- 09.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №14 (4 апрель)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Йолдызнамәләргә ышанмыйм мин. Динебез дә андый хорафатларга ышанып, ширк катыштырмаска куша. Монысы – беренчедән. Икенчедән, ул йолдызнамәләрне дә нәкъ минем кебек гап-гади кешеләр уйлап чыгарып яза бит инде, киләчәктә ни буласын Аллаһы Тәгаләдән гайре кем белсен?
Шулай да… Беркөнне иртән эшкә чыгып киткәндә колагыма «Беренче канал»дагы йолдызлар фаразы чалынды. Кызыксынып кына тыңлыйсы иттем. Тукта, тукта, ни диләр, минем йолдызлыкта туганнарга бүген юлларда сак йөрергә кушалармы? Авариягә юлыгу ихтималы зур, диләрме?
Машина ачкычларына үрелгән кулым бермәл һавада эленеп калды. Әллә бүген эшкә метро белән генә барасы инде? Бер дә авариягә очрыйсы килми бит. Ышанмыйм дисәң дә, күңелгә шик керә шул. Аннары йолдызнамә белән бәйле «ачы тәҗрибәм» бар. Узган җәй «Татар радиосын» тыңлап барам шулай, кичкә тамагыгыз авыртырга мөмкин, диләр. Көлдем дә әле, әйе, авыртыр инде, утыз градус эсседәме?! Һәм… нәрсә булган дисез – кичкә тамак төбе кызарып, кабартма кадәр булып шешеп чыкты. Ангина! Кирәк бит, ә!
Менә бүген дә куллар ачкычка үрелгән мизгелдә шул хәл искә төште. Әй лә, Аллаһы Тәгалә ни язса, шул була инде. Кечкенә кызымны да бию түгәрәгеннән барып аласым була, машинасыз ярамас, дидем дә, «Матиз»каемны кабызып, юлга кузгалдым.
Әллә нинди генә көн булды ул. Көн буе кар иште, кичкә юллар тәмам кар боткасына әверелеп, йөреп булмаслык хәлгә килгән иде. Эчтән парланган алгы тәрәзәнең күз турысына гына ясалган ике тишектән карап, ташбака тизлегендә кайтырга чыктым. Әле бит Казанның җәһәннәм почмагына барып, кызымны да алырга кирәк. Бераз ашыкмый ярамас! Кайда – яшелгә, кайда сарыга чыгып, кайда усалланып, кайда юл биреп, көчкә кайтып җитештем. Дәресләре бетәргә бераз вакыт бар икән дә барын, инде машинаны куяр урын юк. Тукта, әнә теге йортның ишек алдына кереп карыйм әле, бөтенесе дә эштән кайтып җитмәгәндер, урын булмый калмас, дисә-әм! Бар, ди, тот карчыгыңны! Каян кешедә моның кадәр машина, диярсең. Дәү әни әйтмешли, талчук базары икән монда. Инде кире ничек чыгасы?! Бердән, ишек алдына керә-чыга торган юллары галәмәт тар, аның да бер читенә терәп машиналар тезелгән. Икенчедән, турыга гына чыгып булмый, борылмалы-сырылмалы. Ай Аллам, кергәндә ничек кердем икән соң мин монда? Җитмәсә, бакта бензин бетеп, лампа кабынды. Харап эш!
Алты ел йөртәм инде машинаны, тәки матур гына итеп артка таба йөрергә өйрәнеп бетеп булмый әле. Сигезле санын сырлый көпчәкләрем. Алай итеп, болай итеп, бер мәрхәмәтле бәндәсенең ярдәме белән, ничек тә чыктым бит теге тишектән. Чыгуын чыктым да, машинаны тагын кая тыгып торырга соң? Алдан кычкырталар, арттан кычкырталар. Мәктәп кырыенда киң генә җәяүлеләр сукмагы бар, булмаса, шунда булса да барып басыйм, дип, машинамны шул якка бордым.
…Мин инде сыеп беткән идем, бернинди дә хәвеф-хәтәр булырга тиеш түгел иде, теге кеше килеп чыкмаган булса! Каян чыгып тора анысы да юл өстендә! Шуңа юл бирәм дип, рулемне чак кына уңарак тарттым, һәм… машинаның уң почмагы ачык торган мәктәп капкасы белән «сөзеште». Менә шуннан соң ышанмый кара син йолдызлар фаразына!
Лилия ГӘРӘЕВА,
Казан шәһәре
Комментарии