Михнәткә түзеп була, рәхәткә – юк!

1998-1999нчы еллар бик авыр еллар иде. Кибетләр буш, кешеләргә хезмәт хакы түләнми.

Автобуста эшкә барабыз. Олырак кына яшьтәге бер апа, егыла-егыла, коммунистларны мактап бара. Янәсе, ул вакытларда шулай иде дә, болай иде. Ул вакытлар коммунизм булган икән инде дип әйтерсең. Ә бит коммунизмда беркемнең дә яшәп караганы юк, аның нинди булырга тиешлеген кем белсен? Түзмәдем: «Апа, сез коммунистлардан ни рәхәт күрдегез соң?» – дип сорап куйдым. Ул тотты да: «Без машина алып калдык», – дип җавап бирде. Башыма таяк белән суккан кебек, бу сүздән миңгерәүләнеп киттем. Менә хикмәт нәрсәдә икән! «Соң сезнең гомер буена бөтен хыялыгыз шул машина гына идемени? Озакламас, машина белән бөтен урамнар тулыр», – дидем.

Без, 14 яшьлек балалар, 7нчене тәмамлауга, олылар белән бергә эшли башладык. Мин ул вакытларда Мерәс авылында (хәзерге Тукай районы) яши идем. Олылар арасында сугыш турында сөйләшү бик аз иде. Әмма Суслонгер турында сөйлиләр иде. Зәки абыйның сөйләгәннәре бик истә калган. Зәки абый сугышка алынгач, Суслонгерга эләгә. Күпме сугышта булып та, коммунистларның андагы кебек мәсхәрәләгәннәрен күргәне булмый аның. Ач килеш, өйдән киеп киткән кием белән, аякта чабата, ягылмаган баракларда яшәп, кул пычкысы белән урман кисәргә йөртәләр аларны. «Бу газапларга түзә алмыйча, кайберәүләр балта түтәсе белән сугып, үз-үзләрен имгәтә башладылар», – ди. Табиб сорый икән, ник барыгыз да кул-аягыгызны кыстырып кайтасыз, дип. Берсенең бик тә үзәгенә үткән булгандыр инде: «Әнә берәү башын култык астына кыстырып кайтты, сезгә керергә чиратта тора», – дип әйткән ди.

Мин 1958нче елның 8нче августында хезмәткә алынып, 1962нче елның 1нче гыйнварында хезмәтемне төгәлләдем. Авылга кайтмадым, туры Чаллыга кайтып урнаштым. 1968нче елда өйләндем. Хатыным Гыйльменур Тукай районы, Иске Байлар авылыннан иде. Әти-әнисе бик ачыклар, безне гел ачык йөз белән каршы алалар иде. Без аларны үлгәнче ташламадык, һәр атнада диярлек кайтып, ярдәм итәргә тырыштык. Бер кайтканда бабай миңа сугышта күргәннәрен сөйләде. Ул да Суслонгерга эләккән икән. Алар да нәкъ Зәки абый сөйләгән хәлләрне кичкәннәр. «Урманнан кайтканда һәрберебез бераз утын күтәреп кайтырга тырыша идек. Ашханәдән чыгарып түккән бәрәңге кабыкларын талаша-талаша ашый идек, – ди. – Барыбыз да бетләп беттек. Лагерь территориясендә бер үлән калмады, үләннең тамырына кадәр ашадык». Йә, бу кайсы ягы белән Бухенвальдтән ким? Үлгән кешеләрне яндырырга миче генә булмаган. Анысын да төзегән булырлар иде әле, Ворошилов килеп чыкмаган булса. Ул анда фронтка солдатлар алырга дип килгәндер инде, ә монда сафта тере мәетләр басып тора. Ворошилов шунда приказ чыгара: «Кешеләрне өйләренә таратырга! Бераз көрәйсеннәр». Бабайлар Әгерҗе станциясендә төшеп, авылга кадәр булган 100 чакрым араны җәяүләп үтәргә дип юлга чыга. Караңгы төшкәч, бер авылга туктыйлар. Өчәү була алар. Бер мәрхәмәтле бәндә боларны кызганып, төн кунарга кертә. Өйнең ишек катында юынтык сулар сала торган лакан тора икән. Анда бәрәңге кабыклары да салганнар. Боларның берсе бу бәрәңге кабыкларын кулы белән алып, ашый башлый. Хуҗа хатын моны күреп: «Аны ашамагыз. Мин хәзер сезгә бәрәңге пешереп ашатам», – дип, бер табак бәрәңге пешереп бирә. Иртән тагын ашатып чыгара. Бабай өйгә көч-хәл кайтып егыла. «Кабыргалары скелетныкы кебек иде», – дип әйтә торган иде әби. Шулай авылда азрак торгач, бабайга кабат повестка килә. Бу юлы инде туры фронтка эләгә. «4-5 кешегә бер мылтык бирделәр», – ди. Шулай булгач, ник ул немецлар 4-5 айда Мәскәүгә килеп җитмәсен соң?! Шул 4-5 айда килеп җиткән немецны кире куып җибәрер өчен 4 ел кирәк булды. Әле бит миллионлаган кешене корбан итү бәрабәренә.

Бабай сугышта яраланып, ике тапкыр госпитальгә эләгә. Алай да сугыштан исән әйләнеп кайта. Сау ук дип әйтеп булмый, аны кочаклап та булмый торган иде, сөякләре шыгырдап кына тора. Әле шул хәлендә дә башта бригадир, аннан каравылчы булып эшләп, колхозга булдыра алган кадәр хезмәт иткән. Пенсиягә 12 сум белән чыгып, сугышта алган яралары өчен бер тиен ярдәм күрмичә, бакыйлыкка китеп барды ул. Аның каравы, партиябез: «Никто не забыт, помнин, чтим!» – диде. Бу хәл миллионлаган гаиләләргә кагылды, мин язмасам да, һәрберегез хәбәрдар. Менә шул әтиләрдән, бабайлардан сорыйсы иде, сезгә ул чорда яшәве җиңел булдымы, дип. Ләкин бу дөньяда хәзер аларның берсе дә юк шул инде. Алар түгел, инде без, сугыш чоры балалары да 80не узып барабыз. Болар бар да тирән тарихта кала, онытыла. Шуңа да мин коммунистларны якламыйм. Ә хәзерге депутатларны кызганам. Алар көне-төне йокламыйча, безнең ише гади халыкка тагын нинди салым салырга икән, дип уйлый. Хезмәт хаклары да бәләкәй, шуңа күбесе хатыннары өстендә яши. Җитмәсә, Жириновский да, мине президент итеп сайласагыз, бөтен депутатны куып таратам, дип яный (1 канал, 22нче ноябрь). Алар соң үзләренә керер тишек табарлар, аптырап калмаслар.

Бездә дә бер заман Япония кануннары кертелсә иде. Анда бит халык милкенә кул сузучы кешене артына тибеп куып чыгаралар. Ул кешенең баласы да, оныгы да башкача дәүләт постларын били алмый. Менә бит! Шулай итсәң, тәртибе дә, тынычлыгы да буласы.

Зөфәр РӘХИМОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии