- 07.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Бибигамилә апа 1931нче елның 15нче февралендә Kызыл Йолдыз районы, Тәберде Чаллысы авылында гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Шәйдулла абый шәһәргә чәчүлек орлык алырга барганда бик каты салкын тидерә. Әтисез калганда, кызга 6 ай гына була. 1938нче елны Тәберде Чаллысы җидеелык мәктәбенә укырга керә һәм бары тик ике ел гына белем алырга туры килә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, ике абыйсы сугышка алына, гаиләдә олы бала булып Бибигамилә апа кала. Олылар белән беррәттән шул чорның авырлыгын үз җилкәсендә күтәрә. Kазанга мал куып барулар, урман кисү, чәчүлек орлык алып кайту дисеңме, яшүсмер кыз барысын да эшләгән. Орчык кебек бөтерчек кызны бригадир җир үлчәүче итеп билгели. Kырда өлкән апаларның урган җирләрен үлчәп, дәфтәргә язып бара.
Казан шәһәренә мал куып барырга кеше эзлиләр, авылда карт-коры, бала-чага, хатын-кызлардан башка кеше юк. 13 яшьлек Бибигамилә апа тагын ике иптәш кызы белән бу эшкә алына. 15 көн буе алар Kазан шәһәренә мал куып бара. Аякка кияргә юньле чабата, ашарга ризык булмый, ә шулай да кызлар малларны 17 км узган саен ял иттерә-иттерә, шәһәргә исән-имин илтеп җиткерәләр.
Өйдән чыгып киткәненә бер ай дигәндә кыз өенә кайтып җитә. Kич булганлыктан куркып кына тәрәзә шакый, ләкин әнисе ай яктысындагы шәүләне күреп шикләнә, кызын танымый. Бары тик ишек артыннан сөйләшеп торганнан соң гына баласын таный, ишек ачып өйгә кертә. Бибигамилә апа бу вакытта бик ябыккан, хәлсезләнгән була. Әнисе тиз генә самавыр куеп чәй кайната һәм өстәлгә ике иләк кипкән ипи кисәкләре китереп куя. Kызы өйдән чыгып киткән көннән бирле аның өлешен җыеп барган була ана.
1947нче елны «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945г» медале белән бүләкләнә. Аңа бу вакытта 16 яшь кенә була. Авыл клубы сәхнәсендә авылдашлары алдында аңа медаль тапшыралар. «Бу медалеңне анаңа күрсәт», – диләр. «Миңа бу медальне биргәнче, бер буханка ипи бирсәгез, әнием шатланыр иде. Әни бу медаль белән нишләсен», – дип әйтеп куя. Аның бу сүзләреннән залда утырган бар кеше елый.
Тырыш, эш сөючән Бибигамилә апа 1951нче елда 3ур Мәшләк авылына килен булып төшә. Гыйләҗев Kыяметдин абый да дәһшәтле сугыш юлын үткән. Алар 51 ел иңгә-иң куеп дус-тату гомер кичерәләр. Биш бала тәрбияләп, зур тормыш юлына чыгаралар. Kызганыч, Kыяметдин абый бакыйлыкка күчте.
Әти сүзен әйтергә тилмереп үскән Бибигамилә апа каенатасын да үз әтиседәй тәрбияләп, соңгы юлга озата.
Бибигамилә апаның орден-медальләрен санап бетерерлек түгел. Бүгенге көндә тормышыбыздан канәгать, җитәкчеләребезгә мең рәхмәтле Бибигамилә апа балалары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Ул Бөек Җиңүнең 69 еллыгын 83 яшен тутырып каршылый. Аңа исәнлек-саулык, балаларының игелеген күреп, озак еллар яшәргә язсын.
Валерия СТЕПАНОВА.
Балык Бистәсе районы, Зур Мәшләк авылы.

Комментарии