Мари Иле җен-пәриләре

Балалар бакчасында пәри туе

Бәрәңге бистәсендә иске мәчет бинасында балалар бакчасы эшләп килде. Шул бинада каравылчы булып безнең күрше Рәхим бабай Ахунҗанов эшләде. Хәзер мәрхүм инде. Ул безнең әтинең чәчен алырга керә иде. Шунда төнге каравылда күргән хәлләрне сөйли торган иде ул. Шулар минем хәтердә дә сакланып калган.

– Төнге уникеләр узуга, мәхшәр башлана. Ярый әле, бисмилламны әйтеп, ишеккә кисәү агачы кыстырам, бар белгәннәремне укып утырам. Тегеләр төяләр ишекне, кыстырган кисәү тимере көянтә шикелле бөгелеп килә. Ләкин кычкырып укып утыргач, керә алмыйлар. Янәшәдә аш-су әзерли торган бүлмә. Шунда пешекчеләр тавышы белән сөйләшеп, кычкырышып савыт-саба ваталар, кәстрүлләр идәндә тәгәрәп йөри, тәрәзәләр коела. Әтәч кычкыруга, бөтен нәрсә үз урынына кайта, кисәү тимере дә турая, савыт-саба да, тәрәзәләр дә үз урынында була.

Бер төнне мәчет-балалар бакчасы ишегалдында атлар килеп туктады, чаналардан яшел чапан-чалма кигән ыспай муллалар төшеп, балалар бакчасына керделәр. Бина эчендә шак-шок таяк тавышлары яңгырап торды. Бүлмәдән-бүлмәгә кереп, әйләнеп йөрделәр дә кире чыгып утырдылар, тагын әтәч кычкырды, чыгып карадым, карда бернинди дә эз юк иде. Андый күренешләр төн аралаш булып торды.

Күрше бабай хастаханәдә яткан вакытта аның урынында рус хатыны эшләде. Җәй аенда төн уртасыннан соң тәрәзәне ачып күзәтеп утырганда, йонлы, алып гәүдәле бер нәрсә арттан килеп ике кулын теге хатынның иң өстенә куйган. Шуннан ул хатын чирләп, дөнья куйды.

Алырсың җеннән такта

Бәрәңге районы эчке эшләр бүлеге паспорт өстәле начальнигы, хәзер пенсиядәге Нурания апаның әнисе Галимә апа да шул күрше бабайны алыштырып, каравыл торган, иртән иртүк мич ягарга йөргән. Төнге икедә килеп мичкә яга башлагач, тотынганнар тегеләр тамаша күрсәтергә! Галимә апа бисмилла белән генә җиңә алмагач, бар ачуы белән:

– Мине әллә уйнап йөри, дип беләсезме, тормыш авырлыгы, толлык ачысы, җитмәүчелек китерде мине монда, үзегезне фәлән итим, – дип, аты-юлы белән сүгенеп, өсләренә утын агачлары томырган.

Тегеләр шым булган. Аннан, безнең илдә эштән нәрсә булса кыстырып кайту гадәте бар бит. Галимә апа да мәчет бакчасыннан бер киң генә такта күтәреп кайткан. Төн уртасы авышкач, җеннәр килеп, тәрәзәдән тактаны сорап, җелегенә төшкәннәр. Тактаны урынына илтеп куйгач кына туктаганнар.

Шул ук мәчет-бакчада аш пешерүче булып Зәйнәп апа да эшләде. Беркөнне иртәрәк килеп эшли башлаган. Бераз вакыт үткәч, ишектән шул чорда РОНОны җитәкләгән Хатыйф Садриев килеп кергән, телефоннан сөйләшергә рөхсәт сораган. Трубканы күтәреп, сөйләшә башлаган һәм шул ук вакытта дөньяны яңгыратып күрше әтәче кычкырып җибәргән. Зәйнәп апа борылып караса, телефон трубкасы да үз урынында, ә Садриевтан җилләр искән.

Хозыр Ильястыр ул

Безнең Бәрәңгедә балалар йорты да бар иде. Ягыбызның данлыклы пешекчесе Нәсимә апа шунда аш пешерүче булып эшләде. Беркөнне аның сәгате туктап калган, тәрәзәдән карагач, моңа таң яктысы беленгән кебек күренгән. Битен-күзен юып тормаган, ашык-пошык киенеп эшкә чапкан бу. Балалар йортына килеп җитәрәк, каршысына матур түгәрәк сакаллы, ап-ак киемле бер бабай чыккан. “И кызым, – дигән бабай, – үзең балаларга ашарга пешерергә барасың, үзеңнең битең-кулың юылмаган. Тәһарәтсез-нисез чыгып киткәнсең. Әйдә, мин сине юындырып, тәһарәт алдырып, эшкә җибәрәм”. Бабай Нәсимә апаны кырыйгарак алып киткән. Искиткеч җылы кич, улактан җылы су ага икән. Нәсимә апа юынып эшенә кереп киткән. Бераздан әтәчләр кычкыра башлагач, иптәшләре килгәч, теге урынны чыгып караса, тамчы да юеш урын юк икән. Монысы инде җен-пәри түгел, мөгаен, Хозыр Ильяс булгандыр.

Үзе эт, үзе кеше

Бервакыт Нурания апа, Рәдинә апа, Габделбәр абый Олма урманына печәнгә менгәннәр. Печән әзерләгәннәр. Габделбәр абый авылга алырга кайтып киткән. Озак килмәгән бу. Бик кичкә калабыз дип, Нурания апа белән Рәдинә апа кайтырга чыкканнар. Кайта торгач, алда күргәннәр. Габделбәр абый белән шофер Шәфыйк абыйның сөйләшкәннәрен дә ишеткәннәр. Адымнарын кызулатып машинага җитәбез дигәндә генә, тегесе тагын шул ара калдырып артка чигенә икән. Һич барып җитә алмый икән болар. Рәдингә апа Нурания апага: “Сөйләшмә!” – дигән. Шуннан юкка чыккан. Солы басуын чыккан болар. Тагын алда озын пәлтә кигән, кара эшләпәле бер ир кеше пәйда булган. Әле солы басуына керә, әле юлдан бара икән. Үзен куып җитеп булмый, ди. Нурания апа бу кеше узган урынга җиткәч, Рәдинә апага: “Кара әле, бернинди дә эз юк ич”, – дип күрсәткән. Аннан ул солы басуына кереп югалган. Бераз баргач, алларына бер көчек ыжгырып килә башлаган, бисмилла белән уздырып җибәрсәләр, таң калганнар: көчек теге эшләпәле кешегә әйләнгән. Бераз баргач, ниһаять, Габделбәр абый белән Шәфыйк абый белән килеп туктаганнар.

Өрәк кызлар

Иске ясле бинасы урынында исә элек заманда Садрый байның йорт җире булган. Сәүдәгәр үзе кәсеп белән йөргәндә, моның ике кызын үтереп, өен талап чыгып киткәннәр. Хәзер дә кайбер төннәрне шул кызлар үзләренең каннары аккан урынга кайта икән, диләр. Элек яследә каравыл торган Нурулла абый сөйләгән иде: “Төн уртасында түбәдә чабып йөриләр, малай. Бала-чага микән, ут-күз чыгара күрмәсеннәр тагын дип, баскычтан менеп йозакны тикшерәм. Йозак үз урынында. Төшәм, бисмилланы әйтеп, ишекне бикләп, диванга кырын ятып торам. Аяк тавышлары ишек артында ишетелә. Озак та үтми, болар минем янымда сөйләшәләр.

– Апа, – дип сорый бер кыз, – абый безне күрәме ул, юкмы?

– Юк, сеңлем, – ди икенчесе, – абый безне күрми, без генә аны күрәбез.

Чынлап сөйләшәләр, аяк тавышлары да, хәтта чулпылары чыңлавы да ишетелә. Үзләре генә күренми…

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Мари Иле җен-пәриләре, 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии