- 14.11.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №44 (8 ноябрь)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Сәер туры килүләр була кайвакыт, бер вакыйга үзенә аваздаш икенчесе белән очраша. Без моны, очраклы гына туры килде, дибез. Белмим, белмим... Берәү дә бит әле бу дөньяның барлык серләрен ачып бетермәгән.
Күптәнге язмаларымны компьютерда җыеп утырам. Менә чираттагы бер язмам, ул минем үземне дә тетрәндерде.
22.06.1997. Бүген, нигәдер, бик иртә, сәгать дүрттә уяндым. Төш күргәнмен икән. Имеш, бер төркем егет, шулар арасында мин дә, урман янында торабыз. Агачка эленгән рупордан җыр агыла. Җырның тавышын киметкәннәр иде, шаулашып безгә таба килүче икенче бер төркемне күрдек. Егетләр килеп җиттеләр, алар белән кул биреп күрешәбез, дусларча кочаклашабыз, бер-беребезнең җилкәсенә суккалап алабыз. Нәрсә турындадыр сөйләшәбез, көлешәбез...
Шулчак кинәт нәрсәдер үзгәрде. Каяндыр, кемнәндер хәбәр чыкты: имеш, без бер-беребезне аңламаганбыз, нәрсә турындадыр уртак фикергә килә алмаганбыз. Теге төркем китте, без үз урыныбызда калдык.
Шул ук мизгелдә без инде тирән траншеяларда. Мылтыкларны, автоматларны корабыз, бронежилетлар киябез, сугышка әзерләнәбез. Ә бит яңа гына көлешеп, аңлашып, бик күңелле сөйләшеп торган дуслар белән сугышырга, аларга атарга туры киләчәк. Хәтерләмим, төшемдә мин бу турыда уйладыммы, юкмы. Уйламадым бугай, сугышырга әзерләнә идек, шуның белән мәшгуль идек, уйларыбыз тик шуңа юнәлгән иде. Аның каравы, уянгач бик тирән уйларга бирелеп яттым...
Язмам шунда тәмам иде. Шулчак язманың датасына игътибар иттем. Егерме икенче июнь бит! Илле алты ел элек Бөек Ватан сугышы башланган көн. Һәм мин нәкъ сугыш башланган сәгатьтә шундый төш күреп уянганмын.
Марс ЯҺУДИН,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,
Чаллы шәһәре
Комментарии