Әтнәгә барам әле

Егетләр, Әтнәгә барганыгыз бармы? Ә мин менә Әтнәдә булдым. Кунакка чакырганнар иде. Шушы яшемә җитеп, шундый да җитешле ишек алдын, бәрәңге бакчасын, яшелчә түтәлләрен күргәнем юк иде әле. Бу эшләрне башкарыр өчен бу бакчаларның хуҗасы йокларга тиеш түгелдер ул. Йортның хуҗабикәсе Нәзирә апа, миңа тәүлегенә өч сәгать йокы җитә, ди. Калган вакытын эш белән үткәрә ул. Бу гаиләнең тырышлыгын, булдырам дип яшәвен күреп куандым. Ишегалды тулы гөл аларда. Хәтта күләгәле урында да үсеп утыралар. Кер бавы элгән торбаларына кадәр чүлмәкле гөлләр бизи. Күлләрендә үрдәкләр йөзеп йөри, фонтаннан су ата. Ишек алларына чынаяк плитка ябыштырганнар, басарга куркып торырсың. Өйләрендә, ишегалды, сарайларында уңайлылыкларны әйтмим дә. Сарайдагы бәдрәфтә дә унитаз куелган. 
Нәзирә апа, шушы хезмәтләреңнең әҗерен күреп, кызың Әлфия, киявең Ринат белән озак еллар яшәргә насыйп булсын сиңа. 
Кулыннан алтын тама торган осталар Әтнә районында күп икән алар. Сездән өйрәнергә була, егетләр. 
Кеше – агач кебек, агачны яфраклары, чәчәкләре, җимешләре матур итсә, кешене мәхәббәт һәм кылган гамәлләре бизи.
 

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,
Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии