«Балачакны урлады…»

«Балачакны урлады…»

Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куйган әбиләребез, сугыш башланганда бары бала гына булган дәү әниләребез күргән авырлыкларны, кыенлыкларны сөйләп бетерерлек түгел. Шул чор михнәтен үз башыннан кичергән дәү әнием Флюра Рәхимулла кызы Вафина: «Сугыш башланганда, миңа бары 4 яшь иде. Кияргә кием, ягарга утын, ашарга ризык юк. Без, балалар, барын-югын хәтерләмибез, ә менә әниләр, әбиләр ничек түзгән икән дип бүген дә уйлыйм. Мин әнинең кайсы вакытта йокларга ятып, кайсы вакытта торып киткәнен белмим. Ул көннәр буе колхоз эшендә, кичен чана тартып, кырга салам урларга бара. Утын урынына мичкә салам ягабыз. Сугыш башланганчы туып калган сеңлем белән мин әби янында өйдә калабыз. Иртән мичне ничек яндырып җибәрергә дигән уй белән йокыдан уянасың, шырпы юк. Кемнең морҗасыннан төтен чыга, соскы тотып, шуңа чыгып чаба идек.

1944нче елның сентябрь аенда беренче сыйныфка укырга кердем. Язарга гади карандаш. Укытучы бер карандашны ике укучыга бүлеп бирә. Бер партада өч кыз утырабыз. Өчебезгә – бер Әлифба китабы. Укытучы сөйләгәнне йотлыгып-йотлыгып тыңлыйм.

Җирдән башак җыярга, борчак чүпләргә кырга чыгабыз. Басу буйлап камыл өстеннән яланаяк йөрибез, чөнки аякка кияргә юк. Камыл аякны чәнчи, өйгә кайткач, аяклар ут яна.

Ул вакытта ашарга яраклы нинди үлән бар, шуларның барысын да ашый идек. Кузгалак, әнис, балтырган, кукылар, алабута орлыгын хәзер ашап карыйм да бала вакытта яулыкка төйнәп өйгә алып кайткан вакытларым кино караган кебек күз алдымнан үтә. Бергә уйнап үскән күрше кызларының күбесе мәрхүмә инде. Урыннары җәннәттә булсын. Кычыткан ашы ашыйбыз. Он, ипи төшкә дә керми. Аның өстенә түләүләр: һәр йорт саен 40 кг ит, займга кул куюлар. Әниләр бары тик хезмәт көненә эшләде. Хуҗалыктагы сыерлар белән сука сукалыйлар, тырмалыйлар. Хәтта ул чорда малларга да ташлама булмады», – дип искә ала.

Күңелем белән еллар аша сугыш чорына кайтам. Әбием дә безнең кебек сабый булган бит. Ә шулай да аның кечкенә генә күкрәгендә батыр, сабыр йөрәк типкән. Шул нәни йөрәк таң аткан саен Җиңү шатлыгы килер, газиз әтием сугыштан исән-имин әйләнеп кайтыр дигән өмет белән яшәгән. Кулларыннан килгәнчә тырышып, алар да ил өчен, Ватан өчен тырышканнар. Җиңү көнен якынайтуда сугыш чоры балаларының да өлешләре әйтеп бетергесез.

Ландыш ВАФИНА.

Балык Бистәсе районы, Зур Мәшләк авылы.

Комментарии