- 15.07.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №27 (13 июль)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Гәҗитебезнең 18нче декабрь санында («БГ», № 50, 2019 ел) ырым-шырымнар турында сәхнә йолдызларына мөрәҗәгать итеп, аларның кызыклы фикерләре китерелгән. Минем дә язмам шул хакта.
Юлыңны кара мәче кисеп чыкса, юл уңмый дигәннәре дөрес ул. Чөнки юлың уңмаса, син аны онытмыйсың, ә юлың уңса, искәрмисең дә. Өйдән чыкканда әйбереңне онытып, кире борылсаң да юл уңмый. Синең бүген кәефең бозылган, йә гаиләдә тавыш булган, йә башка сәбәп... Минем үземдә дә әйберне онытып калдыру гадәте бар. 90 яшьтә зиһен дә начарлана инде. Суыткычны ачып карап торам-торам да, кире китәм. Өстәл янына килгәч кенә ник ачканым искә төшә.
Эт, песи аунаса, көн бозыла. Бәлки, бу аларның йоннарына һава басымы тәэсир итеп, тәннәре кычыткангадыр. Кайберәүләр песиләрнең, этләрнең шулай аунаганын күрсә, буран чыгарма әле, дип куып җибәрә. Һава бозыласын искәрткәнгә рәхмәт кенә әйтәсе югыйсә. Карт кешенең аягы-кулы сызлау да һава бозылуга.
Кич белән әҗәткә акча бирергә ярамый диләр. Бу инде сукыр лампа яктысында ялгышып санавың бар, дигәннән чыккандыр.
Яз көне көтүне бу атнада чыгара алмасалар, киләсе атнакичне көтәләр. Атнакичтән башка көнне чыгарырга ярамый. Чөнки бу әйбәт көн дип санала. Аның әйбәтлеге шунда: бу көнне кер юалар, мунча ягалар. Керне шушы көнне юуның сәбәбе: күпләрнең күлмәге берәү генә, иртәгә җомга намазына киеп барыр өчен юмыйча булмый. Ә мунча ягу хәзер дә тиешле: җомгага госелләнеп бару кирәк.
Кыш бабайга ышану дигәннән, ышансын балалар, аның ни зыяны бар соң? Минем дүрт яшьлек оныгым Тимур бүләк алып кайткач: «Кыш бабай – чын, ә Кар кызы чын түгел, Алсу апа», – диде. Таныш булмаса, Кар кызы да чын булыр иде.
Май аенда өйләнү дә ярамый, имеш. Моны бер урыс кешесе көлеп, «маяться будешь», дигән дә, бу ышану шуннан киткәндер инде.
Читтән кайткан мәетне авылга кертсәң, аның артыннан кеше үлә диләр. Моңа да ышанучылар бик күп. Шушында яшәүче берәү үлгәч, аның артыннан ук тагын берәр кешенең үлү очраклары күп югыйсә. Алар турында әйтмиләр. Бу бит инде Аллаһы Тәгаләне узу була. Әйтелә бит, Аллаһы Тәгалә ихтыярыннан тыш агачтан яфрак та селкенми, диләр. Үтерүче дә, тергезүче дә Ул.
Мондый ырым-шырымнарны бик күп санап була. Аларга ышанып, үзебезгә үзебез зыян китермәсәк иде.
Салих ЗИННӘТОВ,
Зәй районы, Аксар авылы
Комментарии