Коронавирус һөҗүме: «Әнине кире кайтарып булмый»

Коронавирус һөҗүме: «Әнине кире кайтарып булмый»

Арча балалар сәнгать мәктәбендә эшләгән Заһидә апа Гайфуллинаны белмәгән кеше сирәктер. Үз эшен сөюче, аңа тугры булучы, һәр укучысын баласы итеп кабул итүче дип сыйфатлыйлар аны. Үз эшенең остасы дип тә өстиләр. Шундый актив, һәрчак елмаеп торган 56 яшьлек Заһидә апаны 14нче гыйнвар көнне бакыйлыкка күчәр дип кем уйлаган?..

ВАКЦИНА ЯСАТКАН БУЛГАН

Заһидә Гайфуллина – бөтен гомерен музыкага багышлаган шәхесләрнең берсе. Кечкенәдән музыканы яраткан, музыка мәктәбендә укыган Заһидә апа булачак һөнәрен дә шул өлкә белән бәйли. Аның 1994нче елдан бирде Арча балалар сәнгать мәктәбендә эшләве дә очраклы хәл түгел. Хезмәттәшләре сүзләренчә, ул нәкъ үз профессиясен сайлаган. Заһидә апа күп еллар укучыларны баян һәм гармунда уйнау серләренә төшендергән, «Мирас» гармунчылар ансамбле оештырган.

– Заһидә Мингалиевна виртуоз музыкант иде, – дип искә ала хезмәттәшен Арча балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова. – Халык музыкасын да уйнады. Теләсәң романс та, сугыш еллары турында җыр да җырлый ала иде. Ул – зур хәрефле укытучы, үз эшенең остасы. Аның укучылары ел әйләнәсе республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда катнашып килде һәм беркайчан да буш кул белән кайтмады. Гел призлы урыннар яулыйлар иде. Шуңа күрә укучылар аны ярата һәм хөрмәт итә. Заһидә Гайфуллина тормыш сөючән, талантлы укытучы буларак истә калыр.

Заһидә апа гомер буе Арча балалар сәнгать мәктәбендә эшләп кенә калмый, үзен балаларны укыту-тәрбияләү, татар халкының мәдәниятен, музыкаль традицияләрен өйрәтүгә багышлый. «Аның кадәр көчле һәм тормыш сөючән кеше юктыр», – дип искә ала аны хезмәттәшләре.

– Узган елның декабрь аенда мәдәният идарәсе коронавирустан «Спутник V» вакцинасы кайтты дип хәбәр итте. Теләге булган һәр укытучы аны бушлай ясата ала, диделәр. Сәнгать мәктәбеннән биш кеше прививка ясатабыз дип, ризалаштылар, – дип сөйләде Гөлнара ханым. – Башта бөтен анализларны тапшырдылар. Нәтиҗәләр әзер булгач, вакцина ясадылар. Тик бишесенә дә түгел, икесенә генә. Өч кеше анализлары начар булу сәбәпле кадатмады. Алардан тыш, башка оешмалардан тагын 13 кеше вакцина ясатырга килгән булган.

Менә шул 15 укол кадатучының берсе Заһидә апа булган да инде. 21нче декабрьдә аларга вакцинаның беренче дозасын кадыйлар. Заһидә апа сәламәтлегеннән зарланмый, эшкә йөрүен дәвам итә. Өстәвенә, 25нче декабрьдә сәнгать мәктәбендә узган Яңа ел концертында оркестр белән чыгыш та ясый әле ул. Икенче көнне аның температурасы күтәрелә. Хезмәттәшләренә хәленең начарлануы турында хәбәр итә – шул көнне аны Арча больницасына салалар. Берничә көннән соң, хәле тагын да начарлана төшеп, комага китә. Шуннан аны Казанның йогышлы авырулар хастаханәсенә алып китәләр. Тикшерүләр аның үпкәсе 70 процент зарарланганын күрсәтә. Нәтиҗәдә, ике атна вакытын үпкәне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган килеш үткәрә Заһидә апа. Шул көннән соң аның белән элемтә югала һәм ул 14нче гыйнварда вафат була.

30нчы декабрь көнне өлкән яшьтәге укытучыларның ватсаптагы төркеменә Заһидә апа язган хәбәрне хезмәттәшләре кайтып-кайтып укыйлар, дип яза «Интертат». «Хәерле иртә, минем кадерлеләрем. Минем өчен бу иртә, чыннан да, хәерле. Сезнең белән шатлыкларым һәм борчуларым белән уртаклашасым килә. Улым музыка көллиятен тәмамлап, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керде. Үзем картлык көнемдә правага укыдым. Улыма шәхси автомобиль алдык. Миңа аның «Фольксваген»ы калды. Үзем рульдә йөрим. Грипптан прививка ясаттым. Үземне бар яклап саклап калырга теләдем. Шушы арада коронавирустан да прививка куйдырдым. Хәзер хастаханәдә ятам. Аллаһка шөкер, реанимациядә түгел. Гади палатада дәваланам. Көне-төне кислород маскасы астында. Кадерлеләрем, ковид – мәкерле авыру икән, нәкъ алтынчы көндә, организмымда антитәнчекләр ясалырга өлгергәнче, ул миңа китереп сукты. Прививка куйдырган 15 кеше арасыннан мине ошатып, сайлап алган. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», – дип яза Заһидә апа.

Аның соңгы сүзләре хезмәттәшләренең генә түгел, бердәнбер улы Рифатның да колагында яңгырый. Рифат әле һаман да әнисенең юклыгына ышана алмый йөри. Өстәвенә, әтисе Рафил дә бүгенге көндә больницада коронавирустан дәвалана икән. Аның үпкәсе 50 процент зарарланган.

Рифат – әнисенә охшаган. Заһидә апа кебек музыка юлыннан киткән, тынлы уен коралларында уйный. Башта сәнгать мәктәбендә укып чыкса, хәзер Казан консерваториясенең беренче курсында белем ала.

– Ул вакытта мин Казанда укуда идем. Прививка куйдырганын белдем. Тән температурасы күтәрелгәнен хәбәр итте. Гриппка каршы уколдан соң да шулай була бит, бу да гадәти хәлдер дидек. Озак тормады, хәле яхшыланды, эшкә чыкты. Хәле тагын начарланды, больницага салдылар. Арча больницасында комага китте, шуңа күрә Казанга күчерделәр. Берничә тапкыр үз аңына килеп алды. Табиблар да: «Хәле яхшыра инде», – диделәр. Тик… – дип сөйләде Рифат. – Гаиләбез тату иде. Аларның әти белән талашкан чакларын да хәтерләмим. Аллаһка шөкер, әтинең хәле әйбәт. Көн саен хәбәрләшеп торабыз.

КЕМ ГАЕПЛЕ?

Вируска каршы прививка кадату алдыннан, барлык укытучылар да тикшеренү узган. Ул чакта Заһидә апада коронавирусның бер билгесе дә булмаган, дип хәбәр итә сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Шуңа бәйле рәвештә аны вакцинацияләүгә керткәннәр. Димәк, укол вакытында Заһидә ханым сау-сәламәт булган дип фаразлый алар.

«Мессенджерларда хатын-кызның коронавирус прививкасыннан үлүе турында мәгълүмат таратыла. Бу – ялган. Үлеменең сәбәбе авыруның катлаулануы булды, ул вакцинация белән бәйле түгел, – дип аңлата ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат секретаре Рания Сабирова. – Вакцина тере вируска ия түгел һәм авыруны китереп чыгара алмый.

Исегезгә төшерәбез, коронавирустан вакцина ике тапкыр кертелә: башта пациентка беренче укол ясыйлар, икенчесе 21 көннән соң ясала. Беренче прививка коронавирустан яклауны гарантияләми. Икенче иньекциядән соң гына ике-өч атна дәвамында, озакка сузылган иммунитет формалаша, ди белгечләр. Иммунитетны формалаштыруның башлангыч этабы аша узганда, вакцинация курсы дәвамында пациентка җәмәгать урыннарыннан качарга, туңмаска һәм үз-үзеңне сакларга киңәш ителә.

Заһидә апаның туганнары да табибларны гаепләми һәм интернетта таралган мәгълүматка колак салмый. «Казан больницасыннан тикшерү нәтиҗәләрен юлларбыз, дигәннәр иде – баш тарттым. Хәзер әнине барыбер кайтарып булмый инде», – ди Заһидә апаның улы Рифат.

Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри. Аның кайчан һәм кемнең ишеген кагасы билгеле түгел. Шуңа күрә үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк, сәламәтлегебез турында кайгыртыйк. Үз чиратыбызда, Заһидә апа Гайфуллина гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз, Рафил абыйга тизрәк тернәкләнеп чыгуын теләп калабыз.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии