Онытмыйм дисәң дә

Вакыт чаба гына. Бөек Ватан сугышы да офыклар артына күмелә бара. Вакыт иң яхшы дәва, диләр. Әмма сугыш беткәнгә 73 ел үтсә дә, йөрәкләрдән әле һаман да кан саркый. Улларын, ирләрен көтә-көтә үткән йокысыз төннәрдә чыгарган җырлары, бәетләре белән вакытыннан алда картайган әниләр әле дә күз алдында.

Минем дә әти белән әни ике абыемның вафаты турындагы хәбәрдән соң сыгылып төшкән иделәр. Аннары үзләре дә озак яшәмәде инде, бер-бер артлы гүр иясе булдылар.

1942нче елдан башлап, Фәүзия апа Динмөхәммәтова бездән, ягъни 11-12 яшьлек малай һәм кызлардан, авыл уртасыннан агучы Казан-су елгасын будырып, «Динамо» су-ындыр бригадасы оештырды. Буаны барыбыз бергә бик тырышып, ташлар, балчыклар, чыбык-чабык ташып, ныгыттык.

Төнлә басудан көлтә ташыйбыз. Көндез шуны сугабыз. Малайлар саламны эскерткә сала, кызлар ашлыкны амбарга озата. Иң кызу һәм иң авыр вакытлар фронтка «Кызыл обоз» әзерләп җибәргәндә була. 30 ат йөге ашлык әзерләгәндә өйгә кайтып тору юк. Сугылган ашлыкны көндез – җил белән, төнлә «сүнәм-сүнәм» дип торган сукыр лампа яктысында кул белән әйләндерә торган җилгәргеч машинада җилгәреп, көнне төнгә ялгап эшлибез. Ләкин ник шунда беребез ачлыктан, арудан ризасызлык белдереп карасын! Без җибәргән ашлык иртәгә үк әтиләребезгә, абыйларыбызга күмәч булып барып җитәчәк бит, дигән уй күңелне үсендереп, эшкә дәрт биреп тора. Аларның ашап утырулары күз алларына килеп баса. Шунда үзеңнең дә өзелеп-өзелеп ашыйсы килеп китә.

30 ат йөген әзерләп, алдагы атларга кыңгыраулар тагабыз, йөк өстенә флаглар кадыйбыз. Олаучы классташлар малайлар (аларның күбесе исән дә түгелдер инде) хәллерәк атларны алгарак куеп, Арча заготзерносына юлга кузгала. Без, теләкләр теләп, озатып калабыз. Шул чагында кичергән горурлыкны белсәгез иде! Шул хис бөтен арыганнарны оныттыра.

Без, сабыйлар, җилкәбезгә өелеп калган бихисап авыр, җаваплы эшләрне башкарып чыга алуыбыз белән дә илгә Җиңү яулашырга чамасыз зур өлешебезне керттек. «Җиңү өчен илгә икмәк кирәк, бүген кирәк, күп кирәк!» Без әнә шуңа инанган. Каршыбызда рәсемле плакат эленеп тора. Анда пилоткалы солдат, бармагы белән безгә төртеп: «Син бүген фронтның җиңүе өчен нәрсә эшләдең?» – дип искәртеп тора.

Шөкер, без күргәннәр артта калды,

Инде тынычлыкта булсын халыклар.

Сугыш газапларын, ятимлекне

Күрмәсеннәр, Раббым, оныклар…

Фәүзия ВАХИТОВА,
Казан шәһәре

Комментарии