Зиратта яшәүче мәче

Зиратта яшәүче мәче

1975 елның февралендә 85 яшен тутырып бабам үлеп китте. Кичен авыл әбиләре бабам өстенә тәһлил чыгарга җыелды. Урамнан мәчебез кайтып керде дә, сикереп, мәет яткан караватка менде. Бабамның аяк өстенә басып, әллә нинди тавыш чыгарып мияулый. Күзеннән яшь ага. Җыелган әбиләр бу күренешне шаккатып күзәтә. Шуннан песи акрын гына мәетнең аяк очына килеп ятты, төнне селкенми дә шунда үткәрде. Бабайны җирләп кайткач, бер яктан икенче якка атылып чабып йөрде, үз-үзенә урын таба алмады һәм икенче көнне юкка чыкты.

Язын, май аенда, әтием амбарга икмәк тарттырырга төшә. Эшен тәмамлагач, амбар каршында гына урнашкан зиратка әтисенең каберенә кереп чыгарга уйлый. коймасына сөялеп, бабай каберен эзли. Кинәт бер кабер өстендә утырган мәчене күреп ала. Шулвакыт әти:

– И песи, без бит сине югалттык. Син монда, әти янына килдеңмени? – ди. Мәче шунда ук әти янына чыга. Мияулап, аягына сырпалана да кабат зиратка кереп китә.

Икенче көнне әбием иртә белән торып чыкса, бабайның умарталары өстендә мәче йоклап ята икән. Ул песине өйгә алып керде.

– Бабаң кайткандай булды, – дип, елый-елый, мәче тәнендәге урман бетләрен чистартты.

Шуннан соң мәчебезнең бер атна югалып торган чаклары була иде. Ындырга барганда, зират буенда йөргәнен күргәли идек. Калган гомерен зират белән өй арасында үткәрде ул.

Кайвакыт песиләр, этләр дә кешеләрдән мәрхәмәтлерәк, акыллырак була икән. Әти-әниләренең каберен дә белмәгән кешеләргә бу язмам гыйбрәт булсын иде.

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.

Лаеш шәһәре.

Зиратта яшәүче мәче , 3.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии