Нәрсәгә шулай – беләсем килә

Бу язманы язасым килеп, бик күптәннән уйланып, хыялланып йөрим инде. Болай уйланып йөрүемә 10-15 ел гына бардыр.

Моннан 21 ел элек безнең кече улыбыз Казан төзелеш университетына укырга керде. Бер ел укыгач, 2002нче елның 2нче июлендә практикага дип барган вакытта Казансуда су коенганда батып үлгән иде. Бу хәл Горький исемендәге парк астындагы пляжда булды.

Минем язарга теләгәнем менә нәрсә – унтугыз еллап мин улымның йөзен күз алдыма китерә алмыйм. Бөтенләй килми ул минем күз алдыма. Нәрсәгә шулай булгандыр, әйтә алмыйм. Югыйсә кемне уйласам, шуның йөзе күз алдына килә. Кечкенәдән бергә уйнап үскән дусларымны, авылдашларымны, әби-бабайларны, туганнарымны, әниемне – барысының да йөзләрен хәтерлим. Хәтта армиядә өч ел бергә хезмәт иткән иптәшләремнекен дә... Ә үз улымныкы килми күз алдыма. Баштагы беренче елны ул төшемә кергәләде, аннары ул да бетте. Мин бит аның турында гел уйланып, искә төшереп йөрим. Машинамда аның студент билеты саклана, анда фотосы да бар. Гел шуңа карап сөйләшеп йөрим. Элегрәк төнлә уянып, улым турында уйланып, тырыша торгач йөзен күз алдыма китерә башлыйм да, үземә бик авыр була торган иде. Нишләп шулай икән ул? Бәлки, «Безнең гәҗит»нең берәр укымышлы кешесе шушы сорауга дөрес җавап бирер? Бик беләсем килә, ник улымны күз алдыма китерә алмыйм соң? Могҗиза бит бу.

Исемем редакция өчен генә

Комментарии