- 24.08.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №08 (август)
- Рубрика: Көн сулышы
Мең кат үтәр идем, мөмкин булса,
Яшьлегебез калган сукмактан.
Бар көчемне җыеп учларыма,
Кайтып киләм әле шул яктан.
/Алмаз Нуруллин/
«Иске Әнҗерәм». Нәкъ шундый исемдә Татарстанның Әлки районы Иске Әнҗерә авылында Клип төшерелде. «Иске Әнҗерәм» дигән җырга сүзләрне бу авылда туып үскән каләм иясе, эшкуар Алмаз Нуруллин иҗат иткән. Аның ул күптәнге хыялы була. Алмаз Илһам улы белән булган әңгәмәдә «Мин яшүсмер чакларымда «Алпарым» дигән җыр ишеткән идем. Шул вакытта минем дә үз авылым турында җыр язып, тарих өчен барлык авыл халкын да кертеп клип эшләү уе күңелгә керде» диде. Еллар үткәч, Алмаз Нуруллин бу хыялын тормышка ашырды дисәк бер дә ялгыш булмас. Шул уңайдан зурдан кубып, Иске Әнҗерә авылы көненә багышланган бәйрәм чарасына барлык авыл халкын бер мәйданга җыйган иделәр. Район хакимияте, җирле үзидарәсе, бу авылда туып үскән якташлар бергә җыйналып Зур бәйрәм оештырылды. Тагын шунсы хак, бу авылда танылган шагыйрь Илгизәр Солтан, язучы Җәвәт Тәрҗемәнов туган. Клипны танылган тележурналист, заманында «Батырлар» тапшыруының авторы һәм алып баручысы булган Айдар Шәймәрданов иҗат төркеме төшерде.
Чара Коръән сүрәләрен яңгыратудан башланып китте. Аны Илгиз хәзрәт җиткерде. Авыл халкына вәгазьләрен дә әйтте.
Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова татар телендә район хакимияте исеменнән тәбрик итте.
Авыл халкына багышланган чарада мин дә Русия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева исеменнән тарихи көн белән котладым. Мәңгелеккә илтә торган эшләр башкаручыларга Алсу Рөстәмовнаның рәхмәтен җиткердем.
Авыл көненә багышланган чарада беренче тапкыр «Иске Әнҗерәм» дигән җыр яңгырады. Авыл халкы рәхмәтен белдереп алкышлады. Аны Әлки районының «Сөмбелә» триосы башкарды.
Чарага Татарстанның халык артисты Резидә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары, Риназ Шиһапов, Шамил Ганиев, җырчы Әминә Галимова кайткан иде. Авыл үсешенә өлеш керткән хезмәт ветераннарына бүләкләр тапшырылды. Авыл халкы җыр-моң тыңлады, уеннарда катнашты. Озак күрешмәгән авылдашлар бер мәйданда очрашып рәхәтләнеп аралашты. Истәлеккә фотоларга төштеләр. Ел дәвамында сөйләрлек авыл көненә багышланган бәйрәм булды бу. Ә аны күңелгә үтеп керерлек итеп Рушания Вәлиева алып барды.
Флюра АБДУЛЛИНА,
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Комментарии