Көзге хикмәтләре: ышаныргамы-юкмы?

Көзге хикмәтләре: ышаныргамы-юкмы?

– Күршемнең йокы бүлмәсендә идәннән түшәмгә хәтле зур көзге тора. Шул бүлмәдә йоклый ул, үзе гел: «Иртән хәлсезләнеп торам», – дип зарлана. Үзенә 53-54 яшь тирәсе генә әле. «Торып, бераз йөргәч, хәл керә», – ди. Мин аның хәлсезлеген йокы бүлмәсендә шул зур көзге булуы аркасында түгел микән дип шикләнәм. Элек кайдадыр укыганым да бар иде: имеш, көзгегә ачуланып карарга ярамый. Көзгенең кеше энергиясен суырырга сәләтле булуы, «хәтер саклавы» турында да ишеткәләдем. Көзге хикмәтләре турында тулырак итеп яза алмассызмы икән?

Галия АРСЛАНОВА,

Казан шәһәре

Хәзер бөтен җирдә көзге: транспортта, лифтта, бәдрәфтә. Өйдә уч төбе хәтлесеннән алып, идәннән түшәмгә хәтле сузылганнары да бар. Хәтта йокы бүлмәсенең түшәменә көзге куйдыручылар очрый. Хатын-кыз сумкасын көзгедән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ир-атлар да, бер дә булмаса, машина көзгесенә булса да күз төшерми калмый.

Шул ук вакытта көзге белән бәйле ышанулар, ырым-шырымнар да тормышыбызда тулып ята. Ватык көзгегә карарга ярамый, ачуланып карау, икәү бергә карау тыела, бер чыгып киткәч кире әйләнеп керсәң, көзгегә тел күрсәтергә кирәк… Кайберәүләр театр, концертка барса, андагы көзгегә карамый: янәсе кеше күп йөргән җирдә көзгегә тискәре энергия сеңгән була. Кунакка барганда кесәсенә, тышка каратып, көзге тыгып баручылар да очрый – күз тимәсен өчен, имеш. Көзге каршында ашасаң – матурлыгыңны «ашыйсың», йокласаң – йокың туймый, йөкле хатын еш караса – баласын авырдан таба, сабый еш караса – күз тия. Боларга юл куймас өчен, халык «им-том»ын да уйлап тапкан: мәсәлән, кемнәндер көзге алып торсаң, кире кайтарганда берничә тапкыр өреп кайтарасы. Бу хорафатлар буыннан-буынга күчеп килә. Бала әдәби әсәрләр укып та көзгенең сихри көчкә ия булуына ышана башлый. Әнә, Пушкин әкиятендә патшабикә «кем матуррак?» дип көзгесе белән сөйләшә. Льюис Кэрроллның Алисәсе көзге артындагы тылсымлы дөньяга килеп эләгә…

Кешенең иң беренче көзгесе су өслеге була. Борынгы Рим шәһәре Помпеи җирләрендә казу эшләре алып барганда, археологлар һәр йорт ишегалдында диярлек мәрмәр белән каймалап алынган кечкенә генә бассейннар булганын ачыклый. Алар коену өчен түгел, хатын-кызлар шуңа карап, чәчен-башын төзәтсен өчен ясалган икән.

Беренче пыяла көзгеләр Римда барлыкка килә. Алар бик кечкенә була һәм кыяфәтне карар өчен түгел, бөти һәм бизәнү әйберсе буларак кулланыла. Көзге ниндидер сихри көчкә, тылсымга ия, ул теге дөньяга күчеш юлы, дигән фикерләр шул заманнардан ук килә. Ә инде без белә торган көзге урта гасырда Голландиядә күпләп җитештерелә башлый.

Борынгы Русьта да көзгеләргә шикләнеп караганнар. XVII гасырга кадәр көзгене кешегә күрсәтеп кую булмаган. Аны йә сандыкта саклаганнар, йә япма белән каплап куя торган булганнар. Явыз Иван бозымнардан бик курка торган була һәм соңгы (җиденче) хатыны Мария Нагай өчен көзгене сукырлардан ясаттыра. Ник дигәндә, көзге кеше күзеннән бозым «йоктыра», аннары ул башкаларга күчә дип ышанганнар бит. Шуңа күрә хатын-кызларга күрем вакытында, йөклелек чорында һәм бала тапканнан соң берничә атна көзгегә карау тыелган.

ИСЛАМ ДИНЕ НӘРСӘ ДИ?

Кайберәүләр көзгегә бәйле «ярамыйлар»ны ислам дине шулай куша дип аңлата. Мәсәлән, ислам дине буенча, көзге каршында йокларга, өйдә ватык көзге сакларга яки аңа карарга, көзгеле бүлмәдә намаз укырга ярамый икән. Югыйсә, Коръәндә дә, бер генә хәдистә дә моны раслый торган сүз тапмассыз. Чынлыкта, болар барысы да – хорафат, юк-бар сүз. Билгеле булганча, хорафатка ышану мөселманның иң зур байлыгына – иманына зыян китерә. Иман белән хорафат – берсен-берсе юкка чыгара торган төшенчәләр. Ислам дине буенча, иманлы булуның бер шарты – тәкъдирнең Аллаһы Тәгаләдән икәненә ышану. Ә көзге ватылса (тоз түгелсә, юлыңны кара мәче киссә һ.б.) бәхетсезлек була дип уйлау моңа каршы килә. Гомумән, исламда гына түгел, христиан динендә дә, иудаизмда да көзгегә кагылышлы тыюлар юк.

Хорафатлар мәҗүсилектән килә. Әйтик, борынгы заманда көзге кеше энергиясенең бер өлешен үзенә ала дип санаганнар. Кайвакыт көзгегә караганда кеше кәефсез, ачулы, үпкәле дә була һәм, көзге ватылгач, аның шул тискәре энергиясе тышка чыга, гаиләдә күңелсез хәлләр башлана, дип ышанганнар. Шуңа күрә ватык көзгегә карамаска тырышканнар. Икенче риваять тә бар. Кешенең көзгедәге чагылышы – аның җаны дип белгәннәр. Чагылыш, ягъни көзге ватылгач, җан интегә, ә кеше җитди авырып китәргә яки үләргә мөмкин, янәсе. Мондый хорафат барлыкка килүнең гамәли сәбәбе булуы да ихтимал, ди белгечләр. Борынгы заманда көзге кыйммәт йөргән һәм тиз ватыла торган булган. Сәүдә итүчеләр моннан үзләренчә файда алырга теләгән, «ватылган көзгегә карау – бәхетсезлеккә» дигән уйдырма таратканнар. Хәзергечә әйтсәк, маркетинг юлы була инде.

Көзге каршында намаз уку да диндә тыелмый. Ләкин мөселман бөтен күңеле белән гыйбадәткә бирелгән булырга, игътибарын бернәрсә дә читкә юнәлтмәскә тиеш. Көзгегә күз төшсә, үзебезне карый башлыйбыз бит, ягъни игътибар читкә юнәлә, буталып китәргә дә мөмкин – бу «ярамый» шуны булдырмас өчен уйлап чыгарылгандыр, мөгаен. Шуңа күрә көзгеле бүлмәдә намаз кылырга туры килсә, көзгегә карамаска, күзләрне аска төшереп укырга киңәш ителә.

Өйдә мәет булса, көзгеләрне, чагылыш төшә торган өслекләрне каплыйлар. Бу да хорафат. Моңа әллә нинди мәгънәләр салмаска кирәк, бик каплыйсыгыз килсә, һаман да шул игътибарны җеназадан читкә юнәлтмәсен дип кенә капларга була.

КӨЗГЕ… КУРКЫТА

Көзгедән чын-чынлап куркучылар да бар. Әлеге куркуны фәнни телдә эйсоптрофобия яки спектрофобия дип атыйлар. Аннан интегүчеләр көзгегә караудан, анда үз чагылышын күрүдән шүрли. Психоаналитиклар аңлатуынча, күпчелек очракта спектрофоблар үз-үзләрен танып белүдән курка, шул рәвешле көзгегә караудан да котлары очып тора. Мондый кешеләр чынбарлыктан, җаваплылыктан, үз-үзләрен яратудан качарга тырыша икән. Ә кайбер очракта спектрофоблар үз чагылышыннан түгел, «көзге эчендә яшәүче»дән шүрли. Көзге – параллель дөньяга портал, дигән эчтәлектәге китаплар укудан, фильмнар караудан (ә аларны чыгарып кына торалар), яисә өлкәннәр куркытканнан да фобия барлыкка килергә мөмкин.

Көзгедән куркуны кешенең кылануы дип түгел, психик тайпылыш дип карарга һәм, җитди очрак булса, психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай да спектрофоблар, гадәттә, куркулары белән үзләре генә дә көрәшә ала. Әйтик, көзгегә карамаска тырыша. Карарга туры килсә дә, берәрсен яныңда сөйләштереп, игътибарыңны башка нәрсәгә юнәлтеп торырга мөмкин – бу да булыша, диләр. Тагын бер ысул – көзгегә карашны үзгәртү. Психотерапевтлар монысын спектрофобларга гына түгел, бөтен кешегә дә киңәш итә. Йокыдан торып, көзге каршына килеп басуга без нәрсә эшлибез? Кыяфәтебезне карый башлыйбыз (ә йокыдан торуга анысы нинди булсын инде?!). Яңа җыерчык яки бетчә чыккан булса, хафага калабыз. Моның урынына көзгедәге үзеңә карап елмаерга, хәерле иртә һәм уңышлы көн теләргә, мактап алырга кирәк.

Бер кызыклы мисал: полководец Александр Суворовны спектрофоб дип әйтеп буладыр, чөнки ул көзгеләрне өнәп бетермәгән. Аның үз өендә дә, ул барган башка йортларда да көзгене йә алып, йә калын тукыма белән каплап куя торган булганнар. Әгәр инде очраклы гына көзгегә күзе төшсә, ул тизрәк күзләрен йома, борынын җыера, йөгерә торган булган һәм тизрәк бу бинадан чыгып китәргә ашыккан. Аның бу гадәтен замандашлары да белгән. Мәсәлән, алман язучысы Гофманның «Яңа ел төне маҗаралары» дигән повестенда көзгедән куркучыны, шаяртып, «генерал Суворов» дип атыйлар.

Кыскасы, көзге белән бәйле хорафатлар, ышанулар бихисап. Ләкин ул риваятьләр, ышанулар буш урында гына барлыкка килми бит. Бәлкем укучыларыбыз арасында да нидер ишетүчеләр, хәтта көзге белән бәйле берәр серле вакыйгага юлыгучылар бардыр. Языгыз, уртаклашыйк, ә без бу серле бәяннәргә аңлатма бирә алучыларның фикерләрен дә өстәп, укучыларыбыз хозурына тәкъдим итәрбез.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии