- 30.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №3 (26 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Аны урамда очраттым… Кышкы кичнең зәмһәрир суыгыннан ташландык йорт каршына сыенган иде. Үзе бөгәрләнгән, күзләрен йомган. Чем кара йомшак тиресен ак бәс сарган. Аңа якынлашып, тиресенә кагылып сыйпап үткән идем, ул җиңелчә генә ырылдап куйды. Бу ырылдау елау авазы булып ишетелде миңа. Аннан сынаулы караш ташлап күземә карады. Минем күңелемдә начар ният булмавын аңлады булса кирәк, авырлык белән генә аягына басты да яныма сыенды. Бахыр…
– Туңдыңмы бахыркай… Хуҗаң кайда соң синең? Хәер, хуҗаң булса, мондый хәлгә калмас идең, – дидем аның муенын угалап.
Ә ул мине аңлагандай моңсу гына чиный бирә. Урынымнан өйгә кузгалгач, салпы колаклы җан иясе дә миңа иярде. Ләкин бераз баргач, туктап урынында утырып калды… Нигә? Артыма борылсам да, ул урынында утыра бирде.
Иртәгәсен кабат очраттым аны. Мәктәптән кайтканда шул йорт каршында нидер иснәнеп йөри иде. Мине күрү белән, шатланып өрә-өрә яныма ашыкты. Аның башыннан сыйпадым, өйдән алып килгән колбаса кисәкләрен бер читкә куйдым. Этем шатлана-шатлана аларны ашый бирде…
Шушы көннән мин үземә яңа дус таптым. Һәр көнне мәктәпкә барганда ул янәшә атлый, ә кайтканда өемә хәтле озатып куя. Шушы чем кара, салпы колаклы җан иясен һәр көн күрү минем өчен зур шатлык иде. Күп тапкырлар өйгә алып кайтып карадым, тик, нигәдер, озак тормый чыгып китә иде. Нишлисең, бәлки ирек яраткандыр… Тик дус булып, минем күңелемне күрүдән туктамады.
“Авылга бүреләр төшкән”, – дигән хәбәр иртән бар авылны дер китерде. Кичен эштән кайткан Шәңгәрәй абзыйга очраганнар, йортларына кереп кенә котылган икән… Мин бу хәбәргә аерым игътибар бирмәдем.
Кичен олимпиада күнегүләрен эшләп, шактый соңга калганмын. Төн карага буяган урамнан кайтам. Аяк астында кар шыгыр-шыгыр итә. Миңа шактый таныш тыкрыктан борылганда, салпы колаклы дустым мине көтә иде. Без чатка кадәр бергә атладык. Юл уртасында утырган җанварга күзем төшеп туктап калдым. Ә этем һау-һаулап өрә үк башлады. Ерткыч безгә каршы йөгерде, мин янә мәктәп янына таба элдерттем. Ул мине куып тотып, ырылдый башлады, мин сумкам белән аңа селтәнеп җибәрдем дә кар көртләре аша алга очтым. Минем чем кара дустым бүрегә ташланды…
Икенче көнне чаттагы борылышта мине салпы колаклы дустым көтми иде. Мин ташландык өйне дә, аның тирәсен дә айкап чыктым. Тик юкка… Дәресләрдән соң да аны күрмәдем. Шул тирәдә торган кечкенә бер кыз гына аны атканнарын әйтте. Бүреләр белән бергә хуҗасыз этләрне дә атып йөргәннәр икән…
Йөгерә-йөгерә кабат ташландык өйгә атладым. Күземә ирексездән ачы яшь тыгылды… Тирә-юнь моңсу авазларга күмелде…
– Ба – хыр!!! Бахыркай! Син кайда, кабат каршыма йөгереп чык инде… Ба – хыр – кай!!!
Минем өчен гомерен дә кызганмаган салпы колаклы чын дустымны югалту белән күңелем килешми иде. Йөрәктә урнашкан аңа булган ярату күз яшьләре булып җиргә тама бирде.
Алсу НУРГАТИНА,
Аксубай районы, Иске Ибрай мәктәбе укучысы.
Салпы колаклы дустым,
Комментарии