- 18.12.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023, №49 (13 декабрь)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
(Охшаш тема 9нчы биттә)
Тарих «сыра синдромы» дип аталган очракларны белә. АКШ, Япония һәм Польшада яшәүче берничә ир-ат ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать иткән. Табиблар пациентларны алдашуда гаепли, чөнки табибка исереп киләләр. Ләкин, тикшерү сәер хәлнең спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйләнешле түгеллеген ачыклаган: организмда спирт үзеннән үзе синтезлана ала икән. Ул спиртның махсус төре түгел, шул ук гадәти спиртлы эчемлекләр кебек үк, әмма ашказаны-эчәк трактында гына җитештерелә. Зарлар да типик: баш әйләнү, күңел болгану, баш авырту һәм хәтта характерлы ис. Баксаң, күзәнәкләр шулай ук «эчәргә» ярата икән. Эндоген алкоголь, ягъни этанол, биохимик реакцияләр вакытында организмның үзендә хасил була. Кечкенә дозаларда бу матдә төп эчке органнар һәм тукымалар күзәнәкләрендә бар. АКШ галиме Анатолий Антошечкин тикшеренүләр үткәреп, кеше организмындагы барлык төр күзәнәкләрдә алкогольдегидрогеназ һәм ацетальдегиддегидрогеназ барлыгын ачыклаган, аларны хәтта нейроннарда (нерв күзәнәкләрендә) тапканнар.
АЛКОГОЛЬ БАР – ЭНЕРГИЯ ДӘ БАР
Эчке алкоголь кеше организмының һәр күзәнәге өчен мөһим, бу инде расланган факт. Ул синтез процессларын көйли, энергия формалашуда һәм аны таратуда катнаша, серотонин, дофамин, эндорфиннар кебек бәхет гормоннарын җитештерүдә катнаша, ягъни ансыз кеше үзен бәхетле һәм канәгать хис итмәячәк. Моны алкоголь бар – энергия бар, дип тә аңларга була.
Әлбәттә, янәшәбездә сәер кешеләр җитәрлек: аларга бәхет өчен барысы да бар кебек. Әмма ул һәрчак канәгатьсезлектә, депрессиядә, җанын кая куярга белми – тормышта үзенә урын таба алмый интегә. Кырыйдан караганда эше дә бар, акчасыз да түгел... Менә монда галимнәр, бу кешедә берничә грамм эчке алкогольнең җитмәве булырга мөмкин, дип белдерә. Ул сәламәт кешедә көн саен һәрдаим җитештерелергә тиеш.
Эчке алкоголь кискен стресслы аеруча мөһим мизгелләрдә һәм кешенең уңайсыз шартларга яраклашуында мөһим энергия чыганакларының берсе. Journal of Analytical Toxicology журналы кызыклы тикшеренү нәтиҗәләрен игълан итте: кешенең үз психик халәте эндоген этанол җитештерү дәрәҗәсенә йогынты ясый икән. Кеше кискен стресс хәлендә калса, көчле тискәре эмоцияләр кичерсә, артык зур физик көчәргәнештән һәм артык туңган очракта да кандагы эндоген спирт күләме кими. Ә организм өчен кирәкле кандагы спиртның күләмен һәм сыйфатын уңай эмоцияләр һәм хәтта гашыйк булу халәте белән мөстәкыйль стимуллаштыра алабыз.
Кеше сәламәт һәм тыныч булганда, аның организмындагы эчке алкоголь дәрәҗәсе 0,01 промилледән артмый. Моның өчен организм бер тәүлеккә 10 грамм чиста этил спирты җитештерә.
Америка галимнәре шикәр диабетының кандагы этанол дәрәҗәсенә йогынты ясый алуын ачыклаган. Табиблар озак вакыт үткәргән күзәтүләрдән күренгәнчә, шикәр авырулы кешеләрнең канында алкогольнең күләме югары саклана: 0,2-0,3 промилле, хәтта 0,4 промиллегә җитәргә мөмкин. Әмма бу очракта җитештерелгән спирт зыянлы процессларга сәбәпче була ала.
Организмда аерым ризыклар ашаганнан соң шартлы эндоген спирт та җитештерелә ала. Мәсәлән шоколад, төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимеш, кефир аркасында. Менә ни өчен шоферлар кефир, квас эчәргә курка, һәм дөрес эшлиләр. Кайбер ризыклардан соң, кеше организмы өстәмә берничә грамм этанол җитештерү өчен компактлы «мини-завод»ка әйләнә.
Мин әлеге яңалыкны бик күптәннән укыган идем инде. Бу хакта әйткәч, әңгәмәдәшләрем аптырап кала һәм урынлы сорау туа: эчке «мини-завод» эшчәнлеген тыштан «өстәп» көчәйтергә кирәкмиме? Бәлки, безнең «эчке дәрәҗәбезне» ныгытып, без тагын да энергиялерәк һәм хәтта бәхетле булырбыз?
Галимнәрнең җаваплары анык: организмга әзер алкоголь күбрәк кергән саен эчке «мини-завод» аксый башлый. Ә тышкы алкоголь организмга уңай тәэсир итми һәм файдалы функцияләрне көйләүгә булышмый, беркемне дә суперменга да әйләндерми. Кеше, киресенчә, имгәклеккә илтүче чоңгылга гына авыша башлый. Шешәдәшләр белән күңел ачкан берничә сәгать вакыттан соң, тоташ күңел төшенкелеге, нерв киеренкелеге башлана. Бу инде артык кәефләнеп утырганда өстә телгә алынган бәхет гормоннары «янып» беткән дигән сүз, кеше шушы бәхет гормоннарын сагынып яңадан шешәгә үрелә, «баш төзәтә»... Шул рәвешле ул шешә төбенә төшеп утырганын сизми дә кала. Һәм эчке «мини-завод» эшләүдән туктый, организм тышкы спиртны гына көтеп тора башлый. Сәрхушнең эчәсе килү теләген шулай гади итеп аңлатырга мөмкин. Шуңа күрә эчке резервларны барларга, организмны ялкауландырмаска тырышырга кирәк. Аракысыз да кәефләнеп, күңелле яшәп, аралашып, күңел ачып була. Һәм бу эштә үз «мини-завод»ыбыз булыша. Алкоголь хәрам дип коты чыгып торган дин әһеленең дә организмында ул бар. Һәм ул кирәк. Тыштан акча исраф ителеп сатып алынган хәрам өстәлмәгәндә әлбәттә.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Ачык Интернет чыганаклар ярдәмендә
Комментарии