- 29.04.2024
- Автор: Расих ҖӘЛӘЛ
- Выпуск: 2024, №4 (апрель)
- Рубрика: Хәтер-хатирә
1959нчы елның язы. Мин Карлы авылы мәктәбенең икенче сыйныфында укыйм. Иртәнге дәрескә Мәрьям апа (ул мәктәптә идән юа, дәресләр башлануын-тәмамлануын белдереп кыңгырау да шалтырата, һәр иртән класс мичләрен дә яга) җиз кыңгырау шалтыратты. Без тиз генә кара төскә буялган парталарыбыз артына утырып, китап-дәфтәрләребезне, язу карасы белән пыяла савытларыбызны һәм каләмле ручкаларыбызны парта өстенә әзерләп куйдык. Инде кыңгырау тавышы тынганга шактый вакыт үтсә дә, укытучыбыз Габитова Сания Вәлимөхәммәтовна (ә без аңа апа гына диябез) һаман сыйныфка керми. Менә бераз вакыттан башка сыйныф укытучысы – Дәүләтшина Сания Ураевна ашыгып килеп керде. Һәм, керүгә: «Бүген сезнең укытучыгыз булмый, аның урынына мин», – диде. Аннары, бер сулыштан: «Бүген кем ураза, кул күтәрегез», – дип тә өстәде. Аның тавышы бик җитди, көчле, ничектер бар укучыларны бер гаепле эш эшләгәндә тоткандай яңгырый иде. Сыйныфта чебен очкан тавыш та ишетелә сыман, шундый тынлык. Укучылар бер-берләренә карашып алдылар, ләкин 26 баланың берсе дә кул күтәрмәде. Шуннан Сания Ураевна пальто кесәсеннән пакет һәм кечкенә кашык чыгарды да: «Без социализм төзүчеләр, ураза тоту ул искелек калдыгы, хәзер барыгыз да авызыгызны ачыгыз!» – дип, һәр укучыга пакетыннан борчак кадәрле ак төстәге витамин каптыра башлады. Минем белән янәшәдә аның Рәис исемле улы утыра иде. Аңа һәм мәктәптә тагын бер укытучы малае Гарифҗанов Сәгыйтькә генә каптырмады. Шулай итеп минем берничә көн рәттән тоткан уразам өзелде…
Ул елларда авылдагы ике мәчет тә үз вазыйфаларын үтәүдән туктаган иде. Берсендә беренче катының бер өлешендә кышын-көзен ашлык киптерү оештырылган, икенче өлешендә кырларны эшкәртү өчен «Кызыл Йолдыз» колхозының агу склады, бер чатында вафат булган кешеләр өчен кабер казу кораллары, җеназа әйберләре саклана. Икенче катында клуб, анда кино күрсәтәләр, колхоз җыелышлары, артистлар килсә – спектакль, концертлар була. Икенче мәчет бинасында Авыл советы, китапханә, даруханә урнашкан. Ә намазны зират өстендә генә укырга рөхсәт. Зур брезентны җиргә (кыш көне салкын кар өстенә) җәеп уку иде. Күп вакыт бала-чагаларга брезентта урын җитми, җиргә тезләнеп, өлкәннәрнең намаз укыганнарын карап-тыңлап утырабыз.
Мин тәүге тапкыр менә шул 1959нчы елда, икенче сыйныфта укыганда ураза тота башлаган идем. Ураза тотарга безгә әти-әни һәм Мәхемҗиһан әбием кушмады, гомумән, дингә мөнәсәбәтләрен бик белдерергә теләмәделәр дә. Мәхемҗиһан әби еш кисәтә иде: «Хөкүмәткә тел тидермәгез, кычкырып сөйләшмәгез, тәрәз аша тыңлап торырлар, хәзер алып китәрләр!» Күрәсең, Сталин дәверендә репрессияләр күреп, аларның җаннары күп таланган, мин аны күп еллардан соң гына аңладым. Гаиләдә белә идек: әби белән әти бервакытта да намазларын калдырмыйлар. Әнигә намаз укырга җай сирәк була, биш бала тәрбияләп үстерәсе бар. Менә бер көнне мин иртә таңда әнинең самавыр куйганын, аш-чәй әзерләп йөргәнен ишетеп уянып киттем. Уянмаска мөмкин дә түгел, кечкенә генә авыл йортында 5 бала идәндә йоклый, зур мич казанында утын ягып ботка пешә, шунда ук шакмак ягып самавыр шаулый. Ә өй эчен бер бишле керосин лампасы яктырта. Шул чагында безнең аяк очларында әти, әни, әби (кайвакытта әбинең сеңлесе Сәрбиҗиһан әби дә була) тәһарәт алып намаз укып, акрын гына сөйләшеп сәхәр ашарга утыра.
Бер көнне мин дә аларга кушылып сәхәргә тордым. Чөнки ул көнне өстәлдә башка вакытта безнең ашау ризыкларыбыз исемлегендә булмаган, әмма аның бик тәмле нәрсә икәнен белгән хәлвә бар иде! Мин, сәхәр ашап уразага керәм, дигәч, аны миңа авыз итеп карарга насыйп булды. Без мәктәптә аралашып, күбебезнең ураза тотканын белешә идек. Ураза тоту безгә бик авыр сынау да түгел. Чөнки мәктәпкә барганда барыбер иртән әллә-ни ашап барылмый. Күп очракта бер стакан сөт, кара ипи. Әнинең самавыр кайнатырга мөмкинлеге булса – бер стакан чәй. Аннары көне буе мәктәптә. Анда ашханә дигән нәрсә без үскәндә юк иде. Кайчагында тәнәфестә ашап алырга кәгазь кисәгенә төреп өстенә тоз сипкән бер ярты телем кара ипи алабыз. Шуның белән дәресләр тәмамланганчы вакыт үтә. Мәктәптән соң урамда төрле уеннар белән мавыгып кич җитә, кояш байый, авыз ачарга вакыт җитә. Шулай итеп безгә ураза тотуның бернинди авырлыгы юк!
Мәктәптә безне авыз ачарга мәҗбүр иттеләр дип әниләргә әйтеп тормадым инде. Сәхәргә торуларны дәвам иттем. Белмим, Сания Ураевнага ул еллардагы Карлы авылы мәктәбе директоры – күрше Татар Буасы авылы кешесе коммунист Ф. Матросов куштымы, әллә үзенең ихтыяры белән авыз ачтыруы булдымы? Аның үз классында да шундый эшләр эшләгәнен белә идек. Заманасы шундый булгандыр инде. Хәзер социализм, коммунизм төзү белән сихерләнгән кешеләребез башка дөньяда, урыннары оҗмахта булсын.
СҮЗ АХЫРЫНДА: хәзерге балаларга ураза тоту турында хыялланырга да юк – ашханәләр һәр мәктәптә, өстәлдә ни телисең шул бар. Бар милләт вәкиле дә бергә катнаш, мөселман балаларына мохит юк, дини йолалар үтәргә дә мөмкин түгел…
Расих ҖӘЛӘЛ-КАРЛЫ,
Казан шәһәре
Комментарии