Күңелләргә уелып калган сугыш

Күңелләргә уелып калган сугыш

– Әй, күрде инде башлар! – дип куйды туксан яшен яңа гына тутырган Роза әби. – Сугыш авырлыгы безгә – яшүсмер балаларга тирән яра булып күңелләргә уелып калды. 14-15 яшьлек балалар кул пычкысы белән юан-юан имән агачларын ничек итеп кискәнбез дә, шул агачларны ничек итеп ат арбаларына төягәнбездер?!

1942нче елда 14 яшьлек кызны Казанга ФЗУга җибәрәләр. 2 катлы таш бинада урнашкан «ремесленный училище»да укырга туры килә аларга. Укуның исеме генә инде – көннәре елга буеннан (пристань булгандыр дип уйлыйм ) күтәреп утын ташу белән үткән. Үзләре укый торган бинаны гына түгел, больницаларны җылыту өчен дә ташытканнар утынны.

Ачлыкка, сагынуларга түзә алмыйча Үтәмеш, Балтай кызлары белән җәяү качып та кайта алар, әмма төрмәгә утырту белән куркыткач, тагын китәргә туры килә. Җәяүләп Апаска озатуны 2 яшькә олырак Фәйрүзә апасына йөклиләр. Әҗем белән Чүрибураш авыллары арасындагы тау башында ул чакта кордон йорты була. Урман авызында торган бу йортта кеше яшәми, әмма юлаучыларга яңгырдан, давылдан шунда качып торырга туры килгәләгән. Кызлар шул йорт янына килеп җиткәч, тәрәзәдән алар каршысына 2 кеше сикереп төшә. Сәләмәдән киенгән, кырынмаган, озын чәчле бу кешеләр кызларның котын ала. Апасы боларның сугыштан качып кайтып, яшеренеп йөрүче бәндәләр икәнлеген шунда ук сизеп ала. (Сугыш беткән елларда бу качкыннарның Никифорово авылы янындагы шарлавык артына кереп ясалган землянкалары табыла, үзләре кулга алына, корал белән каршылык күрсәткәннәре юк ителә. ) Куркудан аңнарын җуяр хәлгә җиткән кызларга алар: «Бер генә сынык булса да икмәк бирегез!» – диләр. Юлга дип алган ризык төенчекләрен аларга ыргыталар да, кызлар кире Әҗемгә чабалар. Куркудан бертуктаусыз чабып, янып-пешкән кызлар Әҗемгә агып төшүче инеш кырыена ятып су эчәләр. Нинди куркыныч хәлдә калуларын аңлаган апасы Фәйрүзә өч көн урын өстендә авырып ята. Роза балалыгы белән аңлап та җиткермәгәндер инде, ул җиңелрәк кичерә бу хәлне.

Роза 9 ай укыганнан соң, ФЗУдан котылуга ирешә, шунда эшләүче Болгаер кешесе ярдәм итә аңарга. Аннан Розаны башка кызлар белән бергә урман кисәргә җибәрәләр. Фатирда торган Бакырчыдагы хуҗаларны, авыл халкын хөрмәт белән искә ала Роза әби:

– Аяк басарга да урын юк иде, бөтен кеше идәндә йоклый. Иртәнгә хуҗалар актык ризыкларын булса да пешереп ашатып, киемнәребезне киптереп, озаталар иде, – ди ул. Бакырчы урманнарында 3 ел урман кисә. Боларны сөйләгәндә Роза әбинең күзләреннән бертуктаусыз яшь агып торды.

– Апаларым өчен дә биргәндер инде миңа Ходай бу гомерне, – ди ул. – Фәйрүзә апам 16 яшеннән 11 ел тракторда эшләде. Көне-төне кырда иделәр. Капчык асып, җәяү Тәтештән запчастьлар ташыйлар иде. Чын ачлык елларда безне ул саклап калды, аңа хезмәт көненә бирелгән икмәкне бүлешеп яшәдек. Кызганыч, исән чагында аларны хөрмәтләүче генә булмады.

90 яшьлек Роза әби Чупаева Әлмәндәр авылында улы Әсәдулла белән килене Тәнзилә тәрбиясендә яши, әти-әнисе һәм апалары Әминә, Фәйрүзә, сеңлесе Маһруза, абыйсы Габделгани, ире Әмирулла рухларына догалар укып, авыргалап алса да рәхәттә тормыш кичерә.

Р. ВАҺАПОВ,

Апас бистәсе

Комментарии