Җен башка, пәри башкамы?!

Чыннан да, җен башка пәри башкамы, җәмәгать? Күп кенә басмаларда: «Җен башка, пәри башка» дигән җөмләләр еш күренә. Минемчә, җен белән пәри икесе дә берүк нәрсәне аңлата бит. Ә менә «Җен башка – иблис башка» яки «Җен башка – шайтан башка», – дип сөйләсәң, дөресрәк буладыр, мөгаен.

«Җен фәлән дип сөйләшүләр,

Искеләрдән калган ул.

Сөйләве яхшы күңелле

Шагыйранә ялган ул» – дип яза «Сабыйга» дигән шигырендә «почти» коммунист, «Бөек Ватан сугышы елларында «иҗат иткән» бөек Тукаебыз (Чаллыдагы патриотик тәрбия белән шөгыльләнүче мәгариф идарәсе оештырган конкурсны искә алып, ред.иск.).

Менә шушы һәм тагын берничә шигыре өчен аны дингә ышанмаучы атеист итеп күрсәтмәкче була безнең кайбер «акыллыбашлар».

Сүз башы бит Шүрәле дигәндәй, Тукайның «Бөек Ватан сугышы елларындагы иҗатын» өйрәнүне башка вакытка калдырып торып, аның бу «Сабыйга» исемле шигырен карыйк әле. Мин аның иҗатына бәя бирергә, тикшерергә җыенмыйм. Чөнки моңа минем белемем дә, кыюлыгым да җитми. Кайбер аңлап бетермәгән нәрсәләрне аңларга тырышып кына маташам. Тукай бит инде мәдрәсә тәмамлаган, бик белемле кеше буларак, җеннәрнең безнең белән бер дөньяда яшәгәннәрен белгән булырга тиеш. Җеннәр бит инде Адәмгә (г. с.) кадәр үк ничәдер мең еллар элегрәк уттан яралтылганнар. Бу турыда Коръән Кәримдә ачыктан-ачык әйтелә. Алар арасында мөселманнар һәм мөселман булмаучылар барлыгы да билгеле. Аларның кешегә зыян салу мөмкинлеге турында да әйтелә. Аларга каршы торырга аерым догалар да иңдерелгән бит. Аннары аның күп кенә шигырьләрендә «Ходай», «Ходам» исемнәре кулланыла. Ә хәзерге дин әһелләре ул исемне кулланмаска куша. Аллаһы Тәгаләнең андый исеме юк, диләр. Менә шуларны укыйм да, кайчакта шикләнеп тә калам.

Ә менә җеннәрнең барлыгына мин ышанам. Чөнки минем аларны күргәнем дә, халык телендә җенле урын дип йөртелгән җирдә адашып йөргәнем дә булды. Узган гасырның 1960нчы елларында безнең Буа районы «Коммуна» колхозына ярдәмгә тракторлары белән тракторчылар килде. Дүртесен безгә фатирга керттеләр. Көз. Туңга сөрү вакыты. Шуларга кичке ашны илтү безгә йөкләнелде. Болар авылның көньяк-көнчыгыш ягында – Зөя елгасы белән Ишми елгалары арасында урнашкан кырда эшли иде. Энекәш белән без көзнең бер көнендә аларны ашатып, кырлар аша гына авылга кайтып барабыз. Ындыр табагын, келәтләрне узып, Зөягә коючы «Бәйрәм» елгачыгына җитеп киләбез. Инде эңгер-меңгер, караңгы төшә башлады. Шунда Иске Лащы (безнең Кильдураз авылы белән тоташкан, бер шоссе гына бүлеп тора) ягыннан бер төркем егетләр-кызлар килеп чыкты. Куллары белән тотынышып, бер рәткә тезелгәннәр. Барысы да 18-20 яшьләрдә кебек тоела. Киемнәре дә, төс-битләре дә авыл яшьләренә охшамаган. Дулкын кебек, безнең якка иелә-бөгелә чабып киләләр. Аннары бөгелә-сыгыла кире китәләр. Үзләре һаман безгә якынаялар. Сөйләшмиләр. Музыка да ишетелми. Ләкин ниндидер хис безне алар янына барырга чакыра. Башта без катып калдык, аннары әнкәйләр өйрәткән догаларны кычкырып укый-укый, авылга йөгердек. Әгәр юлдан барган булсак, аларның нәкъ каршыларына килеп чыга идек. Аллаһы Тәгалә безне шулай саклап калгандыр инде. Өйгә кайтып кергәндә безнең төсләребез качкан, бөтен дөньябыз калтырый иде. Безне башка аш илтергә җибәрмәделәр. Әти-әнкәйләрнең сөйләве буенча, ул урыннарда теге заманнарда зур сугышлар булган. Чөнки Зөя ярлары буенда ындыр табагын төзегәндә бик күп кеше сөякләре табылган.

Тагын бер очрак. Мин армиягә кадәр 1970нче елның кыш айларында тракторда эшләп алдым. Бер көнне безне җиде-сигез авыл ирләре белән Чувашиянең Таяба авылына тегермәндә ак он тарттырып кайтырга җибәрделәр. Тракторга чана тагылган. Ирләр толыплар киеп, чанада бара. Без өлкән тракторчы белән кабинада. Кайтырга чыктык. Ирләр бераз эчеп алгач, толыпларына төренеп йоклап киткәннәр. Өлкән тракторчы да изрәп йоклап китте. Тракторны мин алып кайтам. Мин яшь, мондый юлларга беренче генә чыгуым. Безнең юл Ташкичү авылы янында урнашкан урманлык яныннан уза. Бу «Яу кырылган» дигән атаклы урын. Явыз Иван гаскәрләре белән безнекеләрнең соңгы тапкыр сугышкан җире диләр. Шунда килеп җиттек, урман шәйләнә башлады. Барам-барам, һаман бер трактор эзенә киләм дә чыгам, киләм дә чыгам. Киңәшергә дә кеше юк, барысы да йоклаганнар. Ә бит мин юлны күрәм, туп-туры барам кебек. Төн аяз, ай яктырта. Шунда кемдер тәрәзәгә кар кисәкләре ата башлады. Артка карасам, безнең белән барган Наил абый чанадан төшкән дә, тракторга таба чаба-чаба кул болгый. Ул мәрхүм чукрак иде, ишетми дә, сөйләшә дә алмый. Ә акылы... галимнәр акылы бар иде анда. Ул мине туктатып аңлата башлады. Куллары-бармаклары белән күрсәтә. Мин адашып, бер урында әйләнеп йөрим икән. Ул трактор алдына басып, чаба-чаба куллары белән юлны күрсәтеп бара. Шулай 150 метрлар узып, юлга чыгып, тиздән Үгез Куагы дигән авылга килеп җиттек. Аннары үзебезнең Кильдураз авылына кайтып кердек. Ә чанадагы ирләр бернәрсә дә белмичә калды. Сөйләгәч, исләре китте. Ул урында бик күпләрнең шулай адашып йөргәннәре булган икән.

Менә шулай, җәмәгать, җеннәрнең барлыгы-юклыгы турында бәхәсләшеп тә ятмаска кирәк, алар бар.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии