Бәхет үз кулыгызда

Бәхет үз кулыгызда

Уйлап карасаң, кешенең гомере гел озатулардан һәм каршы алулардан гына тора кебек. Ул буыннардан буыннарга күчә бара, кемнәрдер озата, кемнәрдер каршы ала. Бала туганнан соң да аны тудыру йортыннан алып киткәндә күпме кеше озатып кала, ә өйдә шатланып көтеп алалар. Адәм баласының җир йөзендәге сәяхәте шуннан башлана бугай инде.

Зөлфия бүген иң кадерле кешеләрен тагын ерак юлга озатты. Ире Таһир тагын Воркутасына китте. Бөтенләйгә диеп кайтсалар да, әле эшләре калды шул. Йорт бит ул, кирәкле әйберләрен генә алып кайтырга уйласалар да шактый җыелды. Әле ул кайтканчы берничә ай үтәчәк. Кызлары Венера белән кияүләре Ирек туй сәяхәтенә-дөнья күрергә киттеләр. Исән-сау гына йөреп кайтырга насыйп булсын балакайларга. Аларны озатып кайткач, шундый фикергә килде Зөлфия. Алар ике кыз үстерделәр. Икесенең да кәләш булыр чакларын күрмичә дә калдылар кебек. Ике кызларына да бер үк айда никах насыйп булды. Күктә укылган никахны беркем дә үзгәртә алмый шул.

Зөлфияне уйлары ерак үткәннәргә, беренче тапкыр Воркутага барып төшкән көннәргә алып киттеләр. Зөлфия Буа районы, Иске Суыксу авылында 5 балалы гаиләдә туып-үсте. Әтиләре бик иртә бакыйлыкка күчкәч, балаларын Җәвидә апа Камалетдинова ялгызы аякка бастырды. Олы кызы Фидания 8нче сыйныфны тәмамлагач, Казанга – ит комбинатына өйрәнчек булып урнашты, шунда урта мәктәпне тәмамлады. Гаилә корып яши башлагач, зуррак хезмәт хакы түләнгән, пенсиягә дә иртәрәк чыгу мөмкинлеге булган заводка эшкә керде. Анда стажы тулгач, «Майский» совхозында эшләде. Кызганычка, бик бәхетле булып башланган гаилә тормышы таркалды. Улын ялгыз үстерде Фидания. Шөкер, инде улы гаиләле, үзләре бала үстерә. Җәүдәт авылда калды, Буада машина йөртүче булып эшли. Ул һаман шул эшен яратып башкара.

Зөлфия Буа медучилищесын тәмамлагач, юллама белән Казанга – эшчеләр профилакториясенә эшкә керде. Тулай торакта яшәгәндә күрше авыл кызы Гөлфия белән дуслашты. Беркөнне Гөлфия:

– Карале, Зөлфия, абыем Таһирның Зөһрәсе бул әле, исемнәрегез дә бик килешеп тора. Абыем әйбәт минем, ул Воркутада – шахтер, – дип, кызның күңел кылларын тарткалап куйды.

– Воркута! – дип, кычкырып җибәрүен Зөлфия үзе дә сизмәде. –Ерак бит ул.

Ләкин Таһир килеп сүз кушкач, кире дә кага алмады, ягымлы, чибәр егет шундук күңеленә кереп урнашты. Авыллары да күрше генә. Кунакка кайтканда да ике авылга да кайтып була. Риза булды кыз. Эш көне булгач, Зөлфия үзе кайта алмаса да, Таһир әтисе белән Суыксуга барып, кызның кулын да сорап кайта. Булачак кайната үзе дә гомер буе шунда шахтада эшләгән икән.

Воркута сүзен ишетүгә Җәвидә апа сөйләшеп тә тормый. «Урламаган әле, Себер китәргә! Япь-яшь кызым, марҗаң бардыр», –дип борып җибәрә. Иртән елый-елый эшкә барырга җыенганда, Җәвидә апаларга бригадир Зәкәрия килеп керә. Ник елаганын белгәч, риза булырга куша. Шулай итеп, икенче көнне кайтып, никах укытып, Зөлфияне Воркутага алып китә Таһир.

Сагынса да, ара ерак булгач, түзәргә туры килә. Әйбәт кенә яшәп китәләр, балалар бакчасында эш табыла – шәфкать туташы булып эшли башлый. Бер-бер артлы ике кызлары – Венера белән Резидә туа. Авылга елга бер тапкыр гына кайтып китәләр. Үзе балалар бакчасында булгач, декрет ялында да озак тормый Зөлфия. Балалар үсә. Венералары, 9нчы сыйныфны тәмамлап, Казанга кайтып техникумга керә. Баштарак мәлләрдә тулай торакта яши.

Аннары әнисенең туганнары янына күчә, техникумны кызыл дипломга тәмамлап, институтка керә, эшләп укый. Аның өч дипломы бар, хәзерге заманда кирәге чыгып куяр. Үзләренә фатир алгач, шулай ук 9 сыйныфтан соң Резидә дә аның янына кайта. Таһир белән Зөлфиянең бар уйлары, бар курыкканы – кызлары башка милләт егетләре белән очрашып йөрмәсеннәр.

Акыллы кызлар икәүдән-икәү яшиләр, икесе дә укыйлар да, эшлиләр дә. Резидә дә ике уку йортын тәмамлады. Кызлар икесе дә Казанда булгач, ата-ананың күңелләре тыныч. Гомер көзләре якынлашканда кайтырбыз, дип, бик матур урыннан җир алган булалар. Еллар узгач, әкрен генә төзелеш эшләре башлап җибәрәләр. Кызлары да булыша, әти-әниләренең җәйге яллары бетеп, кире Воркутага кайтып киткәч, төзүче осталарны үзләре ашаталар, икәүләшеп бакчаны карыйлар, үстерәләр. Кулларыннан теләсә нинди эш килә. Кыскасы, алар икәү генә яшәп, бик яхшы тормыш мәктәбен үтәләр.

Инде Таһир да Зөлфия дә лаеклы ялда хәзер. Чебокса дигән җирдә бик матур йортлары да төзелеп бетте. Әти-әниләре кайтуга, кызларга яучылар да килеп җитте. Шөкер, икесенеке дә татар егетләре. Венераның егете полиция хезмәткәре, Резидәнеке энергетик. Төпчек кыз Резидәнең никахы апасыныкыннан алдарак ниятләнелде. Венера каршы төшмәде. Икебез дә бер үк вакытта кияүгә чыгарбыз, беребездән беребез аерылып яшәп булмас, дип шаярып сөйләшкәннәре чынга ашты. Резидә белән Илдарның никахы да, туй мәҗлесе дә Ярдәм мәчетендә узды.

Дөресен әйтим, минем шушы яшькә җитеп, мондый матурлыкны күргәнем юк иде әле. Безне Җәвидә апаның кече кызы Гөлсинә кайтып алды, машинаны бик әйбәт йөртә. Юл буе яңгыр койды, ничек барып җитәрбез, дип курыккан идек, бик вакытлы барып җиттек. Әле алдан Зөлфияләргә бардык. Аларның йортларына Илнар хәзрәт Зиннәтуллинны алып килеп, азан әйттердек. Икенче көнне мәчеткә – никах мәҗлесенә бардык. Җәвидә апа белән мәчет намазларыбызны укыгач, никах укыла торган бүлмәгә кердек. Андагы матурлык, Раббым, җәннәттә генә шундый матурлык буладыр ул. Никахны бик матур укып, яшьләрдән иман кәлимәсен әйттереп, сорауларын да, киңәшләрен дә биреп, бик матур үткәрде хәзрәт. Резидәнең киемнәре дә бик матур, чын татар кызларының киемнәре иде. Аннары туй залына кердек. И, андагы матурлык тагын, ул табыннар муллык белән тулган! Раббым, яшьләрнең тормышы да шулай булсын иде. Табынга куяр өчен 60 өчпочмакны Резидә үзе пешергән! Яңа йортка эләсе тәрәзә пәрдәләрен Венера теккән, исебез китеп карадык. Бигрәк оста эшләнгәннәр иде. Туйны Алсу белән Азат Фазлыевлар алып барды. Сөбханаллаһ, диясем генә килә, аларның чибәрлеге, телләренең матурлыгы, күңелләргә үтеп керерлек.

Җырлап-биеп, лотерея уеннары уйнатып, мәҗлесне бик күңелле үткәрделәр. Мин «Барселонага путевка оттым», хәзер шул ак җилкәнле корабка караган саен, Алсуның елмайган йөзе күз алдыма килә. Яшьләрне шунда ук ЗАГСта да теркәп, язылышу таныклыгы да бирделәр. Урамда машиналар кычкыртып йөрисе дә булмады.

Кодалар Рөстәм белән Рәзилә дә бик ачык, матур парлар. Зал түрендәге өстәлдә – кияү белән кәләш янәшәсендә утырган ата-аналарның шатлыклы йөзләре бәйрәмгә нур өстәп торды. Матур, бик матур мәҗлес булды бу, милләтемнең шундый матур, нурлы кешеләрен күрү миңа чиксез илһам бирде. Гел шул хакта уйлап йөрим әле дә. Исемнәре генә дә ни тора бит, Рөстәм-Рәзилә, Таһир-Зөлфия, Илдар-Резидә, Венераның кияве Ирек, кодалар Нияз-Илмира. Алардан тагын матур татар балалары туачак, Аллаһ бирсә. Мәчеттән соң Илдарның фатирында киленне каршы алу булды, аннары кыз йортына кайтып, чәй табынына утырдык, нәкъ мөселманча гына. Шулай да була икән.

Венера белән Ирекнең никахы «Туган авылым»да булды. Аларга никахны Нурулла (Илнар) Зиннәтуллин укыды. Анда да бик матур булды. Никах һәм язылышу таныклыкларын да шунда ук бирделәр. Ирекнең әтисе Нияз белән әнисе Илмира шунда ук киленне каршылап, бал-май каптырдылар, бүләкләрен дә бирделәр. Җәвидә апа бигрәк тә Ирекнең исемен яратты, әтисе сугышка киткәндә әнисенә, әгәр улым туса, Ирек кушарсың, дигән булган. Менә Ирегебез дә булды, дип, шатланды. Туйны Замирә Куприянова алып барды. Шигырьләр сөйли башлагач, исем китте: минем шигырьләр иде ул. Бөтен кунаклар белән «Бер генә минутка» дигән җырымны җырлаганда күз яшемне тыя алмадым. Әйтәм бит, мин мондый матур мәҗлесләрне гомеремдә беренче тапкыр күрәм. Ике никахта да кияүләрнең ике яктан да әбиләре бар иде. Бу бит инде гаиләдә өлкәннәргә ихтирам зур, дигән сүз. Ике кодалар да матур гаиләле. Илдарның әти-әнисе авылда яши, кияү үзе Казанда энергетик булып эшли.

Ике туй да бик матур үтте, күпме бүләкләр, күпме теләкләр! Хак Тәгаләм, балаларның никахлары гомерлек булсын, матур яшәсеннәр. Үзләре кебек, милләтебезне үстерүче балалар тудырсыннар. Минем туганнарым бит алар!

Җәвидә апаның хәзер барлык балалары, оныклары Казанда яши. Парлыларына – тигезлек, парсызларына да шундый матур татар егетләре насыйп булсын иде инде. Бик уңганнар аның балалары, үзе кебек булдыклылар. Әтиләре булмагач, югары белемнәр алырга насыйп булмаса да, үз көннәрен үзләре күреп, ныклы тормыш алып баручылар. Уңган кеше барысын да булдыра бит, уңганлык – бәхет ул. Җәвидә апа балаларын алтын баганаларым дип атый. Горурланырлык та шул.

Җәвидә апа да сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә тумаган да була әле ул. Әнисе күрше авыл кызы булса да, ирен көтеп, кайната-кайнана белән яши, ләкин ире сугышта үлеп кала. Каен энесе сугыштан исән-сау кайтып, төп йортта калырга теләк белдерә. Кыр кырыеннан кечкенә генә йорт алып, Фәридәне 4 яше тулган кызы белән шунда чыгаралар. Мәктәпкә дә бик ерак була бу йорт, әнисе эштә вакытта сабый ялгыз утыра. Чибәр кыз булып үсеп җитәр-җитмәс кияүгә чыгып куя. Ике хатын-кызга тормыш алып барулары авыр булгандыр шул инде. Бер-бер артлы туган балаларын кайнанасына калдырып, колхоз эшеннән бушамый ул. Балаларның үскән бере кул арасына керә дә, китеп тә бара. 102 яшенә кадәр яшәгән каенанасын да карап-тәрбияләп, бакыйлыкка озаткач, олыгая башлаган әнисен үз янына ала. Шуның өстенә килүче-китүчесе күпме. Төп йортны «пригородный вокзал», диләр безнең авылда. Ул чөгендер дә үстерде, хуҗалыктан сөт тә җыйды, Госстрах агенты да булды. Әтисенең кая күмелгәнен эзләп табып, Казандагы кызы Гөлсинә белән ике тапкыр Ленинград өлкәсенә дә барып кайтты. Хаҗга барып, хаҗия дә булды. Ничек аның балалары булдыклы булмасыннар инде?! Биш баласы бер йодрык кебек тату аның. Берничә ел элек егылып бот сөяген сындырган иде, Аллаһ ярдәм бирде бит, җайланды. Табиблары да туры килде, больницадан Венера белән Резидә үз фатирларына алып чыгып, яшь баланы тәрбияләгән кебек тәрбияләделәр. Оныкларының күңеленә тәрбия орлыгын салучы да ул, чөнки Таһир белән Зөлфия елга бер генә кайтып киттеләр бит.

Зөлфия Казанга кайтып төпләнүләренә шатланып бетә алмый. Ни әйтсәң дә туган җир, татар иле. Шөкер, гомер буе шахтада эшләгән Таһирны да Аллаһ саклады, зыян булмады. Инде балаларының шатлыгын күреп, тигез гомер итәргә язсын. Бәхет һәркемнең үз кулында – тота гына белергә кирәк.

Венера белән Резидәнең никахлары башкаларга да үрнәк булсын иде. Юкса, хәзер ата-ана зурдан кубып никах укыта. Никахтан соң кыз егет йортына китә. Анда күпмедер торгач, кайчакта 2шәр ай, яңадан үз йортына кайтып, ишекләрне бикләп, капка башларыннан төшеп, кыз алырга киләләр. Урам тулы машина була, кычкыртып, урам әйләнәләр. Авыл кешеләре, арканнар тотып, юл бүләләр, күпме акча кирәк анда. Ярый әйбәт кенә торып китә алсалар. Ул акчага бер дөнья күреп кайтсаң да буладыр бит. Аракыга әрәм иткәнче.

Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар.

Зөлфия тәрәзәдән җәелеп яткан киң кырларга карап, үткәннәргә кайтты. Аларның йорты иң кырыйда әлегә. Яннан гына саф сулы чишмә ага. Таһир бакчасына кое казытты, анда да чишмә суы. Тиздән елганың теге ягында да йортлар булачак, диләр. Аның уйларын капка төбенә килеп туктаган машина тавышы бүлде. Резидәләр килгән икән, әниләрен ялгыз калдыралармы соң инде…

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии