- 30.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №21 (30 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Тормыш йөген ана белән кыз бергәләп тартырга күнекте. Йортта ир кулы җитмәвен тойсалар да сер бирмәделәр. Гөлсылуның әтисе гаиләсен ташлап чыгып киткәндә, кызга нибары ике яшь кенә иде шул.
Кыз әйбәт укый, тәртипле, өстәвенә бик чибәр, ягымлы. Иптәш кызлары егетләр белән танышып йөрсә дә, Гөлсылу ашыкмый. Авылларындагы үзеннән шактый олы егет тә аннан көләр өчен генә йөридер кебек тоела аңа, ә үз яшьтәшләрен ул кечкенәдән үк малай-шалай дип саный. Егетләр аның йөрәгенә ачкыч таба алмый тилмерә. Әллә соң әнисенең сүзләре шәхси тормышы алдында киртә кордымы? Әнә бит ул нәрсә ди: «Ир-ат халкына ышаныч юк. Менә әтиең белән яратышып өйләнештек, матур гына тормыш корып җибәрдек. Ул клуб мөдире иде, бергә концертлар куеп йөрдек. Ә ул тормыш юлында бер чибәркәйне очратты да шуңа ияреп чыгып китте…»
Ләкин кызның хыяллары зурдан. Ул мәктәпне тәмамлагач, Казанда укуын дәвам итеп, балалар табибы булырга тели. Укыганда чибәр, кешелекле егетне очратып, гаилә корып, сөеп-сөелеп яшәп, игелекле балалар үстерергә хыяллана.
Гөлсылу 7нче сыйныфны тәмамлагач, үз авылларында урта мәктәп булмау сәбәпле, шактый ерак авылдагы мәктәптә укый, интернатта тора. Монда да үзен яхшы яктан гына күрсәтә, укытучылар да кызны бик яраталар. Атна саен җәяүләп авылга әнисе янына кайта, аңа булыша.
10нчы сыйныфта укыганда сыйныф җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Венера апалары авырый башлый һәм пенсиягә китә. Аның урынына 40 яшьләр чамасындагы Сабир Гафуровичны билгелиләр. Ул өйләнгән, өч баласы бар, хатыны да шул мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта.
Беренче дәрестә, укучылар белән танышканда ук укытучы ир Мусина Гөлсылуга игътибар итә. Менә укытучы аңа шаккатып карап тора, аны баштанаяк күзеннән кичергәннән соң, кызның гаиләсе турында сораша башлый… Азгын күңелле Сабир шул көннән кыз янында чуалырга тотына. Сыйныф җитәкчесе булгач, кыз белән даими очрашып тора. Стена газеталары чыгару, авыл халкы алдында концертлар белән чыгыш ясауларны сыйныф җитәкчесе оештыра. Кызның уңышларына шатланган булып, аркасыннан кагу, кулларын кысу, мактаулар ешая. Билгеле, беркатлы Гөлсылу аны-моны сизенми, сыйныф җитәкчесе барлык эшләрне аның белән киңәшеп эшләгәнгә горурлык хисләре дә кичерә.
Уку елы тәмамлана, чыгарылыш кичәсендә Сабир кызны ялгызын очратып, кочып, үбеп ала. Кыз аны этеп җибәреп, иптәшләре арасына кереп югала. Аттестат әзер булмау сәбәпле, аны берничә көннән килеп алырга кушалар.
Гөлсылу биш көннән аттестатны алырга килә. Билгеле, документны сыйныф җитәкчесе бирә. Кыз җәяүләп, кыска юлдан, урман аша кайтырга чыга. Урман эченә килеп кергәч, Гөлсылу нидер сизенеп артына борылып карый һәм йөрәге жу итеп китә. Аның артыннан Сабир килә. Килеп җитүгә ул кызны кочаклап ала, үбәргә тотына. Кызның каршылык күрсәтүенә карамастан, аны агачлар арасына сөйри. Гөлсылу: «Җибәрегез, тимәгез!» – дип ялвара, елый. Ә хайвани хисләре ташып торган әзмәвердәй ир Гөлсылуга ташлана, кызны көчли һәм китеп тә бара. Гөлсылу ятып, җирне тырный-тырный елый. Кызның хыялларын, сафлыгын, яшьлеген түбән җанлы ир, берничә минутлык ләззәт өчен, шакшы, пычрак аяклары белән таптый.
Караңгы төшә башлагач, Гөлсылу кайту юлына юнәлә, бу фаҗиганең асылын аңлый алмаган кыз, елап, тетрәнеп, йөрәк әрнүләренә түзә алмыйча, өенә кайтып җитә. Гел «5»ле билгеләре белән тулы аттестат алу шатлыгы гомерлек михнәткә, кайгы, хәсрәт дәрьясына әверелә. 17 яшьлек кыз шул көннән үз эченә бикләнә, булган хәлне әнисенә дә, якыннарына да сөйләми, авылга, районга фаш ителәсе килми. Югары белемле укытучы, тәрбияче шундый түбән җанлы, оятсыз, затсыз гамәлләр кыла алгач, кемгә ышанырга соң? Кыз өчен якты, матур көннәр, тоташ караңгы төннәргә әверелә, ир-атларга карата күңеле боз булып ката, нәфрәтләнә, аларны күралмас хәлгә килә. Берничә тапкыр ул үзенә кул салырга омтыла, ахыр чиктә тукталып кала. Укуын дәвам итү теләге сүрелә.
Ике айдан соң, кыз әнисе янына эшкә бара. Башта әнисенә булышса, соңыннан үзенә карау һәм саву өчен сыерлар беркетәләр. Кыз тырышып эшли. Гөлсылуның тырыш икәнен күреп, аны фермада хисапчы итеп билгелиләр. Бу эшне дә ул җиренә җиткереп башкара. Соңрак ферма мөдире итеп куялар. Тырыш хезмәт тиздән җимешләрен бирә, ферма районда алдынгылар рәтенә күчә. Әнисенең һәм Гөлсылуның тырыш хезмәтен күреп, күмәк хуҗалык җитәкчеләре аларга өй салып бирә. Гөлсылу артыннан йөрүчеләр, аңа өйләнергә теләүчеләр күп булса да, ул аларның барысын да кире бора.
Кыз белән ана дус-тату, аңлашып яшиләр. Шулай итеп көннәр, айлар, еллар уза. Гөлсылуның әнисе олыгая, еш авырый башлый. Кыз аны тәрбияли, карый. Әнисенең бәхиллеген алып, соңгы юлга озата.
Гөлсылу балалар йортыннан бер кыз алып, аны тәрбияләп үстерә, олы тормыш юлына аяк бастыра. Кыз бик инсафлы, эш сөючән була. Укытучы һөнәрен алып, эшли башлагач, зур туйлар үткәреп, Гөлсылу кызын кияүгә бирә. Хәзерге вакытта ул кызы, кияве тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши. Пенсиягә чыккач, үзлегеннән догалар өйрәнеп, намаз укый, күңеленә тынычлык таба. Дини кануннар белән яшәү элекке йөрәк әрнүләрен, күңел яраларын юып ташлагандай итә.
Гөлсылу гомере буе азгын, тотнаксыз ирдән үч алу теләге белән яшәсә дә, очраклы бер очрашуда битенә төкерүдән ары узмый. Ләкин бөтен барлыгы белән рәнҗеп, каргап, елап яши ул. Аның рәнҗеше дә төшә бу иргә. Бик яшь килеш, кечкенә балаларын калдырып, хатыны үлеп китә. Аннан соң ир ике тапкыр өйләнә, әмма хатыннар аерылып китеп баралар. Балалары белән уртак тел таба алмый, гел талаша, сугыша, ахыр чиктә алар аның ялгызын калдырып, ташлап китәләр. Күршеләре белән дә йөрешми ир, алар белән дә ачуланышып бетә, янына керүче, чыгучы юк. Картайган көнендә эчә, тәмәке тарта башлый, еш авырый, үлгәндә су бирүче дә булмый. Вак-төяк белән сату итеп йөрүчеләр килеп кереп, исләнеп беткән үле гәүдәсенә тап булалар. Аны җирләгәндә дә санаулы кешеләр генә катнаша.
Дөньялыкта иткән яхшылыгың да, явызлыгың да үзеңә меңе белән әйләнеп кайта шул ул.
Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.
Чирмешән районы, Керкәле авылы.
Комментарии