- 06.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Болгарга милләтебезнең Ислам динен кабул итү датасын искә алу йөзеннән үткәрелүче җыенга еш барып йөресәк тә, Зөя утравын барып күрергә әлегәчә җай табылганы юк иде. Нихаять, мондый форсат та чыкты. Хәтер көне алдыннан – Казан ханлыгының Явыз Иван тарафыннан талануына һәм җимерелүенә, ата-бабаларыбызның бәйсез татар дәүләте өчен сугышып шәһид китүенә 461 ел тулып килгән көннәрдә булды бу вакыйга.
Көзге суыкта әлеге хурлыклы датага сәбәпче булган чиркәүле кирмән эченә юл тотабыз, күңелне үзенә күрә ниндидер бер чиркангыч хис били, тау башындагы ачы җил бу хисне тагын да көчәйтә. Экскурсовод урыс хатыны урам буйлап әле реставрацияләнеп бетәргә дә өлгермәгән биналар белән таныштыра. Кечкенә генә авыл биләмәсендә ничәмә чиркәү калкып чыккан (бөтенесе дә хәзергәчә сакланмаган билгеле, Совет чорында кайберләрен нигезенә кадәр ишеп ыргытканнар), шулар арасында шыр агачтан гына торучы «Изге өчлек» дип аталганы да бар. Аның буралары 16нчы гасыр бүрәнәләреннән гыйбарәт дип сөйлиләр. Бу алтарьсыз бина эчендә Явыз Иван үзе Казан ханлыгының җимерелүен сорап бәддога кылган ди, имеш. Казан ханлыгын яулауда хәлиткеч рольне уйнаучы кирмәннең үзен дә агачтан торгызалар. Патша гаскәре аны мең километр ераклыкта урнашкан Улич районында урман кисеп, алдан әзерләп, Идел буенча салда агызып алып килә һәм бер ай эчендә сафка да бастыра.
Бүген биредә урыс ишегалды төзеп, аранга ипподромнан дүрт ат та китереп япканнар, тимерче белән чүлмәкчене дә эшкә җиккәннәр, ә «Ленивый торжок» дигән тыкырыкта сувенирлар сату белән беррәттән туристлар җәя һәм арбалетлардан ук атып төзлеген дә сыный ала, баштанаяк саклаугыч киемнәргә уранган (шлемнары гына да 7 килограмм авырлыкта) борынгы сугышчыларның кылыч-калканнар белән бил алышуын да күрү мөмкинлекләре тудырылган. Әлеге «Гладиаторлар сугышы» уздырылучы урыннан ерак түгел урнашкан тарихи биналарның берсендә урыс ашханәсе дә ачып куйганнар. Сүз уңаеннан, бу урыс ашханәсенә ризык әзерләргә Казаннан татарлар килеп йөри.
Әлегәчә биредә хәлләр чыннан да 16нчы гасырның тарихи чынбарлыгын чагылдыра торган булган. Утрауга ут һәм җылылык кертүгә дә соңгы елларда гына ирешкәннәр. Моңарчы халык газ балоны ягып яшәгән. Куйбышев сусаклагычы төзелгәннән соң, су белән чолгатып алынган утрауның шактый өлеше су астында кала. Аның элеккеге йөзен музей эчендәге ювелир эшләнмәсе булган макет кына тулысынча күзаллау мөмкинлеге бирә. Шул авылда туып-үскән экскурсовод Алла Елисеева сөйләвенчә, биредә кайчандыр дүрт меңнән артык кеше яшәгән, ә хәзер ике йөз иллеләп – иң чыдамнары гына торып калган. Җирле халык үзләре яшәгән урынны «артык кешеләр утравы» дип йөртә икән. Болай әйтергә нигез дә бар. Монда сәяси тоткыннар төрмәсе – ГУЛАГтан кала, 1936нчы елларда яшүсмерләр колонияләре, 1953-1994нче елларда рухи яктан сәламәт булмаганнар өчен хастаханә һәм сукырлар мәктәбе дә булган. Ягъни җәмгыять үзенә алырга теләмәгән кешеләрне дистәләгән еллар буе монда «сөргенгә» җибәреп торган. Әйе, иманлы татар халкының канлы күз яшенә сәбәпче булган бу корылма үзенең җәбер-золымын 1552нче елдан соң да дәвам итә. Алай гына да түгел, хәтта шәһәрне төзү эшләрендә катнашып йөргән князь Галицинның дүртенче буын оныгы да, 1930нчы елларда, дворян тамырлы булганы өчен биредә атып үтерелә. Данлыклы татар сәүдәгәре һәм меценаты Баязитовлар нәселеннән Давыт, шулай ук Фәтхи Бурнаш, Хәсән Туфан кебек зыялыларыбызның һәм башка язучыларыбыз вә имамнарыбызның язмышлары да Зөя төрмәсе белән бәйләнә. Утрауда кирмән буенда әлеге репрессия корбаннарына куелган һәйкәл дә бар. Ул күгәрченгә, ягъни азатлык символына рәшәткә аша кулын сузган күзлекле тоткын формасында сынландырылган. Төрмәдәге тар гына бүлмәләрнең каты сәкеләрендә ничек итеп 14-20 кеше яшәвен хәзер күз алдына китерүе дә кыен. Эштән туктаган арада тоткыннар сменалап йоклаган күрәсең. «Бу җиргә ихлас күз яшьләре шактый тамган, шуңа күрә дә бик догалы урыннар», – ди экскурсовод хатын. Юк, догалы түгел, каһәрләнгән урын, аерым сәяси тоткыннарның гына түгел, милләтебез язмышын хәл иткән, дәүләтебезне юк итеп, халкыбызны коллыкка төшерүгә сәбәпче булган урын бу! Безнең әлеге хурлыклы вакыйгаларны онытырга хакыбыз юк! Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев шуңа күрә тарихи-архитектура музей тыюлыгы булып исәпләнгән бу җирләрне саклау һәм төзекләндерү эшенә алынгандыр да күрәсең…
Ирек АЗАТОВ.

Комментарии