Хәерчегә калдыру хәзер ул

Минем туган авылым Казак Үртәме дип атала. Әнием Гарифә Зур Җогып авылыннан монда килен булып килгән. Әти Габделгани –Бәйрәм бабайның өченче улы. Әни сөйли иде: «Мин килен булып килгәндә инеш мул сулы. Инешнең ике ягы да куаклы, урманлы иде. Суның теге ягында урыс басулары башлана». Басулары шул килеш булса да, урыс авылы күптән таралып бетте инде.

Бәйрәм бабайның өч улы: Сәфәргали, Солтангали һәм минем әти Габделгани булып, 2 сыер, 3 ат, күп кенә сарыклар, кош-корт асраганнар. Колхозлашу башланганчы тулы тормыш белән яшәгәннәр. Бабабыз, җир эшләре беткәч, Оренбург өлкәсендәге урыс байларына хезмәт итеп, зур-зур акчалар алып кайта торган булган. Шуңа күрә йорт-җир, каралтылар таза булган, гел яңартылып торган. Җирләр 15-20 ел саен яңадан бүленгән. Кызларга җир бирелмәгән, чөнки алар кияүгә чыга да, җирләре хуҗасыз кала.

Колхозлашу еллары башлана. Җыен ялкау властька килә. Аларга күн куртка, корал бирелә. Боларга беркем дә каршы сүз әйтә алмый. Авыл тулаем колхозлаштырыла. Безнең бабай да 1 ат, 1 сыер, ашлык саклый торган амбарын биреп, колхозга керә. Әкрен генә бабайның хуҗалыгы таркала башлый. Колхозлашуның беренче елларында эшләгән кешеләр өчен ашлыкны мулдан, бик күңелле итеп, өй саен таратып йөриләр. «Ялкауларга аны комганнарга гына тутырып кертәләр иде», – дип сөйли иде өлкәннәр.

Колхозлашу чоры уңышлы узгач, власть башындагылар колхозларны үз кулларына алалар. Бөтен нәрсә – хөкүмәтнеке! Авылыбызның бик тә эшчән, күп балалы Лотфулла һәм Вәли абыйлар бер гаепсезгә кулга алынып, Казанда атып үтерелә. Лотфулла абый төш күрә: имеш, авылга бүреләр һөҗүм итеп, кешеләрнең сарыкларын ашап бетерә, ә колхоз сарыкларына тияргә кыймыйлар. Моны колхозлашуга каршы пропаганда, дип, Лотфулла абыйны кызыл битле милиционер кулына ике пистолет тотып, урам буенча алып чыгып китә. Вәли абыйны урманда эшләгән җиреннән алып китәләр, гаиләсе белән дә саубуллаша алмый кала. Икесен дә тиз арада атып та үтерәләр.

Лотфулла абыйның улы Җәүдәт әтисенең ни өчен атылганын бик озак еллар эзләгән. Архивлар ачылгач кына беленә, сәбәбе әнә шул төш була. Авылыбызның өч кешесе гаепләү кәгазенә кул куйган булган. Берсе – шул елларда авыл Советы рәисе булып эшләгән хатын.

Безнең халык шул бит: хакмы, нахакмы, кешене мыскылларга ярата. Шуңа күрә бу гаиләләр авылдан ук чыгып киттеләр.

Авыл халкы иртәдән кичкә кадәр эшли. Хезмәт хакы юк. Тормышлар авырая башлагач, Сәфәргали абый гаиләсен алып, Монголиягә китә. Олы улы Корбангали абый укытучылыкка укып бетергән була. Ул элеккеге Дөбъяз районының Төрекләр дигән авылында озак еллар укытучы булып эшләде, директор вазыйфасын да башкарды.

Солтангали абыйның бер аягы кыскарак булгач, аны армиягә дә алмыйлар. Хатыны белән өч кыз, бер ир бала үстерделәр. Әтигә килгәндә, ул колхоз амбарларында озак еллар склад мөдире булып эшли. Сугыш башлангач, амбарларны да тапшыра алмыйча, бик ашыгыч кына сугышка алып китәләр. Ул вакытта яңа алынган солдатларны Казан Кремлендә азмы-күпме сугышырга өйрәтәләр дә фронтка озаталар. Ашыкмый чара юк, немец армиясе Мәскәүгә якынлаша.

Солтангали абый белән апам Асия, әтине соңгы тапкыр күрер өчен, Казанга кадәр 100 километрны җәяүләп баралар. Апама ул вакытта 11 яшь, ә әтигә – 37 була. «Әтине сафка тезеп ашханәгә ашарга алып барганда, аннары строй белән кире кайтканда күреп калдык, – дип сөйләде ул. – Күтәреп алды да: «Өелеп каласыз бит», – диде, күзләреннән яшьләр чыкты. Ашханәдә үзенә биргән балыгын ашамыйча, минем кулга тоттырды. Ә без аңа әни биреп җибәргән җылы оекбаш белән аз гына күчтәнәчне тапшырдык».

1941нче елның ноябрендә әтидән нибары бер хат килә. Шул ук елның декабрендә инде кара мөһерле хат – әтинең үлүе турында хәбәр алалар.

Бераз үзебезнең авыл турында да языйм әле. Авылыбыз бик зур да, бик кечкенә дә түгел иде. Колхозның өч бригадага бүленгәне истә калган. Җире, болыннары, зур булмаган сазлыклары, чишмәләре, куаклыклары бар иде. Халкы эшчән, янгыннан исән калган йортлар, капка-коймалар таза иде. Әле мин үзем дә авылда икешәр катлы йортлар барлыгын күреп үстем. Зур төзелешләрне, берләшеп, өмә белән башкарганнар. Авыл инешендә 2 су тегермәне эшләде. Чишмәләр күп, һәрберсенең үз исеме бар иде. Юлаучылар су эчеп китсен дип, яннарында гел савыт тотарлар иде.

1930нчы елларда авылда зур янгын була. Май аенда, бөтен халык басуда эштә вакытта ике малай, бәрәңге пешереп ашыйбыз, дип, лапас артындагы саламга ут төртә. Җил искән уңайга ярты авыл янып бетә. Бәхеткә, бераздан җил борылып, аннары ул арада күрше урыс авылыннан килеп җиткән янгынчылар ярдәме белән авылның яртысын саклап кала алалар.

Олы апам исән әле. «Кара-каршы ике йортыбыз, мунча, лапаслар, бура абзарлар, терлекләргә су җылыту өчен землянка, җиләк-җимеш бакчасы бар иде. Өй тулы бала-чага иде. Мин 17 яшемне тутырып, авылдан чыгып киткәндә 3кә 4 метрлы кечкенә генә йорт, кечкенә генә лапас, 1 кәҗә, 4-5 тавык һәм бәрәңге бакчасы гына торып калды. Бәйрәм бабай торып кайтса, бу мин төзегән йорт-җир түгел, дип, кире каберенә кереп ятар иде», – дип сөйли.

Менә шулай итеп, колхозлашу, сугыш афәтләре безне җирсез, мөлкәтсез хәерче калдырды.

Рафаэль БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии