Изгеләр чишмәсе

Эштән кайткач, изгелек эшләү нияте белән әнием ягыннан туган булган Дөрия апаның хәлен беләсем килеп, күрше авылга юл тоттым. Балалары шәһәрдә яшиләр, ял саен кайтып торалар, шулай да Дөрия апага карата күңелемнең бер почмагында җылы урын барлыгын сиздерәсем килде. Туган авылым Түбән Ушмы белән ике ара якын гына.

«Түбән Ушмы, Югары Ушмы,

Уртасында Ник Күчтем.

Йөрәгемнең януына

Әрем кайнатып эчтем», – дип, кичке уеннарда җырлап үстек без. Чыннан да Түбән Ушмы белән Югары Ушмы арасында кечкенә генә Күчтем авылы бар. Имеш, анда күченгән Хафиз исемле берәү, мантып китә алмаганлыктанмы, «Ник күчтем икән?»– дип үкенгән ди, шуңа күрә аның ике исеме бар: Хафизовка һәм Никкүчтем исемнәре. Ә без ул авылны Күчтем дип кенә йөртә идек. Без үскән йорт авыл башында булганлыктан, ара якынгадырмы, туганнарыбыз булганлыктан дамы, гел әнигә ияреп, шул авылга йөргәнгәме, минем өчен бик якын иде ул авыл. Күчтем дип әйтсәләр, анда күп еллар буе агып ятучы «Изгеләр чишмәсе»нә барып килү теләгем уяна. Гайфулла абый кызы Дөрия апага кергәнче, «Изгеләр чишмәсенә»кереп, су алам диеп уйладым. Ә кунакка күчтәнәчсез бармыйлар. «Кунакка барсаң, конфет-печенье алма, бер ипи ал, ипидән дә зур ризык юк», – дип әйтә иде әнием.

Шома асфальт юлдан җилдереп кенә кайтып җиттем дә, Дөрия апаларның өен узып китеп, чишмә юлына борылдым. Бисмилламны әйтеп, буш савытларым белән тар сукмак буйлап югарыга – изгеләр күмелгән зиратлыкка, чишмә агып чыккан үргә атладым. Ачык капкадан керүгә, ике кечкенә генә йорт янәшә салынган, уйлавымча – берсе яңа, берсе искедер инде. Шул ике йорт арасыннан үткәч, берсеннән-берсе югарырак итеп куелган, мөселман төсе – яшелгә буялган, кырыйларына матур татар бизәге эретеп ябыштырылган тимер улакка күзем төште. «Сөбханаллаһ», – дип, улак янынарак үттем. Үзенә күрә бер серлелектә, нәзек кенә итеп, челтер тавышы да ишетелер-ишетелмәс моң белән изге су агып ята. Көзге кызгылт-сары яфраклар улак кырыена төшеп ябышсалар да, көмеш су үзенең салкынлыгын, сафлыгын җуймыйча, тизрәк шул суны бер генә тамчы йотасы килеп, кызыктырып үзенә дәшеп тора. Изге сүзләр белән савытларымны бер кат чайкап түктем дә, шул җептәй сирпелеп, сабыр гына агучы суга туры китереп иң соңгы улак агымына савытымны куйдым. Үзем, намаз укырга, дип, йорт эченә уздым. Ул йортта ниндидер җылылык минем күңелемә беркавым тынычлык бирде, кул белән тукылган палас, сөлгеләр, почмакта үз чиратын көтеп торгандай кукраеп утырган комган борынгы – әбиләр заманына чакыра кебек. Намаз укырга тотынгач, күңелем нидәндер шикләнеп куйды: кемдер арттан килеп керер кебек тоелды. Ни хикмәттер, ике рәкагать намазымны, буталмыйча, ләкин шикләнеп укып алдым да, йорттан чыгып, ташып утыручы савытымны алмаштырырга дип, улак янына килдем. Икенче савытымны күчереп куйган арада, йорт артыннан кемдер йөгереп узды кебек тоелды, тагын да ныграк шикләнә башладым.

Без үскәндә бу авылда акылга зәгыйфь Рамил бар иде, ләкин ул мәрхүм инде (урыны җәннәттә булсын), аның шулай кача-поса безнең арттан йөри торган гадәте бар иде, аны исемә төшереп, тынычланып куйдым. Изге сүзләр, догалар укып, савытларымны тутырып бетердем дә, куркуымнан тота-кабалана, сукмак буйлап аска, кайтыр юлга йөгердем. Әледән-әле артыма борылып карый-карый баруымны кеше күрмәсә ярар иде, дип уйлыйм үзем. Машинам янына килеп, суларымны урнаштыргач, каршыдагы йортның челтәр пәрдәсе күтәрелеп, ак яулык бәйләгән мөлаем карашлы әбинең елмайган йөзе миңа изгеләрнең ризалыгын белдергәндәй булды.

Бик зур бер эшем эшләнгәндәй, шикләнү катыш ризалык белән Дөрия апалар капкасын ачтым, эчтән бикле ишекне ачтырып, Дөрия апаның күзләренә карадым. Аптыраган да, мине күрү шатлыгыннан елмайган да таныш чалымлы йөзне әниемне күргәндәй итеп кочып алдым, алай гына да түгел, ун минут элек булган кичерешләремнән аралаучым итеп, җаным белән аңа тагын да ныграк елыштым. Ул чәй эчеп утыра икән, мактап йөрим икән әле дип, авылча «кара яндырып», сөтләп чәй эчтек, аннан аңа чишмәдәге булган кичерешләремне түкми-чәчми сөйләп бирдем.

– Шулай булмый ни, «Изгеләр чишмәсе»бит ул! Икенде белән ахшам арасында андый җиргә ялгыз йөрмиләр, хатын-кыз бит син. Хәзер бит тегеннән-моннан агып чыккан суларны зурлап, матурлап куялар да, шифалы су, дип алдап, халыкка саталар. Ә бу бит безнең «Изгеләр чишмәсе», белмисеңмени син аны? Анаң белән гел килә идегез бит.

– Әйе, килә идем, бәләкәй чакта.

– И-и, син алайса гел белмисең безнең чишмә турында.

Мин, бала-чага сыман, ике җилкәмне сикертеп, ул сөйләгәннәрне тыңлап тик утырам. Ул әнием белән булган кадерле хатирәләрен яңартты.

– Әйе, анда шулай кемдер йөргәндәй була. Изгеләр йөри бит анда, начар уй белән керсәң, куып та чыгара, су да бирми әле ул!

– Ничек инде су бирми?

– Күптән инде, бер ир белән хатын таң суы алырга килгән булганнар. Таң суын кайчан алганын беләсеңме соң?

– Беләм, төн белән көн очрашкан вакытта, сызылып таң ата, эңгер-меңгер вакыт була.

– Әйе, ул бик шифалы су ага торган вакыт була. Алар каршысына менә шул вакытта олы гына җылан тәгәрәп төшә, тегеләр, куркып, су ала алмыйча кайтып китәләр.

– Әстәгәфируллаһ! – дип, ачылган авызымны каплап, сулыш та ала алмыйча тордым.

– Тагын ике хатын чишмәгә киләләр, аның берсе ирләр аздырып йөрүче хатын була. Берсе су ала, икенчесенә су бирми изгеләр.

– Ничек инде бирми?

– Менә шулай, савытын улакка куюга, ком ага башлаган. Менә шундый ул.

Минем бу сүзләрне ишеткәч, тәннәрем чымырдап, башымдагы һәр бөртек чәчләремә кадәр торып басты кебек.

– Әстәгәфируллаһ!

– …

– Ә миңа изгеләр су бирде?!

– Намаз укыган өчен биргәндер! Күңелең изгелектәдер!

– Әнеккәйләрем генәм! Дөрия апа! Миңа изгеләр су бирде! Аллага шөкер, миңа су бирде алар, мең рәхмәт, сезгә, изгеләр! Мең рәхмәт!

– Бу суны алып кайт та, «Аятелкөрси»укып, өшкер дә коен! – диде ул миңа.

Инде караңгы төшкәнче, ахшамга кадәр дип, мин юлга кузгалдым. Кайтып җиткәч Дөрия апа кушканча су белән коендым һәм үземдә рәхәтлек, җиңеллек тойдым.

Мамадыш районының Хафизовка – Күчтем авылындагы «Изгеләр чишмәсе»нең суы бик шифалы. Бу язмамны укучым! Күңелләрегезне сафландырыгыз, начарлык, көнчелек, сихер, үчлек турында уйламагыз. Табигать тә матурлыкны, изгелекне үзе саклый. Йөрәгегез тыныч типсен дисез икән, мәрхәмәтле булыгыз! Яшәү бүләк кенә, кадерен белегез!

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА,

Мамадыш шәһәре

Комментарии