Туганнарым төсе – җиде нарат

(Өлкәннәр көненә багышлана)
Көннең матурлыгына исең-акылың китәрлек. «Көз көне дә була икән бит әле андый көннәр», – диеп уйлап куйдым. Шул арада каяндыр әнием белән әтием килеп мине җитәкләп алдылар һәм без аларның чишмә сулары кебек челтерәп аккан сөйләшү, көлешү тавышлары астында, әйтерсең лә матур яшел бизәкләр белән чигелеп кулдан эшләнгән палас җәелгән ямь-яшел чирәм өстеннән кызу-кызу атлап каядыр бара башладык. Әйе, бу бик матур дөнья иде. Әниемнең кулларының йомшаклыгына сокланмый мөмкин түгел. Барган арада әнием шул мамык кебек йомшак куллары белән минем битемнән дә сыйпап ала иде. Ләкин...
Ләкин шул вакытта минем күзләрем ачылу мине үзебезнең хәзерге яшәү дөньясына кайтарды. Бу бары матур төш кенә иде, ә минем ул төшне югалтасым килми, дәвам иттерәсем килә иде. Күпме генә тырышып карасам да, әниемне һәм әтиемне шулай матур итеп күрә алмадым. Бәлкем, алар минем төшкә үзләрен онытмавым өчен рәхмәт әйтеп кергәннәрдер, ә бәлкем, чыннан да алар икенче дөньядан килеп минем яшәү рәвешемне күзәтеп торганнардыр. Ә чынлыкта бу фани дөньядан бик иртә киттеләр шул әтием һәм әнием. Яшәүнең, тормышның матур якларын да күрмичә китеп бардылар кебек тоела миңа. Хәзер уйлап карыйм, әниемә бигрәкләр дә авыр туры килгәндер. Ул вакытта без дүрт балага ашатырга да, киендерергә дә җиткерергә кирәк бит. Аның өстенә әтием Мәхмүт Бөек Ватан сугышында Ленинград блокадасында катнашып зур җиңүләр белән 1947нче елда кайткач, ике елдан соң авырый башлаган – сугышта алган яралар, ачлык, туңулар үзенекен иткән. Яраткан әниемә аны да тәрбияләргә кирәк булгандыр бит. Без дүрт баласы үсә барган саен киеме дә икенче кирәк. Ул вакытларда оялмый идек: абыйлардан калганны бик теләп, горурланып кия идек. Гүя ул безне абыйларыбыз төсле зурларча күрсәтә. Ә бит яшәү дәверендә ашау һәм киенү белән генә бетми шул. Укырга китап-дәфтәрләре дә, иптәшләрдә күргән башка төрле әйберләр дә кирәк. Ә әнием, әтием, үзегез соң, үзегез ничекләр түздегез икән бу авырлыкларга? Үзегезгә дә кешечә матур киенү, яхшы ашау кирәк булгандыр? Кече абыем бакыйлыкка күчкәч ничекләр түздегез икән? Күзләрегездәге яшьләрне безгә күрсәтмәскә тырышкансыздыр инде. Әнием, аңарчы өй эшләрендә үзеңнең иң якын булышчың, мине үстерүдә төп ярдәмчең булган әбием Галимәне дә җир куеннарына иңдергәндә бу тормышның бик күп авырлыклары үз өстеңә калачагын да уйлагансыңдыр инде. Ә яраткан ирең, әтием 52 яшендә үзеңне калдырып гүргә кергәч, үзең дә дөньяны аңышмый, бу халәтләргә ышанмый башлагансыңдыр инде. Синең үзеңне дә, әтиемне кайтып җирләгән шикелле, Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә кайтып кара җир куенына иңдереп китәргә туры килде, әнием. Сиңа бит бары 49 яшь кенә иде. Ә аннан соң сеңлем белән олы абыем калдырып китте мине. Бик авыр булды сезне югалтулар. 
Сезнең мине тәрбияләүдәге тырышлыкларыгыз, эш сөяргә өйрәтүегез, тырышып белем алуга өндәүләрегез бушка китмәгәндер. Яшьтән гаиләнең җиде кешесеннән берүзем калсам да, сезнең исемгә тап төшермичә яшәргә тырыштым һәм яшәдем дә. Әтием ике абыем белән бакча башында буш яткан җирләргә: «Гаиләнең һәр кешесенә бер нарат агачы», – диеп мин 1964нче елда беренче класска укырга кергәндә утырткан нарат агачлары гүя минем гаиләм, гомерем буе мине җил-салкыннан, тормыш ачыларыннан саклап-ышыклап барган кебек тоела. Көн дә мин аларны берничә тапкыр сәламлим, барыбыз да бергә микән дигәндәй, санап чыгам. Ә алар җил-бураннарга бирешмичә үсүләрен дәвам итә. Рәхмәт минем гаиләмә, миңа тормышта туры юлны күрсәтә белгәннәре өчен!
Муса АБДУЛЛИН,
Саба районы, Байлар Сабасы 

Комментарии