Баламнан «2»ле капчыгы ясарга тырышалар

Баламнан «2»ле капчыгы ясарга тырышалар

Мин Чаллының М.Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә әтисе фәннәрне татарча укытуны таләп иткән өчен кызына класс җитәкчесе тарафыннан буллинг оештырылуы турында язмаларны, аларга «кайтаваз»ларны игътибар белән укып барам һәм нык борчыла идем. Әмма һич кенә дә үземнең мәктәпкә математика укытучысына барып, контроль эшләрне еш үткәрмәвен үтенүем баламны И. хәленә куяр дип уйламадым. Мин хәзер Т.Әхмәдишинның ни өчен ярдәм сорап «Безнең гәҗит»кә мөрәҗәгать итүен аңлыйм: мәгарифтә бүген баланы да, әти-әнине дә ишетүче, аңлаучы юк икән. 

Уку барлык балага да җиңел генә бирелми. Бигрәк тә математика фәне. Минем бала – менә шул «җиңел бирелми» торган балаларның берсе. Үзем мәктәптә яхшы укыгач, зур балаларымның да яхшы укыганнарыннан соң кечкенәсе белән мәктәптә проблемалар буласын башыма да китермәгән идем. Бәлки моңа сәбәпче – туганда асфиксия белән тууы булгандыр. Казан табибларының: «Балагыз перинаталь инсульт кичергән», – дигән сүзләре аңлатадыр. Балам Чаллы шәһәренең бер мәктәбендә 5нче сыйныфны тәмамлап, 6нчы сыйныфка күчте. Хатымда шул мәктәптә математика дәресләрен укытучы педагог белән килеп чыккан хәлләр турында язасым килә. 

Мине борчыганы – атна саен, атнага икешәр тапкыр математикадан мөстәкыйль эшләр үткәрелүе булды. Балада стресс башланды, мәктәпкә барасы килмәве турында әйтә (4 ел мәктәптә укып, мин баладан андый сүз ишетмәгән идем). Чөнки мөстәкыйль эш саен бала «2»ле алып кайтты. Аның кебек «2»ле алучылар тагын алты бала бар иде. Мәктәпкә барып, мин укытучыны күреп сөйләшергә уйладым. Укытучы, яшь булуына карамастан, әллә ничә мәктәп алыштырган булып чыкты. Ул горурланып, эшләгән мәктәпләрен санап чыкты, үзенең тәҗрибәле икәнен әйтте. Минем фикеремчә, бу яхшы күрсәткеч түгел (яшәү урынын алыштырмаган чакта). Ситуацияне аңлаттым, мөстәкыйль эшләрне еш үткәрмәвен үтенеп сорадым. Моңа җавап итеп: «Юк, ничек үткәргәнмен шулай үткәрәчәкмен. Миңа балаларның теманы ничек үзләштерүләрен белергә кирәк», – диде. Мин айның кайсы көнендә мөстәкыйль эшләр булган, һәр эш саен җиде баланың «2»ле алуын әйттем. Укытучы: «Сез үзегезнең балагыз өчен генә җавап бирегез», – диде. Мин үзем дә педагог, балалар белән эшлим. Бәлки шуңадыр да мине бу хәл борчыды, миңа җиде баланың һәркайсы кызганыч иде. Һәр мөстәкыйль эш саен җиде баланың «2»ле алуы ул балаларның темаларны үзләштерә алмаулары, алар белән эш алып барылмавы турында сөйли түгелме?! Мин йомшак кына итеп укытучыга үз фикеремне җиткерергә тырыштым. Ләкин бик дорфа рәвештә: «Мин мәктәптә тиеннәргә генә эшләп йөрим, минем икенче эшем бар», – дигән җавап ишеттем. Мин һаман үземнекен сөйләдем. «Минем дә гаиләм бар. Минем вакытым юк», – дип үз сүзендә торды укытучы. Мин укытучы белән очрашуның нәтиҗәсен күрмәгәнгә борчылдым, җиде балага фәнне үзләштерүдә ярдәм итүен кабат сорадым. Тик укытучының өченче сәбәбе табылды: «Минем дәресләрем, сезнең балаларныкыннан соңрак бетә», – диде. «Көтеп торырлар, озак көтәсе булса мәктәпкә яңадан барырлар», – дидем. Укытучының фән авыр бирелгән балалар белән эшләргә теләмәве аңлашыла иде. Мондый балалар белән ата-аналар да эшләргә тиеш, диярсез. Шулай, килешәм. Без математикадан өй эшләрен, өстәмә эшләр эшләп, төнге 11ләргә кадәр, иртән баланы иртүк торгызып кабатлаган көннәр күп булды. Мин математик түгел, кайбер темаларны балага «барып җитәрлек» итеп, дөрес итеп аңлатып бетерә алмаган чаклар да булгандыр. Шундый темаларда баланы, укытучыдан аңлатуын сорарга кушып, мәктәпкә озата идем. Бала барып сораса да, укытучы бер тапкыр да теманы балага аңлатмады. Мондый ситуацияләр турында мин башка әниләрдән дә ишеттем. Алай гына түгел, әниләр укытучының дәресләрдә каты кычкыруын, балаларның укытучыдан куркуын да әйттеләр. Очраклы гына рәвештә бер танышымны урамда очраттым. Ул мәктәп директорына баруын әйтте. Физика дәресендә укытучы бу танышымның кызына кимсетерлек итеп кычкырганлыгын сөйләде. «Мин укытучының үсмер яшьтәге кыз баланы андый сүзләр белән кимсетә алуына ышанмас идем, кызым ул сүзләрне телефонына яздырырга өлгергән. Шуны тыңлап шаккаттым», – диде. Танышым үзе педагог. Күп гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган кеше. Гаиләсен дә беләм. Яхшы, тәртипле гаилә. Физика укытучысы белән минем баланың математика укытучысы – бер кеше булуына төшенгәнсездер дип уйлыйм. 

Минем укытучы белән сөйләшүемнең «кайтавазы» 4нче чиректә «ишетелде». Чирек башында, 3нче апрель көнне, бала мөстәкыйль эштә «2»ле алды. Күпме генә билгесен төзәтергә теләсә дә укытучы мөмкинлек бирмәде. «Мин эшли алуыма ышанып, күпме тапкырлар кул күтәрсәм дә укытучы мине күрми», – ди бала. Шулай «күрмичә» өч атна вакыт үтте. 25нче апрельдә, ниһаять, укытучы «3»ле куйды. 29нчы апрель көнне һәм 7 майда тагын ике «2»ле өстәлде. Май азагына кадәр тагын билгеләр юк. Шулай итеп, ике ай буе бала укырга йөреп, бары 4 билге алды. Бала күпме генә билгеләрне төзәтергә теләп кул күтәрсә дә, укытучының янына барып сораса да, уңай нәтиҗә булмады. Укытучының, аңлы рәвештә, балага чиреккә «2»ле чыгарырга ниятләве көн кебек ачык иде. 

Беренче чиректә баланың «5»ле, «4»леләре булуы, башлангыч мәктәптә алган белем базасы булуын күрсәтә. Икенче чиректә «4»леләр бар иде, өченче чиректә бер генә «4»легә калды. Мин бу хәлне аңлатып, мәктәп директорында булдым. Директор миңа укытучылар җитмәве, мәктәптә штатны тутырырга кирәклеген сөйләде. «Теләсә кайсы мәктәпкә барып карагыз, математика укытучылары җитми», – диде. Әйе, аны аңларга була. Мәктәптә укытучылар җитмәвен мин бик яхшы беләм. Ләкин, кайбер укытучыларның үзләренең «дефицит»лыгыннан файдаланулары белән килешә алмыйм. Сыйныфтагы әниләрнең математика укытучысы белән күрешеп сөйләшүләренең азагы: «Мин ошамасам, директорга барып, мине эштән азат итүен сорагыз», – дигән сүзләр белән тәмамлавын беләм. Бу сүзләрне миңа да ишетергә туры килде. Ә бит мин аны, күрешкәндә, гаепләмәдем дә. Бары тик үземнең фикерләремне, үтенечемне генә җиткердем. Укытучының үзен бик эре тотуы, дорфа сөйләшүе, директорга барырга кушуы, үзенең «дефицит»лыгыннан файдалануы аңлашыла. Хәтта директор: «Мин укытучы белән сөйләшәм. Кимчелекләрен төзәтергә кушам. Сезнең теләкләрегезне, фикерләрегезне җиткерәм», – дисә дә, сөйләшү булганына ышанып бетә алмыйм. Чөнки вәзгыять үзгәрмәде. 

Дүртенче чиректә «2»ле чыгучы балаларның математикадан өстәмә контроль эш эшләячәкләрен әйттеләр. Көне дә билгеле, дүшәмбе көнне алтынчы дәрестә. Ул көнне болай да балаларның тарих белән рус әдәбиятыннан контроль эшләре булырга тиеш иде. Бер көндә ике контроль эш (сыйныф белән) һәм өченче итеп безнең балалар алтынчы дәрестә математикадан өстәмә контроль эш эшләргә тиеш булдылар. СанПиН таләпләрен искә алсак: бер көндә бер контроль эштән артык үткәрелергә тиеш түгел. Алтынчы дәрестә математикадан контроль эш үткәрү дә СанПиН кагыйдәләрен бозу була. 

Мин директорның кабул итү бүлмәсенә шалтыратып, ситуацияне аңлаттым, балаларны бер әзерлексез контроль эшкә кертүләрен әйттем. Консультация, балалар җиде дәрес укыганнан соң, сигезенче дәрестә үткәрелде. Балаларның ач, арыган булуларын исәпкә алучы булмады. Консультацияне дә башка укытучының үткәрүе миндә сорау калдырды. Укытучыга көндез икенче яртылар тирәсендә, өйдә нинди темаларга әзерләнергә кирәк булуын сорап, смс җибәрдем. Җавапны кичке сигезенче яртыда алдым. Без төнлә әзерләнергә тиеш булып чыктык. Контроль эш билгеләнде. Рус теле дәресе урынына үткәрелергә тиеш булып чыкты. Ә киләсе көнне рус теленнән контроль эш, бу дәрестә контроль эшкә әзерлек булырга тиеш. Мин сыйныф җитәкчесенә язып, рус теле дәресендә, башка балалар белән бергә, контроль эшкә әзерләнүләрен сорадым. Контроль эшне башка дәрестә үткәрүләрен үтендем. Мине ишетүче булмады. 

Баллар буенча математикадан дүрт баланың «2»ле чыгарга тиеш. Без моны директор бүлмәсендә электрон журналда карадык. Тик контроль эшне, ни өчендер, өч бала гына эшләде. Һәм контроль эшне инглиз теле укытучысы! эшләтүе дә аңлашылмады. Сораулар күп, җаваплар юк...

Сорауларыма җавап эзләп тагын мәктәп директорына бардым. Кайбер сорауларыма җавапларны директор үзенчә аңлатырга тырышты, ә кайберләренә бөтенләй дә җавап булмады. 14нче майда математикадан бала укый торган сыйныф контроль эш эшләде (ул көнне балалар тагын ике контроль эш үтте). 20нче майда ни өчендер математикадан тагын бер контроль эш билгеләнгән иде (электрон журналда). Ике контроль эш арасында бары биш көн. СанПиН нормалары буенча ике ярым атна үтәргә тиеш. Мин моны директорга әйтмичә булдыра алмадым. Ләкин директор бүлмәсеннән дөреслек таба алмыйча кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Шул көнне кич сыйныф җитәкчесеннән смс алдым. Директор безнең балаларга «шанс» бирә булып чыкты. Аның артыннан, нинди темаларга әзерләнәсен әйтеп, тагын бер смс килде. Бусын математика укытучысы җибәргән, сыйныф җитәкчесе аша. Без бала белән көн буе әзерләндек. Кичкә бала, бирелгән темаларга нинди генә бирем булса да эшләрлек булып әзер иде. Иртән иртүк торып тагын кабатладык. Баланың тапкырлау таблицасын тулысынча хәтерендә калдыра алмавы гына мине борчыды. Әни күңеле дөрес сизенгән. Укытучы, ел буе тапкырлау таблицасы белән кулланырга рөхсәт итеп, соңгы контроль эштә балага таблицадан файдаланырга рөхсәт итмәгән. Укытучыга баланың ике биремне яхшы эшли алуы ошап бетмәгән күрәсен. Килеп, өстәлдә кәгазь бите белән ручка гына калдырып, баланың әйберләрен алып киткән. Кирәк чакта тапкырлау таблицасы белән файдалана алмый бала. Ә бит, материалны үзләштерелүе тикшерелә, тапкырлау таблицасы түгел... Мин укытучының бу гамәлен бер төрле генә аңлыйм: килеп аның белән сөйләшүем, директорга кергәнем өчен үч алу. Мин укытучыны гаепләп, хурлап, зарланып йөрмәдем. Бары тик дөреслек, гаделлек эзләп мөрәҗәгать итүем иде. Минем бер генә теләгем бар: алтынчы сыйныфта математиканы башка укытучы укытса иде. Көн үтсенгә генә йөргән укытучы түгел, ә үз эшен, балаларны яратучы педагог. Аллаһка шөкер, балаларны яратучы, барлык балаларны тигез күрүче укытучылар бар мәктәптә. 

Мин хатымда мәктәпне дә, укытучының исемен, баланың һәм үземнең дә исемнәребезне күрсәтмәвемнең сәбәбе бар (бу мәгълүматлар редакция өчен генә). Мәктәптәге бу хәлләрнең башка урыннарда «ишетелүе» балага «начарлык» булып кайтачагы турында кисәтеп куйдылар. Әлбәттә, үз балама начарлык теләмим. Мине әти-әнием шулай тәрбияләгәндер, гаделсезлекне тыныч кына үткәрә алмыйм. Мәктәптә килеп чыккан бу хәлләрне язарга уйладым. Хатым кайберәүләргә сабак булыр, кайберәүләр үзләренә ниндидер нәтиҗәләр ясар. Гаепләүчеләр дә табылыр. Дөнья бу, без – кешеләр төрле, төрлечә фикер йөртәбез. Бу авыр заманда кешелекле, яхшы кешеләр күбрәк булсын иде. «Беркайчан да яхшы кеше булудан туктамагыз. Эшләгән яхшылыкларыгыз, һичшиксез, сезнең үзегезгә әйләнеп кайтачак. Тормыш һәрвакыт сезгә шулай җавап бирәчәк». Бу цитатаны мин күптән интернеттан рус телендә күчереп алып куйдым, авторын язмаганмын. Безне, биш баланы, әти-әнием дә шулай тәрбияләде. Тормыш бу сүзләрнең хаклы булуын кабат-кабат раслады. Бала язмышы ышанып тапшырылган һәркем бу сүзләрне телефонының заставкасына кертеп куярга тиеш дип уйлыйм. 

Сезгә олы хөрмәт белән, 

игелекле хезмәтегездә уңышлар, җиңеллек теләп өч бала әнисе

***

... Хат авторының соңгы юлларына дәлил итеп узган гасырның 90 елларында Республика клиник хастаханәсендә булган сөйләшүне язасы килә. Өлкән яшьтәге зыялы ханым белән бер палатага туры килдек. Аны пөхтә киенгән, итагатьле яшь ир-ат палатага кадәр озатып, уртак өстәлебезгә электр чәйнеген куеп, кирәк әйберләре булса, шалтыратуын сорап чыгып китте. Ул чакта барыбыз да стаканнарда металлдан ясалган кайнаткычлар белән чәй эчә торган чак булганга чәйнеккә игътибар ителгәндер. Икенче көнне башка яшь кеше килеп кечкенә телевизор куеп, көйләп китте! Ул елларда! 

Минем күршем Нина Семеновна (фамилиясе Карпинамы Карпенкомы) гыйбрәтле язмышлы ханым булып чыкты. Сугыш вакытында бала чагында оккупациядә калып, немецлар аны үлгән, дип башка мәетләр янына сарайга чыгарып ташлаганнар. Ул аңына килеп, аннан качып, мең газаплар белән Казанга ерак туганнарына килеп сыенган. Бик әйбәт кешегә тормышка чыккан, әмма сарайда ятканда каты туңып, сәламәтлегенә зыян килгән һәм балалары булмаган. Инде ире күптән вафат. Гомере буе укытучы булып эшләгән. Соңгы елларын, телевышка районында дип истә калган, француз телен тирәннән өйрәнә торган мәктәптә эшләгән дип аңладым. Завуч ук түгелме икән.

– Ә сезнең янга килеп йөрүче бу егетләр кемнәр? – дип сорадым мин, гаҗәпләнеп.

– Это – мои двоечники, Наиля, – диде ул, тавышын тагын да йомшарта төшеп. – Һәркемгә дә уку бертөрле җиңел бирелми. Кемдер төгәл фәннәрне авыр үзләштерә, кайсыларына гуманитар фәннәр авыр бирелә. Еллыкка «2»ле чыгарырга җыенган укытучылар янына килеп, ипләп кенә сөйләшә идем: «Тагын бер елга утыртып калдырып ни мәгънә? Куегыз, зинһар, «3»ле? Алар укырга беркая да бармый. Мәктәп тә алардан «котылачак», үзегезнең дә нервыларыгыз бетмәс». Ялгызым булгач, мине бүген кайгыртып яшиләр. Хатыннары да килеп ярдәм итә. Отличниклар мәктәпне күптән онытты инде.

Без Нина Семеновна белән әле тагын ике мәртәбә бер палатада туры килдек. Соңгы тапкыр 1997нче елда бугай. Һәр көнне диярлек, бер «икеле капчыгы» килми калмас, иртәгә кем киләсен әйтеп саубуллашалар иде.

***

Хәтерлисездер, 80-90нчы елларда, кибетләрдә чират, товар дефицит вакытта киң таралган сатучы образы бар иде: 

– Вас тут много, я – одна!

Редакциягә килгән хатны укып чыккач, кинәт, бу «калып»ка математика укытучысы кереп утырды. Бүген белгечләр җиткезә алмаганнан, ата-аналар белән укытучы арасында бәргәләнүче директорны да, «кызганам» дисәм бик дөрес булмас, аңлыйм мин. Әмма директорларның да, икешәр ставкага эшләргә мәҗбүр булган өлкән укытучыларның да, әти-әниләр һәм укучыларның да хәле тиз генә җиңеләймәс дип әйтергә нигезне «Ватаным Татарстан» газетасы журналистының: «Укытучыны кайдан табарга?» дигән соравына (№82, 25.07.2025 саны) Татарстанның мәгариф һәм фән министры И.Һадиуллинның җавабы бирә: «Югары уку йортларының башка бүлеген тәмамлаучыларны да көтәбез. Без аларга, ел дәвамында төрле курслар үткәрәбез. Гомумән алганда, кадрларга ихтыяҗ урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар, кадрларны яңадан әзерләү хисабына хәл ителә», – ди республиканың баш педагогы. 

Бу юлларны укыгач, кылт итеп, 1994нче елда Эчке эшләр министрлыгының аеруча мөһим эшләр тикшерүчесе В.И. Осиповның, мине ишек артында озак тотуына гафу үтенгән кебек, чыгып киткән хезмәткәре ягына карап, аптыраган хәлдә: «Лаишевский сельхозтехникум – лучшая кузница кадров для следствия, а этот – из ветинститута», – диюе искә төште. 

90нчы елларда мәктәпләрдә татар теле укытыла башлагач, үзләре мәктәптән чыгып киткәч кулларына татар теле һәм әдәбияты дәреслеген тотып та карамаган белгечләрне китереп тутырып, туган телебезгә тискәре караш тудырган идек инде. Әмма алар бит махсус югары уку йорты тәмамлаган педагоглар иде әле. Педагогиканың, психологиянең әллә ничә төрен биш ел буена укыган белгечләрне, министр әйткәнчә, курсларда укытып кына башкалар белән алыштырып буламы? «Мәктәпләрдә профильле сыйныфлар ачтык. Анда 6 мең бала белем ала. Алар ВУЗда укып, мәктәпләргә кайтыр дип өметләнәбез», – ди министр. Хуҗа, аңарчы йә ишәк үлә, йә патша, йә мин үләм, дип әйткән бит. 

Озакламый укытучылар арасында «күлмәк бәйрәме» дип аталучы август конференцияләре башлана. Менә шуның республикакүләм, Рәисебез катнаша торганында, кулына микрофон алып, алты җөмләдән торган үтенеч-тәкъдимне җиткерергә бер кыю хуҗа кирәк, Насретдин түгел, чын хуҗа: 

– Рөстәм Нургали улы, без заманында 3не 1 итеп, 2сен юк итеп, укытучылар әзерләүче педуниверситетны, гуманитар институтны һәм классик университетны бергә кушып бик ялгышканбыз. Бездә хәзер татар мәктәпләре өчен генә түгел, рус мәктәпләре өчен дә укытучылар җитми. Башкортстан, Йошкар-Ола, Ульяновск пединституларын бетермәде, шуңа күрә без хәзер укытучыларны күршеләрдән эзлибез. Үзебезнең педагогика институты безгә һава кебек кирәк. Әле белгечләребез барда бу эшкә алынырга соң түгел. Беләсез, республиканың киләчәге – бүген балалар бакчаларында, мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр кулында. 

Һәм... бу сүзләрне әйткән кеше иректә, үз урынында эшләп калырга тиеш!

P.S. Мин хат авторы белән очрашып аралаштым. Баласына нинди эш белән йөрүемне сиздермәдек. Бик итагатьле гаилә. «Баласы өчен җанын бүлеп бирергә әзер», диләр безнең якта мондый әниләр турында. Хатта язылганнарга ышанмаска бернинди дә сәбәп тапмадым. 

Язмага нокта куяр алдыннан төп сорауга җавап эзлим: баланы буллингка дучар итмичә ничек ярдәм кулы сузарга? Чаллының мәгариф системасында бу четерекле сорау белән мөрәҗәгать итәрлек шәхесне күрмим. Бер юл кала: язма басылып чыккач, Раббыбызның гүзәл исемнәренең берсе Әл-Һади (юл күрсәтүче) исемен зекер итеп, Үзеннән ярдәм сорау.

50 ел эчендә мин күп проблемаларны күтәреп, Флорид Әгъзамов (Журналистика факультеты деканы) мәктәбе, тормыш мәктәбе, әти-әнием мәктәбе биргән гыйлемнәрем белән аларны ахырынача чишеп чыгарга тырыштым. Бүген – аптырашта. Бала язмышы хәл ителгәндә 70 мәртәбә үлчәп тә кисәргә ашыкмаска кирәкле очраклар була икән...

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии