- 13.11.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №44 (8 ноябрь)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
«Безнең гәҗит»нең 5нче апрельдә чыккан санында (№13, 2023 ел) Габделәхәт Шакировның «Ялган түгел, чын» дип аталган мәкаләсе басылган иде. Бу язма күңелемдәге хатирәләрне кузгатты.
2000нче елда Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында бер дустымда кунакта булдым. Төн урталарында мәҗлестән чыгып, бераз ял итеп алырга уйладык. Без берничә кеше идек. Шул чагында күк йөзе яктырып китте дә, Казан ягыннан Чаллыга таба зур гына якты шар үз артыннан эз калдырып, узып та китте. Без, бөр төркем ирләр, аптырашта калдык.
Инде бу күренеш онытылып бара иде. Казан шәһәренә якын гына урнашкан Петровский бистәсендә яшәгәндә Казан аэропортыннан очучы самолет-вертолетлар безнең өй өстеннән генә очып уза иде. Беркөнне кич ишегалдында йөргәндә урман өстеннән бер-бер артлы ике бик матур шар кебек очкычлар килеп чыкты. Башта вертолетмы әллә дип уйлаган идем, ләкин бик түбән генә очсалар да, бер тавышлары да юк. Болар бераз китүгә, алар артыннан ук шундый тагын икәү килеп чыкты. Өйдәгеләрне дә чакырып чыгардым. Тиз генә телефоннан танышларыма хәбәр бирдем. Алар да шаккатып күзәтте.
Бу очкычлар Столбище ягына таба аэропортка очмадылар, бераз уңгарак киттеләр. Аларны күзәтеп торганда урман ягыннан тагын икәү килеп чыкты. Шулай итеп, алтау булдылар. Алдагылары күздән югалды. Соңгы икесенең берсе кинәт кенә юнәлешен үзгәртеп, өскә менеп китте.
Аларны күрше Столбищеда яшәүчеләр дә күреп, берсе видеога да төшергән. Без әле аны «Ватаным Татарстан» газетасына да язган идек, җавап кына булмады.
Фән өлкәсендә алга киткән егерме беренче гасырда яшибез, дип сөйләнсәк тә, гаҗәп хәлләр бүген дә булып тора.
Даниф ХАННАНОВ,
Азнакай шәһәре
Комментарии