, бу язмам һич кенә дә тулы булмас. Альберт абый эшләгән дәвердә авыл үзенең төзеклелеге белән әллә кайдан балкып утырды. Авылда мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә саклап калынды. Альберт абый авыл Советы рәисе булып эшләгән елларында мәчет торгызу уе белән янды. Күңел курка, кул эшли: проект, смета, документлар белән килеп туган авырлыклар алдында югалып калмыйча йөрү нәтиҗәсендә, шул вакыттагы район җитәкчесе Элдус Самигулла улы Сибгатуллин ягыннан, Суслонгер силикат кирпеч заводы директоры Рафис Ясаул улы Сабирҗановның зур булышлыгы һәм башка иганәчеләр, авыл халкы ярдәме белән 1996 елда авыл халкы мәчетле булды. Җомга намазына өлкәннәр генә түгел, ир-егетләр, нурлы карашлы балалар да килә – иманга кайту һичкайчан да соң түгел.

Лаеклы ялга чыкканнан соң да дүрт стена эчендә бикләнеп утырмады Альберт абый. Янә бернәрсәсез ярдәм кулын сузарга әзер торучы авылдашлары, Рафис Сабирҗанов, район хакимияте, оешма җитәкчеләре, авыл фермерлары, эшмәкәрләре ярдәме белән үзенең күңелендә йөргән авыл зиратына мәет күмү кирәк-яраклары саклау өчен корылма-йорт төзетүгә иреште.

2007 елда Пуртаныр авылы мәхәллә рәисе Альберт Габдрахманов Мари Иле республикасының дәүләт җыелышы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Гаилә ул – бәллүрдән төзелгән зиннәтле сарай, анда яшәүче кешеләр бер-берсенә таш атмаска тиешле принцип белән яшәгән Альберт Габдрахман улы белән авылның хөрмәтле укытучысы, халык мәгарифе отличнигы Фирдәвес Габделәхәт кызы Габдрахмановларның алтын туйларына да санаулы айлар калып бара. Матур, тигез тормышта ике кыз тәрбияләп үстереп, белем биреп, олы тормыш юлына чыгарган ир белән хатын бер-берсен ярты сүздән аңлап, шатлыкларны уртаклашып, гомерләренең алтын көзендә биш оныкларының куанычында бер-берсенә терәк, авыл халкының көзгесе булып, матур гына гомер кичерәләр.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Яшьләр өчен борчылам

Соңгы вакытта яшьләр арасында татулык булмау, эчкечелек, наркоманиянең киң колач җәюен күреп торабыз. Каберлекләрдә дә картлардан күбрәк 15-30 яшьлекләр ята бит. Шулай булгач, халкыбыз күбәя аламы соң инде?!

Соңгы айларда хакимият башлыклары да бу мәсьәлә хакында уйлана, бу хәлдән чыгу юлларын эзли башлады. Миңа калса, иң элек халык, бигрәк тә балалар арасында тигезлек урнаштыру кирәк.

Үзем гомер буе урта җитәкче булып эшләдем, 30 еллар буена җәмәгать эшләре алып бардым. Шуның күпчелеген депутат буларак яшьләр белән эшләргә туры килде. Акчага түгел, ә шулай кирәк дигәнгә, чын йөрәгебез белән үтәдек ул эшне. Минемчә, бу башбаштаклыклар мәктәптән үк башлана. Һәм моңа безнең система гаепле.

Беренчедән, мәктәпләрдә бер үк төрле форма кию бетерелде. Бизнесмен балалары укытучыдан яхшырак киенә. Шуңа да үзләрен өстен тоталар, хәтта укытучыларны да хөрмәт итмиләр.

Мәктәптәге ашатуны алыйк тагын. Акча түләүчеләргә ботка янына сосиска куялар, алар аерым өстәлгә утыра. Ә гади эшченең һәрбер баласына түләргә акчасы җитми, шуңа да акчасызлар өчен аерым өстәлләр булдырылган. Теге бай балалары бу мескеннәргә бармак белән төртеп: “Әнә, ярлылар, сезнең өстәлегез”, – дип әйтергә һич тә кыенсынмыйлар. Минемчә, байлыгы бар икән, өендә бер урынына биш сосиска ашасын, ә мәктәптә бар да тигез булсын. Ата-аналар бар да салым түли, хөкүмәтнең шуннан чыгып, һәр балага да ботка янына берәр сосиска куйдырырлыгы бардыр шәт. Юк икән, барысы да ботка гына ашасын.

Шундый аермалыкларны бетерми торып, балалар арасында дуслык булдырып булмый.

Аннан, соңгы елларда һәр шәһәрдә һәм районда күпме спорт сарайлары, боз сарайлары, күңел ачу үзәкләре булдырылды. Ә кемнәр анда йөри ала соң? Алар бит бар да түләүле. Һаман да гади эшче гаиләсенең бу чараларга акчасы җитмәячәк.

Мәктәпләрдә төрле секцияләр эшләми. Әгәр коллектив белән спорт сараена баруны оештырсалар, ул бер балага 400-500 сумга төшә. Әгәр өч бала булса нишләргә?! Әти-әни эштә вакытта аларның баласына урамда йөрергә, шунда төрле дуслар табарга юл ачыла.

Балалар арасында тигезлек урнаштырмый торып, шул төзелгән спорт сарайларында 14 яшькә чаклы булса да бушлай тренировкалар үткәрми торып, эчкечелекне дә, наркоманияне дә җиңеп булмастыр. Законнар чыгарып утыру гына файда китермәс, ул күлдән бер тамчы гына төсле. Шуны онытмыйк: бу балалар – илебез киләчәге. Шул гади эшче гаиләсе балалары бүген армиягә бара. Иң беренче чиратта алар илебезне саклаячак. Алар сау-сәламәт, спорт белән шөгыльләнеп ныгыган булырга тиеш. Шул чакта илебез киләчәге өметле булыр.

Клара СӨЛӘЙМАНОВА.

Бөгелмә шәһәре.

Нәфрәт кайдан килә?

Айнур атлый торгач, күлнең икенче ягына килеп чыкты. Яшел, йомшак чирәмгә утырып, табигатьнең матурлыгына хозурланды. Шунда үзеннән әллә ни еракта булмаган бер малайны күрде. Танып та алды. Ул алар яши торган урамның соңгы өендә тора, Илназ исемле. Айнур аның башта ни кылганын аңлый алмый торды. Соңыннан төшенде һәм аптырап китте. Малай вак ташлар җыйган да шуларны кошларга ата икән. Һәм ничек тә тидерергә тырыша. Озак маташты ул. Шулай да, бәхеткә, бер кошны да җәрәхәтли алмады. “Кайдан килгән соң аңа шулкадәр нәфрәт?! Өйдә аларның барысы да әйбәт. Әти-әнисе исән-сау, яхшы эштә эшлиләр. Абыйсы да үз белеме белән югары уку йортына керде. Үзенең дә дуслары күп. Әгәр шул таш берәр кошка барып тисә, аның җәфалануыннан тәм табар иде микән?! Кемгә, нәрсә дәлилләмәкче була ул?!” – дип уйлады Айнур. Аңа шушы матурлыкны күрә белмәгән, хәтта аны юк итәргә теләгән авылдашы өчен уңайсыз һәм оят иде.

Ильмира ХӘМИДУЛЛИНА.

Алабуга шәһәре.

Халык бәясе белән яшәү, 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии