- 07.10.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №09 (сентябрь)
- Рубрика: Хәтер-хатирә
Немец фашистларын җиңеп, сугыш тәмамланганнан соң, ун ел чамасы гомер узып, илнең сугыш яралары төзәлә, авырлыклар бераз җиңеләя башлаган чор баласы мин. Халык яңа пешкән тәмле исле ипине мичтән алып, күкрәккә куеп кисеп, туйганчы ашый башлаган елларда туган бала. Мәктәпкә дә беренче сыйныфка кибеттән генә сатып алынган, буяу исе килеп торган сумка белән барырлык булгач, заманасы авыр еллар иде диясем килми. Әнинең генә, «син туганда гаилә ишле иде, авызга бер кабымлык ризык кабарга интеккән чаклар булды» дигәне истә, анысы башка... Әйе, сыерны суеп, итен дәүләт «заданиесенә», фәлән кило йонын, фәлән данә йомыркасын, түшкәсе белән казларны тапшырганыбызны хәтерлим. Мин үз башымнан үткәнен, күңелдә калганнарын гына, истә булганын гына язам. Өстәлдә безгә ипи булганда, пешкән бәрәңге, яңа савып кергән җылы сөт, иртән генә әни аерткан каймак торганда, ничек начар яшәдек, дип әйтеп була ди инде? Ул чагында авыл тулы сыер, сарык асрады халык. Быел менә авылда көтү чыкмый диләр... элек булган дүрт көтүдән, берничә генә сыер тотучы калган...
Кантар шикәрне пычак һәм чүкеч белән вак-вак кисәкләргә ваклап савытка салып куяр иде дә әти, иртәнге чәй эчкәндә кулыннан безгә бер кечкенә генә кисәкне бирер иде. Хәзерге шикәрнең яртысы чамасы иде ул. Нормасы шул. Аның тәмлелеге. Бар нәрсә дә табигый, үзебезнең ихатада, әти-әни көче белән табылган ризыклар. Әби, әни пешергән таба ашлары ашаганга таза үскәнбездер дә без. Үсә төшкәч, дүртенче сыйныфтан ук урып-җыю вакытларында колхоз эшләрендә катнаша башладык. Мәктәпне тәмамлау белән, уку йортларына, дип кайсыбыз кая, кечкенә янчык асып, үзебез чыгып киттек. Беркемне дә әти-әнисе кулдан сөйрәп, тегендә – монда өстерәп йөрмәде. Хәзер чоры башка, алай җибәрү куркыныч та, файдасыз да, диләр. Барысы да акчага, таныш-белешкә корылган замана, заманы шундый, диләр. Бәлки, балаңның тормышка әзерлеге, тормыш авырлыгына чыдамлыгы чамалыдыр? Анысы турында хәзер сүз кузгату – артта калганлык, каты бәгырьлек билгесе...
Укуны тәмамлау белән эш эзләп йөрисе түгел иде, кулыңа юллама тоттыралар да, өч ел дәүләт практикасы үтү өчен ягъни, дәүләткә бурычыңны түләргә китеп барасың да, билгеләгән җирдә эшли башлыйсың. Кайда торырмын икән барып төшкәч дип кайгырасы да түгел, тулай торак, яки фатирга берәр әби йортына кертәләр. Кемдер шунда торып кала, гаилә кора, балалар үстерә. Тырышлыгыңны күреп, тора-бара сине, башка эшкә, югарырак урынга күчерергә мөмкиннәр... Үзем дә шул баскычларны үткән кеше буларак, студент елларын да, армиясен дә, фатирларда торган фатир хуҗаларын да, авыл кешеләрен дә еш искә төшерәм. Күбесе инде исән дә түгелдер. Әмма алар күңелдә яши бирәләр, алар исән...
Безнең чорда армия сафларын үтү мәртәбә иде. Егетләр укыган вакытта да, укуын тәмамлагач та армия бурычын барып үтәп кайтты. Берсенең дә качып калу турында уйлануын хәтерләмим. Киресенчә, бармый калу – хурлык, кызлар алдында кыенсыну, кимсенү кебек иде. Кызлары да бит аның, ул армиягә дә бармаган, дип «фыр» качалар иде егетләрдән. Үзем дә беренче курсны тәмамлау белән, бронь булуга карамастан, иптәшләремнән калмыйм дип, үзем теләп Хәрби комиссариатка барып, армиягә киттем. Ике ел Кола ярым утравын аркылыга – буйга йөреп кайттым. Анда бармасам, каян белер идем поляр төннәр белән поляр көннәр барын, «Мошка» дигән өере белән очып йөрүче каты, вак кара чебен-бөҗәкләрне. Бездәге мошкалар алар янында йомшак гөнаһсыз нәрсәләр генә. Андагылардан котыла торган түгел. Кул-битне тешләп үзәккә үткәннәре, чолгау аша кереп, күн итек эчендә аякны тешләүләре армиядән кайткач та төшкә керә иде. Кичә генә кебек. Шул ук вакытта андагы күлләрнең күплеген, салкын чиста суларын, сазлык мүге өстендә чәчелеп яткан кып-кызыл мүк җиләген, кара, күк җиләкләрнең урман булып утыруын, галәмәт зур чакматашка охшаган каты ташларның, «дракон тешләре» кебек комлы җирдән калкып торуларын, кырык – кырык биш градуслы салкыннарда урман эчендә сакта торганда күктәге «төньяк балкышлар»ның ничек уйнаганнарын каян күрер идең бармаган булсам? Борис Васильевның «А зори здесь тихие» повесты буенча фильмны төшерү өчен дә тикмәгә шушы матур табигатьле Карелия урманнарын сайламагандыр режиссёр Станислав Ростоцкий. Ул аны Мәскәү янында да төшерә алган булыр иде, повестьта ничек язылган, шулай булсын, матур табигать күренсен, дигәндер режиссёр. Заманында кинокритикларның зур бәясен алган, Совет тамашачының яратып караган фильмы булды ул. Фашистларның десантын тоткарларга барган старшина һәм биш зенитчы сылуның Ватан өчен үзләрен корбан итүләре турындагы фильм бигрәк тә, безгә замана яшьләренә нык тәэсир иткән иде. Хәзерге кебек «Слово пацана или...» кебек тәрбияви яктан да, сәнгати яктан да бер тиен бәясе булмаган, акчаны кая куярга белмәгән фильм төшермәделәр ул чорда. Бүгенге көндә ике-йөзләнеп тынычлыкны бозар өчен акчасын да табалар, милли ноталарда да уйнап азапланалар, шовинистик көч ягында утыручы югарыдагы кайбер түрәләр.
Карелиянең тыныч 171нче разъезды коменданты, дүрт класс белемле старшина Федот Васковтан аермалы буларак, шундый ук мыеклы, әмма Суворов училищесында тәрбияләнгән, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр үткән замполитыбыз, подполковник Широкихның өйрәнүләргә барганда кыска гына ялга туктагач, «менә моннан ерак кына түгел, ике ел элек фильм төшерделәр» дигән иде. Ул чагында аңа бик игътибар да итмәгәнмендер. Колак очыннан гына үткәреп җибәргәнмендер. Төшергәннәр, төшергәннәр инде, беткәнмени, дигәнмендер... Замполитның һәрвакыт солдатларга кайгыртулы, аталарча карашын тоеп хезмәт иткәнгәме, армиядән кайтып, берничә еллар үткәч, шул фильмны караганда замполитның сүзләре искә төште... аннан соң күп тапкырлар карадым ул фильмны. Һәр караганда искә төшә торган бер бәйләнчек җөмлә сыман булды ул замполитның искәрмәсе. Ленин бүлмәсендәге планшетларны тарттырып, плакат каләме белән язып (укыганда алган һөнәр ярап куйды), яңартып торгангадырмы, салкын көннәрдә, бөтен рота солдат-сержантларның киез итегенә олтан салып торгангадырмы, замполит мыегы астыннан елмаеп, аркадан аталарча кагып үтә иде. Заполярьедә киез итексез адым да атлап булмый. Ә солдат тик тора торган халык түгел, табаны тиз тишелеп чыга. Әти авылда бердән-бер оста олтан салучы, оста гармунчы да иде. Шуннан өйрәнеп калган һөнәрләрнең армиядә дә файдасы тиде. Кулы белгән кешене «карт солдатлар» да тиз үз итте. Өйрәнүләр вакытында «Яшен» бите чыгарам. Бәйрәмнәргә багышланган ротаның стена гәҗите дә минем өстә. Үземә дә начар түгел... вакыт эш белән тиз үтә.
Берничә ел элек кенә шушы фильмның илле еллыгына багышланган тапшыруны гел уйламаганда телевизордан карау бәхете тиде миңа. Ничектер, искәрмәстән димме, телевизор экранында таныш табигатькә игътибар итеп карый башладым. Әйе, шул, мин хезмәт иткән яклар: Пенозера, Мончегорск, Кандалакша, Североморск... Тагын бер барып күрәсе килеп китте, хезмәт иткән шул җирләрне. Ерак шул, дөнья читендә... Менә тагын Җиңү бәйрәме килер. Безнең егетләр һәм кызларыбыз кабат кулларына корал алып, моннан 80 ел элек Җиңү алып кайткан кебек, сугыш кырында, Җиңү өчен көрәшә. Кайберләренең ни аяныч, шул кызлар кебек яу кырында гомере дә өзелә. Кешелек тарихы шулай спираль кебек тынычлыктан һәм сугышлардан тора кебек. Без совет чоры балаларына, Совет иле яшәгәндә үз җиребездә, үз илебездә сугыш күрергә язмады. Шуның белән дә бәхетле без. Әмма бүген кабат океан арты АКШның кул астындагы сателлит Европа илләре кабат илебез тынычлыгына яный. Ул чагында егерме өч ил корал тотып килгән булса, бүген алар утыз ике! Акрынлап аягына басып килгән илнең куәтле булып тернәкләнеп китүе ошамый аларга. Украиннар кулы белән җиңү килеп чыкмавын аңлагач, әле анда, әле монда үз тарафдарларын табып алып, шулар ярдәмендә ил эчендә паника тудырырга, илне җимереп таркатырга тырышалар.
Баш-аягым белән мин совет чоры баласы. Ничек кенә булмасын, ул чорда системага каршы бармасаң, яшәве тыныч, иртәгәсе көнең анык булды. Бүгенге системаның кая барганын аңласам да, кабул итеп алалмам кебек. Кешегә арты белән борылган, акчага, байлыкка, ялганны хуплауга корылган системаны кабул итеп буламыни? Шуңа да кабатлап әйтәм, безнең буын – бәхетле чор булды. Олыны олы, кечене кече итеп тәрбияләндек. Алдашырга ярамый дип, турысын ярып салып сөйләшергә өйрәнеп үстек. Мин ул чорда язган кебек ачы тәнкыйтьләп, фельетоннар яза алмыйм бүген. Район, республика башлыклары башкарган кайбер эшләрен тәнкыйтьләгән язмалар сырласам да, аларны гәҗит-журналлар үз ишегеннән уздырмый. Аларның да яшисе, ашыйсы килә. Мин дә бүген трибунага чыгып, оешма җитәкчесенең килешмәгән, җитешмәгән якларын сөйли алмыйм. Сөйләргә була анысы, әмма иртәгә эшсез калып, эш эзләргә туры киләчәк. Мин бүгенге кебек, ул чагында сочинениеләрне, БДИ бирәсе бар дип, ятларга мәҗбүр булып, ятлап утырмадым. Өч айдан өч проценты да башта калмый торган сорауларга җавапларны ятлап вакыт әрәм итмәдем. Ирекле фикер йөртеп, үзем теләгән темага инша яздым да, укытучыга илтеп бирдем. Тиешле билгесен алдым. Бүгенге укытучыларның кайберләре кебек, ник алай яздың, дип шелтәләмәделәр. Укытучы безнең буын өчен изгеләр рәтендәге кеше булды. Үзеңчә фикерләвеңне хуплады, талантың булса, үстерергә булышты. Мин бәхетле буын вәкиле, бәхетне үз кулларым белән эшләп таба алган Совет иле вәкиле булып калырмын ахыры, соңгы көнемә чаклы.
Нәфис ӘХМӘТ,
Азнакай шәһәре
Комментарии