- 08.07.2026
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2026, №7 (июль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Китаплы балачагым турында «Минем мәктәп елларым» дигән язмамда сөйләгән идем инде, аның дәвамын сорап, күпләр мөрәҗәгать итте. Хәзер «уфаллалы» балачагым турында да язарга булдым, чөнки авыл баласы беркайчан да кулына китап тотып кына утырмый, аны мең төрле эш көтеп тора. Әмма, балачак бит, күңел барыбер уенга, урамга тарта, китапка тарта! Минем дә балачагым шулай эш белән уен арасында чабып үтте, кулымнан китап төшмәде. Ә «уфалла»ны мин 12-13 яшьләремдә сөйри башладым, без аның белән ерак басудан чүп үләнен ташый идек.
Әллә нинди заманнар булган инде – кукуруз арасыннан шул чүп үләнен җыярга ярамый иде! Һәм без кача-поса шунда котырып үскән чәнечкеле билчәнне, эт эчәгеләрен утый идек, аннан «уфалла»га төяп, шул чи үләнне берничә чакрым ераклыкта булган авылга өстерибез. Кукуруз кыры – Сабай белән Миңгәр авыллары арасында, куа килсәләр, гадәттә, шул яктан киләләр, чөнки колхоз үзәге Тимершыкта. Нәкъ шулай булды да – без дөньябызны онытып билчән утап ятканда, Миңгәр зираты өстендә, кояшта елкылдап, колхоз председателенең ак «Волга»сы күренде, берничә минуттан ул безнең янда булачак иде! Кыз балалар барысы да чырыйлап, кукуруз арасына кереп качты, арбалары, җыйган үләннәре юл кырыенда утырып калды. Нигәдер, мин качмадым, киресенчә, «уфалла» арбасы яныннан чыгып, колхоз председателенең килеп җиткәнен көтеп тора башладым. Арбамны ташлап китәргә жәлләдемме икән, үземне гаепсез сизгәнгә каршына чыгып бастыммы, мескенләнәсем килмәдеме икән –качмадым...
Килеп туктады колхоз председателе, башта акырып ачуланды, аннан кем кызы икәнемне сорады. «Әүхади кызы», дидем. «Балык башыннан чери!» дип, ул тагын бер тапкыр дулап алды, сугыш инвалиды әти ул вакытта амбар мөдире булып эшләп йөри иде. Мин үземне һәм әтине яклап, нидер әйттем, «Абый, без чүп үләнен генә җыябыз бит, кукурузга тимибез», – дидем. Колхоз председателе арбамның тәгәрмәчләрен салдырып алып, багажнигына ыргытты, шоферы белән башкаларның да тәгәрмәчләрен җыеп алдылар һәм Сабай ягына китеп бардылар. Качкан җирләреннән берәм-берәм башкалар да чыга башлады, бер – тәгәрмәчсез арбаларына, бер җыйган үләннәренә карап, үкереп еларга тотындылар. Тәгәрмәчсез «уфалла» арбаларына үзебез җигелдек, без, сугыштан соң туган буын, әнә шулай, тормыш йөген бик иртә тарта башладык...
...Тәгәрмәчләрне амбар алдына алып кайтып ташлагач, колхоз рәисе әтигә әйткән: «Башкалар куркышып качып бетте, синең кыз гына арбасы янында кукраеп баскан, качарга уйламый да, әле телләшеп тора!» – дигән. Ул вакытта ук шушы Фәүзия булганмын инде мин – куркынычның йөзенә карап, каршына барган, гаделсезлекнең күзенә карап, дөресен әйткән...
Икенче шундый очракта инде мин дә качтым, чөнки безне кырдан куучы кеше тотса, йә үтерә, йә кыйнап гарип калдыра иде. Бу юлы инде без чүп үләнен үзебезнең зират астында, Сабай белән Чулпыч арасындагы кырда җыя идек. Инде «уфалла» арбасы белән түгел, үләнне капчыкларга тутырабыз. Шул вакытта атка атланып, әллә бригадир, әллә кыр каравылчысы килеп чыкты һәм безне куа башлады. Озын чыбыркысы белән шартлатып кыйный-кыйный, сүгенә-сүгенә куа, тотса үтерә инде! Балалар акырып елый, кайсы капчыгын үзе белән өстери, кайсы атып бәргән... Ут капкан кебек, төрле якка чабышабыз, авыл шактый ерак, ике арада, каралып, зират кына күренеп тора. Мин үлән тулы капчыгымны өстерәп, тауга каршы йөгерәм, атлы җәллад, таптап китәрлек булып, өстемә менә, атының авыр итеп сулаганын ишетәм, кайнар сулышын тоям. Тагы бер-ике сикерсә, ул мине таптап китәчәк, гарип итәчәк иде...
Капчыгымны зират коймасы аша атам да, үзем дә эчкә сикерәм. Бу зиратны мин биш бармагым кебек беләм, чөнки юлны кыскартып, Шыңар мәктәбенә шуның аша йөрибез, җәйләрен дә мин аннан чыгып тормыйм. Минем башымда качу планы әзер иде инде, тиз генә эчкәрәк үтәм дә, чардуган аша үрмәләп менеп, үлән баскан бер каберне кочаклап ятам, капчыгым да үзем белән. Мине куа килүче дә атыннан төшеп, зиратка кергән ахыры, тавышы якында гына ишетелә: «Шушында гына кереп качты бит, чукынчык кыз, ну тотсам, үтерәм инде!» – дип акыра. Мин, тынымны да алмыйча, кабергә сеңеп ятам, үзем әби өйрәткән догаларны укыйм, Аллаһтан мине коткаруын сорыйм... Таба алмады мине ул бәндә, тота алмады, башкаларның капчыкларын талап алып, үзләрен чыбыркы белән ярган, диделәр. Мин исә кичке якта гына зираттан чыгып, өйгә кайттым, капчыгым тулы үлән иде...
Әйе, ул «уфалла» арбасы безнең буынның теңкәсенә күп тиде, әмма ул безнең туендыручыбыз да иде! Шәхси хуҗалыкларда ат-арба булмаган заманнарда, көндәлек тормышта шушы «уфалла» коткарды – аңа төяп, печәнен дә, утынын да ташыдык, бәрәңгесен, ашлыгын да өстерәдек, үзебез дә утырып йөрдек... Арба, дигәннән, аның әле бала арбасы дигәне дә бар иде, анысын да күп тарттым мин! Әле миңа 9 яшь тә тулмаган иде, игезәк сеңелләрем дөньяга килде. Менә аларны карау миңа эләкте инде! Авыл баласы бит ул, бигрәк тә кызлар, үзеннән соң туганнарны карап үсә, монысы инде язылмаган закон, ул эштән сине беркем азат итми! Мәктәптә укыйсыңмы син, дәрес хәзерлисеңме, китап укыйсың киләме, урамга чыгып йөгерәсең, уйныйсың киләме – бу балалар синең өстә, чөнки әнинең башка эшләре бар.
Менә шул игезәк сеңелләремне – Рузалия белән Гүзәлияне, башта бала арбасына утыртып, аннан соң артымнан ияртеп, күп йөгердем мин! Уйныйсы килә бит, чабасы килә, ә монда арба өстерәргә кирәк! Ничә тапкыр ектым, ничә тапкыр арбадан төшереп калдырдым мин аларны, аннан тузаннарын кага-кага, әни күрмәсен дип, тагын арбага утырттым, тагын чаптым... И, балачак, уйныйсым килгәндер шул инде! Инде үзләре йөри башлагач та, сеңелләрем миннән калмадылар, «аппар, аппар!», дип, артымнан йөгерделәр. Аларның «аппар, аппар!» дип елаулары әле һаман колак төбемдә яңгырап тора... Һәм мин аларны гомерем буе алып бардым – 8 классны тәмамлауга, игезәк сеңелләремне Казанга, 2нче татар интернат-мәктәбенә алып барып урнаштырдым, югыйсә, үземә дә ул вакытта нибары 24-25 яшьләр генә булган бит! Аннан соң читтән торып булса да, Казан дәүләт университетына укырга керделәр, алар икесе дә укытучылык һөнәрен сайлады, авыр вакытларында гел яннарында булдым. Чаллыда минем янәшәмдә яшәгән сеңелем Гүзәлия инде бакыйлыкка күчте, намазга басып өлгерде, игезәк сыңары Рузалия сеңлем бүгенге көндә Миңгәр авылында яши, намаз иясе, Аллаһка шөкер!
Менә шул сеңелләрем миндә язучылык сәләтен кузгатып җибәргәннәрдер дә, мөгаен. Алар миннән көн дә әкият сөйләттерәләр иде, сөйлә, тагын сөйлә, дип, чат ябышалар. Инде авылда укылмаган китап калмады, бер сөйләгәнне яңадан тыңламыйлар, яңасы кирәк, һәм мин аларга үзем уйлап чыгарып сөйли башладым. Әсәрләнеп тыңлыйлар минем әкиятләрне, елап та алалар. Мин инде тагын да дәртләнеп, үз ялганыма үзем ышанып сөйли башлыйм. Яралы кош турында әкиятемне сөйләгәндә, алар мине туктаттылар да, алай түгел бит, болай иде, дип төзәтә башладылар. «Мин аны үзем уйлап чыгарып сөйлим бит, тегесен оныттым да инде», – дигәч, тагын акырып елый башладылар. «Без сине чынлап сөйлисең дип, ышанып утырабыз тагын!» – дип такмаклап елыйлар, яралы кошның язмышын таптыралар. Ул хакта тагын да көчлерәк әкият уйлап чыгарырга туры килде инде, сеңелләрем ник елаганнарын да оныттылар...
Чичәнлек һәм каләм осталыгы миңа мишәр әбиемнән һәм әниемнән килгән, ахыры, алар да сүзгә һәм моңга хирыс иде. Кышкы озын кичләрдә әниемнең моңлы тавыш белән «Сак-Сок» бәетен әйткәнен әле һаман хәтерлим, ул кош-балаларны жәлләп елый идем. Кичләрен без әни янына җыелып, йон яза, бияләй-оекбашлар, мамык шәлләр бәйли идек, шуларны саткан акчага безгә кием-салым алалар иде. Безнең якта һәркем кул эшен белә – ирләр итек баса, хатын-кызлар шәл бәйли, безнең әти чулак булгач, итекне акча түләп кешедән бастыра идек. Әти – сугыш инвалиды, бер кулы терсәктән чәрдәкләнгән. Яраланып кайткач, авылда колхоз председателе булып эшләгән. Халыкка ашлыкны күбрәк биргән өчен, корткыч дип, әтине Зөя төрмәсенә япканнар, сугышта гарипләнгән дип тормаганнар. Шуңа күрә без, Әүхади белән Сәлимәнең ун баласы, көтүен дә көттек, печәнен дә чаптык, урманын да кистек, чөнки әти гарип, төрмәдә булгач, аңа башка эш бирмиләр.
Бала чакта ул көтү көтүләр минем шактый үзәгемә үтте. Иртәнге чыклы салкыннарда, көндезге челләләрдә, коеп яңгырлар яуганда, көзге ачы җилләр искәндә минем бер кулымда чыбыркы, икенчесендә һәрвакыт китап була иде. Шул китап минем балачагымны бизәде, тормыш нинди авыр булса да, дөньядан күңелем кайтмаска өйрәтте, хыял бирде, өмет бирде... Китап белән дөньямны оныта идем, һәм әлбәттә инде, малларны да... Ә алар таралып бетә, уҗымга керә, әле күбенергә дә мөмкиннәр! Ул вакытта көтүнең икенче башында булган энем Нуруллага чабарга туры килә инде. Кичен өйгә кайткач, әнигә зарлана иде, «Мин аның белән башка көтүгә чыкмыйм, кожанын кия дә, китабын тотып, түмгәк арасына кереп утыра, маллар таралып бетә», – дип елый иде. Әни икебезне дә юата, икенче көнне таң белән тагын безне уятып, кулыбызга ике күкәй, ипи тоттырып, көтүгә чыгарып җибәрә. «И, әни, көне буена җитми бит бу, ашыйсы килә!» – дигәнемә каршы әни: «Син, кызым, күкәен азрак кап, ипиен күбрәк кап, шулай итсәң, кичкә кадәр җитәр!» – дия иде. Ул вакытта бөтен нәрсәне – күкәен, маен, итен, сөтен, йонын, мал саны башыннан, дәүләткә җыеп йөриләр иде бит, безгә аның калдык-постыгы гына эләгә иде. Укытучылар өйдән-өйгә кереп, малларның баш санын алып йөриләр, аннан соң шуның буенча налог салына, теләсә ничек түлә! Шуңа күрә алар йөргәндә, без сарык бәкәйләрен алып, түбән өйгә төшеп кача идек, кычкырмасыннар өчен, бәрәннәрнең авызларын учыбыз белән каплыйбыз, укытучылар өйдән чыгып киткәч кенә, өскә күтәреләбез...
Әнинең тәрбия алымнары үзгә иде. Әни аркамнан сөеп, бер мактаса, мин инде җәй буе көтүен дә көтәм, көлләп-мунчалалап идәнен дә кырып юам, йөгерә-йөгерә суын да ташыйм! Су ташу белән шундыйрак хәл булды, һаман онытмыйм. Бездә тау астында ике кое бар – аш суы, чәй суы. Чишмәләрне буралап алып, халык гомер буе шуннан су эчкән, башкасы булмаган. Без дә җәен-кышын шуннан чиләк-көянтә белән су ташыйбыз, шунда кер чайкыйбыз, шул тирәдә маллар өчен ат коесы да бар. Суга бер төшеп-менү шактый вакытны ала, ә минем тизрәк эшне бетереп, уйнарга чыгасым, китап укыйсым килә! Һәм мин суны өч чиләкләп ташый башладым – чиләк-көянтәдә икәү, кулда тагын берәү. Алар бит зур-зур чиләкләр, ә мин үзем кеп-кечкенә! Әни моны күреп алды да, алай эшләмәскә кушты, авырырсың, үсмичә калырсың, диде. Мин әни күрмәгәндә тагын коега чыгып йөгердем һәм тагын өч чиләк су күтәреп кайттым. Әни дәшми генә кулымдагы сулы чиләкне алды да, урамга түкте... Башка өч чиләк белән су ташымадым...
Мәктәптә бөтен спорт ярышларында катнашкач, мин авылда да ул шөгылемне ташламадым, Сабантуйларда тирә-күрше авылларда йөгерү ярышларында катнаштым һәм беренче булып килә идем. Ул вакытта бездә Сабантуй сүзе юк иде. Сабадагысын ярминкә, авыллардагысын мәйдан, дип атыйлар иде, әле җыен дигәне дә бар иде. 13-14 яшьләремдә Саба ярминкәсендә хатын-кызлар арасында ярышта беренче килгәнемне хәтерлим, бүләккә велосипед биргәннәр иде. Кичке якта уйнарга чыккач, капка төпләрендә утырган Хөснулла абый мине үз янына чакырып китерде һәм аякларымнан тотып, «Шушы аякларың белән йөгереп баш килдеңме, сеңлем?» – дип сорады һәм сулкылдап елап җибәрде. Ул үзе йөри алмый иде, шуңа күрә күрше кызының нәни аяклары белән чабып, бөтен район буенча беренче урынны алуы аңа чын могҗиза булып тоелган... Дөрес, үзем җиңеп алган ул велосипедны энем Нурулла миңа бик тоттырмады, бер-ике тапкыр егылып чылбырларын өздергәч, башка бирмәде. Гармун белән дә шулай булды, бакасына басып, «Суда-суда, суда йөзәласыңмы...»ны гына шыгырдатырга өйрәнеп калдым, ул энем кулына күчте. Хәер, балачагымны бизәргә миңа китаплар белән табигать тә җитә иде...
Безнең заманда бөтен авыл клублары концерт-спектакльләрдән гөрләп тора иде, һәм, әлбәттә, аларны куючы да, караучы да без үзебез идек. Мине кечкенәдән үк олылар куйган спектакльләрдә балалар ролен башкарырга алалар иде, кышкы төннәрдә ат чаналарында без күп авылларны әйләнеп чыктык, олылар арасында иң нәни «артист» идем. Буранлы кышкы төндә күрше авылдан «гастрольләрдән» кайтканда, ат чанасы чалулап, төшеп калганым да истә, олы апалар кар арасыннан актарып эзләп тапканнар иде. Монысын әнигә әйтмәдем инде, яңадан җибәрмәс, дип курыктым. Үсә төшкәч, ул «театрларны» авыл клубында мин үзем куя башладым, сандыклардагы бөтен милли киемнәр, чиккән сөлгеләр, ястык-мендәрләр, чәчәкле чаршаулар сәхнәгә күчә иде. Озын-озын шигырьләр, поэмалар ятларга һәм шуларны сәхнәдән сөйләргә бик ярата идем. Безнең заманда Тукай яки Муса Җәлил түгел, ә Фатих Кәрим әсәрләре бик популяр иде, һәм мин аның бөтен шигырьләрен һәм поэмаларын шартлатып яттан сөйли идем...
Ә беренче догаларымны миңа Миңсорур әбием өйрәтте. Мин икенче класска күчкән җәйне, без әби белән Чистайга, аның туганнарына кунакка бардык. Хәтерлим, хәзерге Балык Бистәсе районы булган Кызыл Йолдызга юлда очраган йөк машиналарына, атларга утырып барып җиттек. Бер зур суга килеп җиттек, ул Кама елгасы булган икән, ә безгә елганың теге ягына чыгарга кирәк. Ниндидер зур, йөзә торган котсыз тагаракка кереп төялдек, ул паром булган, ахыры. Әбием: «Кызым, парахут батса, шушы доганы укырсың», – дип, миңа Рәббана догасын өйрәтте. Куркуымнан, елганың теге ягына чыгып җиткәнче, мин аны ятлап өлгердем һәм гомер буе онытмадым. Чистайда әбинең туганнарына килгәч, аның янына басып, шул Рәббана догасы белән беренче тапкыр намаз укыдым... Хуҗаларның ишек яңагына сөялеп безне карап торуларын, «Кара инде, кечкенә генә кыз әбисе белән намаз укый!» – дип әйтүләрен һаман хәтерлим...
Әби, «Без ялтан мишәрләре, кызым», – дия иде. Ул үзе безнең Саба якларына Шөгер-Самара төбәгеннән килен булып төшкән, 1921нче елгы ачлыкта ире һәм биш баласы ачтан үлгән. Үзенең сөйләвенчә, төпчек баласы әле үлеп тә бетмәгән булган, кабер казырга кеше юк, дип, аны да бишеге-ние белән төшереп күмгәннәр. Сатышта бөтен якыннары ачлыктан үлеп беткәч, әбине безнең авылның тол калган мәэзиненә димләгәннәр. Ул чакта Гыйльман бабай инде 60 белән 70 арасында, әби 40 белән 50 арасында булган, шул никахтан 1923нче елда бердәнбер бала – безнең әниебез Сәлимә туган... Шуннан безнең нәсел дәвам иткән.
Әби бик укымышлы, дини карчык иде, биш вакыт намазын калдырмады, Коръәннең күп өлешен яттан белә иде. Мин күбрәк әби тирәсендә үстем, аның белән йокладым, ул миңа «Бәдәвам» китабын сөйли иде. Кечкенә вакытта минем кушаматым да «Илаһи камил бәдәвам» иде, чөнки урамда гел шуны кабатлап йөргәнмен. Әби миңа 17 яшь тулган көнне, Сабайда әни кулында үлде, кабере авылыбыз зиратында, урыны җәннәттә булсын! Әти-әни, бакыйлыкка күчкән туганнарым да инде шунда ята, җаннары тыныч булсын!
Мине гомер буе балачакта күргән бер төш-бастырылу озата барды. Аны монда сөйләмәсәм, язмам тулы булмас кебек. Әби белән Чистайдан кайткач булды бу хәл. Безнең иске өйне сүтеп, яңасын салган вакыт иде, шуңа күрә, күрше Хәдичәттиләрдә йоклыйбыз. Идәндә йоклап ятканда, аралыктан бер кара нәрсә чыгып, мине баса башлады һәм «Фән кирәкме, динме?!» – дип сорады. Мин, сигез яшьлек бала, фәннең дә, диннең дә нәрсә икәнен белмим әле, авылда әле радио да, телевизор да, электр уты да юк, бу сүзләрне белүче дә юк. Мин чырыйлап кычкыра башладым, елый-елый шул сүзләрне кабатладым. «Әнисенең корсагын күреп курыккандыр», диделәр, әни ул вакытта игезәк сеңелләрем белән авырлы иде. Әби мине өшкерде, «Ясин» укыды, зәгъфран яздырып эчерде. Бераз тынычландым, әмма ул төшне барыбер гомерем буе онытмадым – «Фән кирәкме, динме?!» Югыйсә, бик мәгънәле, тамгалы төш булган бит ул! Фән кирәкме, динме?! Хәзер булса, икесе дә кирәк, ул минем ике канатым, дип әйтер идем...
Балачак тагын ниләр белән истә калган? Әлбәттә инде, бер дә туйдырмас уеннары белән. Ике очны бер итеп, чабып йөрүләрем белән, безнең өчен табигый туган йортка әйләнгән болын-әрәмәләре белән, авылдан шактый еракта булган урманга иртүк җиләккә менүләре белән, җылы тузанлы туфракка батып калган яланаяклы бармак эзләрем белән, җәйге печән өсләре, көзен буразнада аунап бәрәңге алулары, көлдә пешкән күмерле бәрәңгеләре, исләре, төсләре, тавышлары белән күңелгә сеңеп калган ул алтын балачак! Мин туган туфрагымда туйганчы тәгәрәп, яңа туган колын кебек, шатланып чабулап, нәни кулларым белән бар дөньяны кочып, атам-анам янында кайгы күрми үстем. Мәктәптә бишкә генә укыдым, Саба һәм Казан газеталарына бит тутырып мәкаләләр, шигырьләр яздым, тирә-күрше авылларда бөтен китапларны укып бетердем, кечкенәдән сөенеп, дөньяга атлыгып яшәдем... Мин балачакта, нигәдер, «Мине бөтен кеше ярата», дип, шуңа сабыйларча ышанып яшәдем, чөнки үзем дә барысын да яраттым, бар кешене яхшы дип уйлый идем. Аяусыз чынбарлык белән мин бераз соңрак, Казанга килеп яши башлагач кына очраштым...
Балачактан моңсу хатирәләр дә бар инде: әни авырып, Казан больницаларында ятканда сыер сава алмыйча интегә идек. Әти ботка пешерә белми иде, ашарга бетә иде... Теләсә кайда тимер-томырга абынып, язын-көзен гел резин бутыем тишелә иде, аны әнигә әйтергә курка идем, гел юеш аяк белән йөрдем... Нигәдер, җәйләрен минем гел сыңар галушым төшеп кала иде, уен белән шул хәтле мавыгып, мин аның юклыгын соңыннан гына күрә идем, тагын өйгә кайтырга куркып йөри идем... Сабай әрәмәләре, Мишә буендагы сазлыклар минем күп галушларымны «йотты», хәзер дә Мишә суында минем сыңар галушым йөзеп килә кебек... Китаплы һәм сыңар галушлы балачагым йөзеп килә кебек...
Үзенең җырлап торган болын һәм әрәмәләрен калдырып, кая бара бу эчкерсез һәм садә кыз бала? Кем көтеп тора аны тормышның бу кара урманнарында? Тәкъдир тарафыннан нинди язмыш әзерләнгән аңа? Ул хәзергә аларны белми, бәлки, белмәве белән бәхетледер дә... Хәер, мин ул кызны беләм бит, үзен нәрсә көткәнен белсә дә, ул барыбер язмышы каршына ашкынып йөзәр иде, куркынычның йөзенә карап, гаделсезлекнең күзенә карап, барыбер дөреслекне әйтер иде... Ул шуларны җиткерер өчен, тормыш дәръясыннан йөзеп килә... Хәерле юл сиңа, кыз бала!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Түбән Новгород өлкәсе

Комментарии