- 01.07.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №25 (26 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Бөек Ватан сугышы беткәнгә инде быел 74 ел. Үзе бер кеше гомере! Сугыш беткәндә 20 яшьтә булган фронтовикларга хәзер иң кимендә 90 яшь! Ветераннарның саны инде бик аз калды.
Әйе, Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы җиңде. Ә күпме кан, күпме күз яше түгелгән бу Җиңү килгәнче. Авыллар һәм шәһәрләр тарихына күз салсак, яуга киткәннәрнең дүрттән бере һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Бу исемлектә минем дә ике бабам бар. Икесе дә хәбәрсез югалганнар, каберләре бүгенге көнгә кадәр билгесез.
Бу язмам сугыш турында түгел. Мине борчыган мәсьәлә башка – тормышларының иң күңелле, иң ваемсыз чаклары – балачаклары шушы авыр сугыш елларына туры килгән сугыш чоры балалары. Яшел чирәмдә тәгәрәп уйнап, әтисе-әнисенең кочагына елышып, иркәләнәсе, тамагы туйганчы ашыйсы буынның бәхетле балачагын сугыш урлады. Үзем авыл баласы булганга, әбиләрнең, әниләрнең сөйләгәннәреннән һәм язылганнарны укып, 1941-1945нче елда авыл тормышының бик авыр булганы күз алдына килә.
Ирексездән, әнием сөйләгәннәр искә төшкә. Ул 1933нче елгы. Димәк, сугыш башланганда аңа 8 яшь булган! Шул яшьтән Кама буена тал чыбыгы кисәргә йөртәләр иде, дип сөйли иде әнием. Бу бит кышкы чатнама суыкларда! Аякта юкә чабата. Аякларның туңып, өшеп сызлауларыннан әрнеп елаганнарын ачынып сөйли иде бәгырькәем!
Авыл хуҗалыгы хезмәте тулаем хатыннар һәм балалар җилкәсенә төшкән. Атлар юк, сыер, үгез җигәсе. Җилкәгә салып орлык ташыйсы! Ничек түзгән бичаралар!
Бераз олырак кызларны торф чыгарырга, урман кисәргә, окоп казырга озаталар. Авыр хезмәттән котылырга теләп, кайберләре туган авылына кача. Ләкин аларны колач җәеп каршы алучы булмый шул, туры төрмәгә озаталар. Матуррак кызларны сугышка алынмый калган ирләр аздыра. Ирсез бала табу хурлык саналган заманда үз белдегеннән бала төшереп үлүчеләрне кем искә ала? Алар да бу сугыш корбаннары!
Сөйгән ярлары сугыш кырында ятып калганга, башкаларга күз дә салмый, гомерләре буена мәхәббәтләренә тугрылык саклап, «кыз-әби»ләр булып тарихка кереп калган апалар язмышы өчен кем җавап бирә? Чын ирләр фронтта булганда, яклаучысыз калган хатын-кызны, карт-корыны рәнҗеткән ир-ат саналучы җирбит бәндәләр өчен дога кылучылар бармы бүген?
Сугыш вакыты дип акларга һәм акланырга теләгәннәр өчен җавап бер – әгәр ул чын кеше икән, аңа замана авырлыгы кагылмый! Ярдәмчеллек, кешелеклелек авыр вакытларда бигрәк тә кирәк.
…Утырган саен күз алдында хатирәләр яңара. Берсендә шулай, чүлмәкчедән күрмәкче, язын әнигә кычыткан ашы пешертергә уйладым. Имеш, мин шәһәр хатыны. Эштәге хатыннар әй мактыйлар кычыткан ашының тәмен! Витамин, янәсе!
– Әни, – дим, – бар кеше кычыткан ашы пешерә. Витамин бит ул, әйдә, без дә пешерик әле!
Шул вакытта, һич онытасым юк, әнинең күзләре яшьләнде. «Әйтә күрмә, берүк, кызым, ул кычыткан ашы турында. Балачактан күңелгә сеңеп калган. Исемен дә ишетәсем килми», – ди. Черек бәрәңге кәлҗемәсе, юа, кычыткан ашы – үсә торган организм өчен нәрсә ул!
Әйе, сугыш чорында балаларның, карт-корының авыр хезмәте турында күп язылды. Сугыш турында, тылда калучыларның фидакарь хезмәтләре турында китаплардан гына укып белгән буын вәкиле мин, әллә ни яңалык өсти алмам. Тик шулай да күңелгә җыелган, олы яшьтәге апаларның ачынып сөйләгәннәрен хәтердә тотып, дәшми кала алмыйм. Сугыш чоры балаларын ачлык, авыр хезмәт кенә түгел, кайбер авылдашларының явызлыклары да күп интектергән.
Тагын әнинең сөйләгәннәре хәтердә яңара. Тугыз-ун яшьлек сабыйларны берәү дә кызганып тормаган. Иртә яздан алып караңгы көзгә кадәр көне-төне басуда эшләткән. Кайбер авылдаш хатыннарның мәрхәмәтсезлеген күпме еллар узса да хәтерләп: «Әй, җәберләделәр инде. Кулыгыздан килми, көчегез җитми бит, балалар, дип тормадылар. Тотып тукмыйлар иде», – дип искә алганы хәтердә. Бу бит авылдаш хатыннар! Кайсысы колхоз рәисенең, кайсысыдыр бригадирның сөяркәсе булып, шулай тылдагы бала-чаганы, карчыкларны җәберләп көн күргәннәр дә юк түгел. Эх, исемнәре белән телгә аласым килсә дә, телемне тыеп калам. Шул басуда калган черек бәрәңгене дә чүпләтмәгәннәр бит, кабахәт затлар! Әле без үскәндә герой булып, күкрәк киереп йөрделәр үзләре. Ә сугыш чорын кичергән тол хатыннар, ятим сабыйлар дәшмәде. Алар түзәргә өйрәнгән буын, кешегә каты бәрелмәделәр.
Сугыш корбаннар сорый, диләр. Тик бу корбаннарның төгәл санын бүгенге көнгә кадәр төгәл әйтүче юк.
Интернет мәгълүматларына карасак, сугышта корбаннар саны 27 миллион түгел, ә 41 миллион 979 мең! Күз алдына китерә аласызмы? Шуларның 19 миллионы хәрбиләр, ә 23 миллионы (!) – гади халык. Дөрес, бу саннар арасында басып алынган җирләрдә һәлак булган, Германиягә коллыкка озатылганнарның да исәбе шактый. Тик шунысы бәхәссез, сугыш вакытында авылларда, шәһәрләрдә ачлыктан, көч җитмәгән авыр хезмәттән, йогышлы авырулардан үлүчеләр саны да аз булмаган.
Шундый михнәтләр күреп тә исән калган, бүгенге көнгә кадәр исән-имин килеп җитә алган сугыш чоры балаларының кадере бармы бүгенге көндә? Ни әйтим, әнием инде моннан тугыз ел элек вафат. Авыл зиратында йөргәндә кабер ташларына күз салсак, замандашлары шактый. Ә исәннәрнең кадере бармы? 9 Май алдыннан ярты кило карабодай ярмасы белән бер литр көнбагыш мае бирүдән кала, нинди хөрмәт күрделәр сугыш чоры балалары? Әйе, ветераннар турында түгел сүз, аларны кадерлиләр – фатирлар бирәләр, пенсияләре яхшы. Сүзем сугыш чоры балалары хакында.
Ел саен дәүләт исәбенә ял йортларына җибәрәләрме аларны? Пенсияләре бәхетле гомер кичерергә, чит илләргә сәяхәткә йөрергә җитәме? Авырсалар – тиешле медицина ярдәме күрсәтеләме?
Җавабын әйтеп тормыйм, үзегез дә беләсез…
Илһамия ГАФФАРОВА,
64нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Комментарии