Агрессивлык паразитка бәйле?

Агрессивлык паразитка бәйле?

Без инде 9нчы биттә кешеләрдә була торган агрессия турында сөйләштек. Тема бик киң, аны дәвам итәчәкбез, сөйләшүгә укучыларыбызны да чакырабыз. Ләкин агрессия хайваннарда да киң таралган. Монда сүз ерткычлык, үзеннән көчсезрәк хайваннарга һөҗүм итеп тамак туйдыру турында түгел. Ә бәлки, үз токымы арасында да аерым хайваннар туганнарына карата үзләрен агрессив тота. Моны галимнәр инфекция белән бәйләп аңлатмакчы. Мин «N + 1» интернет журналында Сергей КОЛЕНОВ мәкаләсен укыдым да, бәлкем кешеләр арасындагы ерткычлыкка да нинди дә булса паразит гаепледер, дигән фикергә килдем. Башкаларны кыерсыту, җәберләү, шуннан тәм табучылар үрнәк, матур яшәүче гаиләләрдә туа бит. Бәлкем галимнәребезгә проблеманы менә шушы яссылыкта да өйрәнергә вакыт җиткәндер. Ә бүген хайваннарны акылдан шаштыра торган шундый паразит булуы турында мәкалә тәкъдим итмәкче булам. Сүз уңаенда әйтим, ул кешеләргә дә йога...

Зоологлар Йеллоустон Милли паркында токсоплазмоз (Toxoplasma gondii) белән зарарланган бүреләрнең еш кына ялгыз калуларын яисә көтү башлыклары булуларын ачыклаган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, паразитның бу төре хуҗаларын курку белмәс һәм агрессив итә. Шул ук вакытта, лидерның үз үзен тотышы бөтен көтүгә йогынты ясый. Тикшеренү нәтиҗәләре Коммуникацион биология журналында бәян ителгән.

Токсоплазмоз гади паразит, ул зарарланган хайваннарның үз үзләрен тотышын үзгәртү сәләте белән киң танылган. Токсоплазмозның чын хуҗалары мәчелеләр отряды. Белгәнегезчә бу семьялыкка кечкенә йорт мәчеләреннән башлап, бик зур арысланнарга кадәр булган ерткычлар керә. Паразит аларның эчәк күзәнәкләрендә үрчи, ләкин төрле имезүчеләр, кошлар һәм хәтта сөйрәлүчеләр дә аны күчереп тарата. Тизрәк үрчем калдырырга, соңгы, үзе яраткан чын хуҗасына эләгү өчен Toxoplasma gondii арадаш хуҗа организмында допамин һәм тестостерон җитештерүне арттыра, аларда курку инстинктын киметә, шул сәбәпле саклану инстинкты да кими. Бу зарарланган хайванның ерткыч корбанына эләгү ихтималын арттыра һәм паразит аның гомер циклын тәмамлый ала.

Токсоплазмозның хуҗасы халәтенә йогынтысы өй тычканнарында бик яхшы өйрәнелгән. Тикшерүләр күрсәткәнчә, паразит кимерүчеләрнең саклану, качу инстинктын киметә һәм аларны кызыксынучан ясый. Моннан тыш, кайбер мәгълүматларга караганда, gondii белән зарарланган ана тычканнар мәче сидеге исе белән кызыксына башлый. Кыргый табигатьтә бу паразит йөртүчеләрнең балалары да кыюрак үсә. Билгеле инде, бу «кыю» җәнлекләр ерткыч корбаны була. Ә паразит үрчер өчен туган хуҗасына әйләнеп кайта.

Монтана университетыннан Коннор Мейер (Connor J. Meyer) җитәкчелегендәге зоологлар командасы токсоплазмозның гади бүреләр тормышына ничек тәэсир иткәнен аңларга тырышкан. Алар Йеллоустон милли паркындагы популяциягә игътибар иткән, мәгълүматлар 1995нче елдан тупланган. Бу җирлекнең «патшалары» кугуарлар – тау арысланы. Шуңа белгечләр фаразынча, бу паразитлар бүреләрнең яшәешенә тәэсир итеп, аларның тормыш циклын кыскарту һәм тизрәк үз хуҗасына әйләнеп кайту өчен тырыша.

Тикшерүчеләр токсоплазмозның милли парктагы тау арысланнарында һәм бүреләрдә ничек таралганын ачыклаган. 1999-2004 һәм 2016-2020 елларда алынган анализларда 62 арысланның 51,6 проценты паразитлы булган, беренче һәм икенче тикшерү арасында зарарланган мәчеләр саны 46 проценттан 73 процентка арткан.

Бүреләр арасында милли паркка кертелгәннән соң беренче дүрт елда токсоплазмоз очрамаган, ләкин 2000нче елдан соң бу авыру ел саен сигез бүренең берсендә табылган. 2015-2016 елларда зарарланган бүреләр 36,5 процент тәшкил иткән. Бүреләрнең социаль статусы, җенесе һәм йон төсе аларның токсоплазмоз белән зарарлануын күрсәтмәгән. Аны йөртүчеләр карт хайваннар арасында күбрәк.

Аннары ерткычларның территориядә хәрәкәтләнүен тикшергәннәр. Зарарланган бүреләр тау арысланнары булган җирдә күбрәк булган. Бу бүреләрнең токсоплазмоз белән турыдан-туры тау арысланнары яки аларның тизәкләре аша зарарлануларын раслый.

Төркемнәрен ташлап, мөстәкыйль яши башлаган ялгыз бүреләр арасында Toxoplasma gondii белән зарарлану очрагы көтүдәге туганнары белән чагыштырганда икеләтә диярлек артык. Галимнәр фикеренчә токсоплазмозлы бүренең көтүдән китү ихтималы сәламәт туганнарына караганда 11,69 тапкыр артыграк.

Токсоплазмоз белән зарарланган бүреләр төркем лидерлары да булырга мөмкин. Авторлар бәяләве буенча, зарарланган бүренең көтүдәге сәламәт туганнарына караганда өстенрәк урын алу мөмкинлеге 46 тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта токсоплазмоз бүреләрнең экологик һәм табигый сәбәпләрдән үлүенә тәэсир итми.

Паразитлы бүреләр куркыныч гамәлләрдән саклана белми. Нәтиҗәдә, алар еш кына көтүдән китә һәм ирекле территориягә урнаша. Моннан тыш, токсоплазмоз хуҗаларын агрессив һәм җәлеп ителерлек итә, бу зарарланган бүреләргә лидерлык өчен көрәштә өстенлек бирә. Бәлки шуңа да алар өер башлыгы булырга мөмкин.

Галимнәр лидер бүренең бөтен көтүгә йогынтысы зур булуын да искәртә. Әгәр дә ул зарарланган булса һәм шуның аркасында арыслан сидеге исе белән кызыксынса, аның җитәкчелегендәгеләр дә үзләрен шулай тота. Нәтиҗәдә, зарарланмаган бүреләр дә арысланнар яки аларның нәҗесләре белән контактка кереп, паразит белән зарарланырга мөмкин. Шулай итеп токсоплазмоз арадаш хуҗага күчә, аннан ахыр чиктә төп хуҗасына үтеп керә ала.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде

Комментарии