Тынычлыкны саклыйк! Сугышларны булдырмыйк!

Бала чагымны искә алам да, күз алдыма сугыш чоры килә. Ниһаять, Җир Шарында булып узган сугышлардан үзенең рәхимсезлеге, канкойгычлыгы белән аерылып торган Икенче Бөек Ватан сугышында фашистларны җиңгәнебезгә быел 72 ел. Немец фашистлары сугыш игълан итеп тә тормыйча илебезгә бәреп керде, күпме шәһәрләрне һәм күпме авылларны җимерделәр, яндырдылар, миллионнарча ватандашыбыз һәлак булды. Шуларның күпмесе әле бүгенге көндә дә «хәбәрсез югалганнар» исемлегендә. Димәк, алар турында беркайчан да, беркайда да, бернинди дә мәгълүмат теркәлмәгән булып чыга. Ничек шулай булырга кирәк? Бәрелеш алдыннан командирлар үзләрнең кул астында кемнәр булганын һәм бәрелештән соң кемнәр калганын исәпли алмаганнармы?

Сугышта каты яраланып, туган якларына кайтып, газизләрен күрергә насыйп булган кешеләр булса да, алар озак яши алмады. Күпме хатын-кыз ирләрен гомерләре буена көтеп яшәде? Кадерлеләрен, бердәнберләрен көтеп ала алмыйча мәңгелеккә китеп бардылар. Күпме җиткән кызлар сөйгән егетләрен көтәргә вәгъдә биреп, аларның кайтуын гомер буе көтеп, кыз-әби булып бакыйлыкка күчте.

Бу сугышта безнең нәселдән дә бик күп кеше катнашкан. Шулар исәбендә 1998нче елгы әткәй Шәмсиев Мөхәммәтшәриф Мөхәммәтгалим улы, әнкәйнең энеләре Гайсә, Барый һәм Шәриф Мохтәревләр…

Безнең әткәйне сугышка 1942нче елның гыйнварында алалар. Алдан Мари Иленең Суслонгерында газаплыйлар, ач көенчә җилкәгә салып урман ташытып. Аннан Ленинград ягына эләгә. Шундагы коточкыч сугышта өч тапкыр яралана. Беренче икесе артык каты булмый, кыр госпиталендә кыска гына вакытта дәваланып чыга да кабат сугышка керә. Өченче тапкырында алар яткан җиргә якын гына снаряд төшеп шартлый. Шуның кыйпылчыгы әткәйне бик нык яралый, берсе яңак сөяген тишеп кереп, тешләрен коеп бетерә, телен өзә (бер яктан 1 см чамасы гына теле кала), чигәсен җимерә. Сугыш кырыннан яралыларны җыеп, госпитальгә алып китәләр. Анда ике хирург әткәйгә операция ясарга керешә. Әткәй бичара борын аша сулый алмый, авыз белән генә сулый. Чалкан ятса, тел кисәге тамак төбен каплап, сулыш алырга комачаулый, әти башын күтәрергә мәҗбүр була. Табиблар ачулана икән: «Үзеңне малайларча тотасың, сабыр ит!» – дип. Әлбәттә, аларны да аңларга була, авырулар күп, барысына да өлгерәсе бар. Шунда бер хирург: «Тукта әле, монда нәрсәдер бар, аңлата гына алмый», – дип, өзелгән телне күреп ала. Шуннан әтинең телен тегәләр, аннан башка яраларын ямыйлар. Әткәй мескенем 8 ай госпитальдә ята. Хәле бик авыр булгач, өйгә хат та яза алмаган инде ул. Әни бик борчыла. Ул вакытларда һәр гаиләгә бер-бер артлы үлем хәбәрләре килеп тора. 8 айдан соң, хәле бераз рәтләнгәч, әтине өйгә кайтарып җибәрәләр. 1944нче елның гыйнварында, сугыш кырында нәкъ ике ел булып, төнлә белән иртәнге якта кайтып тәрәзәне каккан иде әткәй. Абыйлардан бары тик Шәриф абый гына кайтты. Аңлавыбызча, Барый абыйны Сталинның концлагерында череттеләр, ахрысы. Аның турында бернинди дә хәбәр килмәде. Фәкать телефон аша гына, аның кемнәре бар, дип, мәгълүмат сораштылар. Үзебезчә аны Америка хәрбиләре иреккә чыгарган 50 мең әсир арасында булгандыр дип уйлыйбыз.

Хәтеремдә: әткәй мәрхүмнең берничә медале бар иде. Аларның инде нәрсә өчен бирелгәнен дә хәтерләмим, сакланып та калмаганнар.

Кырыгынчы елларның азагында әткәй Казан госпиталендә бераз дәваланып, бот итендә утырып калган снаряд кыйпылчыгын алдырган иде. Яңак сөякләрен ремонтлатырга, тешләр куйдырырга да дигән иде, аның өчен алты ай ятарга кирәк, дигәч, әткәй баш тарткан. Тартмас иде, тормыш шул кадәр авыр, тартып барырга кирәк. Гаиләдә бабай белән тугыз җан. Колхозда эшләгәнгә бер тиен дә түләмиләр иде бит. Әгәр шул вакытта бераз дәваланган булса, бәлки, озаграк та яшәгән булыр иде. Нәкъ яраланган җирендә яман шеш барлыкка килеп, 1961нче елның 4нче апрелендә кадерле әтиебез алтмыш өченче яшендә мәңгелеккә китеп барды. Быел инде вафатына 56 ел.

Сугышка кадәр әткәйнең бик каты ашказаны авырта торган булган. Аш содасы эчеп кенә үзенә җиңеллек тапкан. Сугышка киткәндә дә әнкәйгә: «Кайгырма, Алла кушса, мине озак тотмаслар, кире борып кайтарып җибәрерләр», – ди икән. Имеш, ашказаны авырткан кешене сугышка алмаслар, дигәндер.

Сугыштан кайткач, басу-кырларда йөргәндә әти әле бер үләнне, әле икенчесен күрсәтеп: «Менә бу үләнне ашый идек, улым. Менә монысын», – ди иде. Күрәсең, сугышлар туктаусыз булгач, аларга ризык та алып килә алмаганнар. Ач торып, үләннәр белән генә туклангач, ашказаны җәрәхәте төзәлгән булырга тиеш. Ул гомеренең ахырына кадәр башкача ашказаныннан зарланмады. Гәрчә чәйнәп ашарга тешләре булмаса да. Ул бөтен ризыкларны да чылатып, изеп ашарга мәҗбүр иде.

Күңелемдә балачакларны искә алам да, шунда әткәй-әнкәй искә төшә, өйдә эленеп торган фотоларына карап, тын калам. Мин бүген үзем әткәйдән 17 елга озаграк гомер иттем. Ә әнкәй гомеренә җитәргә тагын 5 ел яшәргә кирәк әле.

Шушы мәкаләм басылып чыкса, әткәй белән әнкәй рухына бер дога булып барып ирешер иде.

Илгизәр ГАЛИЕВ,

Тәтеш шәһәре

Комментарии