Гыйбрәтле төшләр

Дустым күргән төшләрен сөйләгәннән соң, башта ышанмыйча озак уйлап тордым. Мин аны барча кешегә дә җиткерергә телим. Дустым Гайсәгә 30 яшь тирәсе. Төшләрен сүзен-сүзгә язам, чөнки дин әһелләре аңа үзе күргәнчә сөйләргә кушкан.

БЕРЕНЧЕ

Төшемдә ниндидер бер кайнар тоннель аша очам, кинәт өстә яктылык күрдем. Шунда килеп чыккач, тоннель торба ише әйбердән ярты метр биеклеккә үләнгә бастым һәм исем-акылым китеп тирә-якка карадым. Андагы матур табигатьне, яшел төсне беркайчан да күргәнем юк иде. Каршымда бизәкләнеп эшләнгән бик матур капка тора.

Шул вакыт яныма актан киенгән, ләкин үтә күренмәле бер ир кеше килеп басты, барып капканы ачты. Мин эчкә кердем, ул бакча һуш китмәле иде. Анда күз күрмәгән җиләк-җимеш үсә, арада җир йөзендә күренмәгән төрле-төрле кошлар сайраша иде, шушы җиләк-җимеш арасында ап-ачык итеп хөрмә күрдем. Кинәт теге актан киенгән кеше телгә килде:

– Менә үз күзләрең белән күрдең, хәзер ышандыңмы инде җәннәт барлыгына. Кайткач, күргәннәреңнең барысын да җирдәгеләргә сөйләрсең, – диде һәм юк булды.

Мин куркып: “Моннан ничек кайтырмын соң?” – дип кычкырып сорадым. “Күзеңне каты итеп йом һәм артыңа борылып карама”, – дигән тавыш ерактан ишетелде. Шуннан соң мин кинәт куркып уянып киттем.

ИКЕНЧЕ ТӨШ

Ураза ае башланган иде. Беренче төшне күргәнемә 6 ай узган.

Кичен бик озак йоклый алмыйча яттым. Кинәт тәрәзәдән нур төште. Сукмак буйлап ике кеше килде. Алар миннән: “Күккә менәсең киләме?” – дип сорады. “Мин сезне төштә генә күрәм бит”, – дип җавап кайтардым. “Юк, төштә түгел, без чынлап та, синең янга төштек”, – диделәр. “Мине кире кайтарып куйсагыз гына сезнең белән барам”, – дидем. Алар мине йокы күлмәгеннән алып китте. Күтәрелгән саен, миңа салкын була башлады. Шунда туңганымны сизеп, өстемә челтәргә охшаган үтә күренмәле ак материал япма яптылар. Без өскә менгән саен, Җир шары кап-кара булып артта калды. Тәмуг янына алып барабыз диделәр. Ә мин исә: “Тәмуг, чынлап та, бармы?” – дип сорадым.

Алда кызыл түгәрәк шар күренде. Аның янына ук барып җитә алмадым. Чөнки бик каты эссе бәрә иде. Үзе казанга охшаган, ә эчендә быгыр-быгыр кызыл ут кайный. Аннан төрле-төрле авыр, газаплы авазлар ишетелә иде. “Менә тәмуг шушы була инде. Әгәр тагын бер гөнаһ эшләсәң, син дә шушында булачаксың”, – диделәр.

Мин куркып елап җибәрдем. Нинди гөнаһ икәнен сорадым. Алар бер сүз әйтмичә, мине кире кайтарып куйды. Ул гөнаһның нәрсә икәнен белә алмый калдым.

ӨЧЕНЧЕ ТӨШ

Монысын ике ел вакыт үткәннән соң күрдем. Без туганым белән икәү бер бүлмәдә торабыз. Аның белән җитәкләшеп бер иске шәһәр хәрабәләре арасында йөрибез. Күк йөзе аяз, тирә-якта безнең кебек үк кешеләр күп. Кинәт кенә күк йөзе караңгыланып китте һәм җир тетрәргә тотынды. Җирдә зур ярыклар хасил булды. Кешеләр аска төшеп китә башлады. Бу шулкадәр куркыныч иде, без сыеныр урын эзләп алга таба йөгердек. Зур бер чокырга килеп төштек. Ниндидер бер көч безне аннан этеп чыгарды. Без яңадан алга таба торып йөгердек. Алда күренгән бер сарайга килеп җиткәндә, кинәт күк йөзе ярылып, ак киемле бер кеше пәйда булды. Йөгереп сарайга кердек. Кешеләр һаман да шул ярыкларга егылып төшә иде әле.

Бу төштәге күренеш кинога охшаган иде. Шулвакыт актан киенгән кешебез кинәт телгә килде: “Күрдеңме, бу ахырзаман була, онытма, һәрчак исеңдә тот, ләкин курыкма, мин сезне алып чыгам”, – диде. “Без сарайдан чыксак, үлмәбезме?” – дип сорадым. Сарайдан чыктык. Алда бик зур урман пәйда булды. Аннан төрле-төрле җәнлекләр, аларга ияреп күп кеше чыга. Без дә иярдек. Кая барганыбызны белмибез. Куркып уянып киттем.

Шушы хәлләрдән соң мин озаклап уйладым һәм мәчеткә бардым. Ә дин әһелләре исә әлеге төшләр турында кешеләргә сөйләргә кушты.

Бу нәрсә? Аллаһы Тәгалә безне ак юлга басарга өндиме? Әллә инде ата-ана – ул-кызны, балалар ата-ананы белмәгән заманда акны-караны аермыйча төкереп яшәүләрен кисәтүеме? Бу турыда бөтенебез дә чынлап торып уйлыйк әле. Әллә инде безне алда ахырзаман көтәме?

Азат МӨХӘММӘТҖАНОВ

Серле дөнья

Күрәзәче, багучы, дип сөйлибез. 1993 елларда оча торган тәлинкәнең каян килгәнен белгән кеше юк иде. Ә халык телендә җен-пәри, шайтан дип кенә йөрде. Әллә нинди тирән гыйлемле кешеләр дә аларның чынбарлыкта булуын исбатлый алмый. Бу серле дөнья маҗаралары уйлап чыгарылган нәрсә түгел, ә чынбарлык.

Алты баламнан исән калган кызым Әлмәттә яши. Шунда тормышта. Кич йокларга яткач, төн уртасында торган да: “Мин әтиләргә менеп төшим әле”, – дип чыгып киткән. Кода-кодагый: “Кызым, йөрмә, машиналар бәрер”, – дип борчылып калган.

Аннары кызым: “Йоклаганда башы бик кечкенә, канаты зур булган кап-кара кош өстемә килеп ятты. Мәет бардыр дип бик борчылып, куркып төне буе йөреп чыктым”, – ди. Иртән кияү төп йортка керсә, кода – бер, кодагый икенче караватта ята икән. “Бу әни кергәч тә эндәшә торган иде, каты йоклый, ахры”, – дип караса, үлгән булган. Менә кара кош нинди хәбәр җиткергән. Кызым шул вакытта каты куркып, йөрәк авыруы алды. Менә серле дөнья!

1993 елларда оча торган тәлинкә дидек. Ул Әлмәт ягында да булган. Шул ук кызым балалар укыта иде. Мәктәп белән өй арасы бик якын. Балаларга дәрес биргәндә, ун минутка гына дип урамга чыкса, көндезге сәгать 11 туларга 10 минутта тәрәзә каршындагы биек агачта бик зур түгәрәк тәлинкә эленеп тора, ди. “Күзем йомылды, юкка чыккан төсле булдым. Уянып китсәм, үземне бер тәүлек йоклагандай хис иттем. 10 минут йоклаганмын. Теге тәлинкә дә юк иде инде. Мәктәпкә кергәч, сөйләгән идем, ышанмыйлар”, – ди.

Шуннан бер атна да үтмәде, кызым 3 класста укучы улы белән йокларга яткан. Малай әнисеннән су сораган. Иртән уянгач: “Әни, син үзең йоклыйк, дисең. Ә мин су сораганда, урыныңда юк идең инде”, – дигән. Әнисе исә: “Мин төш дип белдем. Форточкадан алып чыктылар. Алып китмәгез, минем улым бар, дидем. Шуннан соң кайтарып куйдылар. Шул вакыт булгандыр ул. Мин бер җиргә дә бармадым. Ул вакытта мине үз авылыма алып кайтып өебез түбәсендә әйләндереп йөрттеләр, эчкә алып кермәделәр. Авыл йокыга талган иде”, – диде. Андый хәлләр килеп чыга икән. Беркем дә әмер бирә алмый. Аллага тапшырдык. Ниләр генә юк бу дөньяда. Кеше көрәшә алмый торган нәрсәләр бик күп.

Әминә ГАЛИЕВА.

Әтнә район, Түбән Шашы авылы.

Комментарии