Гыйбрәтләр аласы бар

«Безнең гәҗит»кә язган дусларымның мәкаләләрен укыйм да, үземнең дә илһамым уяна. Гәҗит укуга хирыслыгым «Яшь ленинчы»ны укыган вакытлардан ук килә. Ә «Безнең гәҗит»кә инде бәя юк. Анда яшьлек тә бар, картлык та… Язмаларның башта авторларын карыйм, аннары укыйм да, эх, шулар белән бер җыелып, сөйләшеп утырсаң иде, дим. Сүзләр бер дә бетмәс иде. Мөмкин түгел шул…

«Яралы язмышлар» сәхифәсен укыйм да, әниемнең күргән-кичергәннәре күз алдыма килә. Ул Алексеевский районының Урта Тигәнәле авылында туып-үскән, районда дан булган Исмәгыйль мулла гаиләсеннән. Әнием сөйләвенчә, беркөнне боларга вак-төяк әйберләр сатучы бер хатын килеп керә. Әти-әниләре өйдә булмый. Азрак сөйләшеп утыралар да, теге хатын: «Ак чәчләремне йолкырсың», – дип, әнинең итәгенә башын куя. Әти-әниләре кайткач, үзенең ни эш белән йөргәнен җиткерә. Улын өйләндерергә кирәк икән. Әнине бик ошаткан. Ләкин бабай бирмәгән: «Әле аңа 16 гына тула, киләсе елга килерсез», – ди. 17 яше тулгач, әнине Спасс районы Ямбахты авылына кияүгә бирәләр. Шулай матур гына яшәп ятканда, аларга бала күтәреп бер яшь кенә хатын килеп керә. Әти ике ел Казанда укыган була. Шунда вакытта бер кыз белән танышып, бергә яшәгәннәр, шуннан теге кыз балага узып калган. Шулай итеп, әти ике хатын белән 17 ел яши. Әтинең – 12 баласы туа, 10сын әни таба. Әтием укытучы булып эшли. Әни сөйли торган иде: «Әтиегез төнне тәрәзә каршында басып чыга, мине кайчан килеп алып китәрләр икән, дип». Чынлап та, 1938нче елны әти белән Габделхак абыйны кара машинага утыртып алып китәләр. Әни 10 баласы белән кала. Миңа әле ул вакытта 1 яшь кенә була. Беркемнән бернинди ярдәм күрми, бар да «халык дошманы» ди. 1941нче елны сугыш башланып, ике абый хәбәрсез югала. Арчада укый торган апа белән абыйны да укудан чыгаралар. Өченче абыемны ФЗӨгә алалар. Дүртенче абыем 32 яшендә эчәгесе борылып үлә, 2 баласы кала. Бер апамны бүрек эченә яшереп алып кайткан бер уч чүпле ашлык өчен 6 айга төрмәгә утырталар. Аның да ире сугышта, 3 баласы ятим кала. Әти киткәндә 13 яшьлек булып калган апам әнигә төп терәк була. Ул әнә шул яшеннән колхоз эшендә эшләп, ачлыгын, салкынын күреп, 32 яшендә полиартрит, ревматизм белән чирләп, 34 елын урын өстендә уздырды. Әтинең дә үлде дигән хәбәре килә. Без бит авылда бернәрсә белми яшибез. Мәскәүдән апа кайткач, абыйларның үлгән хәбәрләрен алып, районга бара. Әнигә бер улы өчен 12 сум пособие билгелиләр. Ул безгә заманы өчен бик зур ярдәм булды. Ә әтиемнең икенче хатыннан туган 2 баласы да бишәр ел сугышта йөреп, исән-сау кайттылар. Абый – капитан (су өстендә), ә апам медицина хезмәткәре булдылар. Сугышлар тәмамланып, ипиләр күрә башлагач, алар безгә кайтып, ял итеп китәләр иде. Әни аларга беркайчан да караңгы чырай күрсәтмәде. Боларны ни өчен язаммы? «Безнең гәҗит»не укучы яшьләр гыйбрәт алмаслармы дип язам. Ул үткәннәр берүк кире кайта күрмәсен.

Әниебез дөньяның бөтен авырлыкларын күреп бетереп, 78 яшендә китеп барды. Тамагыннан ашау үтмәде. Ашыйсы килгәндә ризык булмады, инде ризык барында ашап булмый дип, тилмереп үлде.

Беребез дә кайчан, нәрсә буласын белмибез. Язганнарыбыз, сөйләгәннәребез әрвахларга дога булып барсын иде.

Ф.ФӘЙЗЕТДИНОВ,

Спасс районы, Ямбахты авылы

Комментарии