Карлы әкият чоры

Карлы әкият чоры

Газетабызның 20нче декабрь санында шул исемдә Әгерҗе шәһәре үзәгендә ясалган кар сыннары турында репортаж тәкъдим итеп, укучыларыбызга да үзләре яшәгән төбәкләрдә ясалган кар сыннарын төшереп җибәрүләрен сораган идем. 

Редакциябезнең 89270390353 ватсап номерына Буа шәһәреннән Рашат Җәләлиев бик матур ике рәсем җибәргән. 
Кайбыч районы Кече Мәми авылы урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары ясаган яшел аждаһа. Класс җитәкчесе Тамара Охотникова, ул сынның авторы да.
Ак зур сынның авторы Козина Людмила Владимировна, ясаучылар шул ук классның әти-әниләре. Сүз уңаенда әйтик, Людмиланың былтыр 22 яшьлек улы Украинада һәлак булды.
Бу рәсемнәрне миңа сабакташым Тамара җибәрде, бергә Тәтештә педучилищеда укыган идек, дигән газета укучыбыз.
 

Ә менә бу сынны безнең даими авторыбыз Хәниф ГӘРӘЕВ ясаган. Бабасы ясаган пошины оныгы Юлия печән белән «сыйлый». Бабайга 76 яшь, дип тә өстәгән ул.

Комментарии