Йөрәгемдә эз калдырды балачак хатирәсе

Йөрәгемдә эз калдырды балачак хатирәсе

Минем әтием бик моңлы җырлаучы гармунчы, Сабан туе батыры булган. Әнием аның турында сөйләп туймый иде. Ике центнер иген төягән арба елгада баткач, әткәң, астына кереп, аркасы белән күтәреп, пычрактан чыгарды, Сабан туенда көрәшеп алган бүләкләрен итәгемә китереп сала иде, дип искә ала иде әни. Ләкин бу бәхет озакка бармый. 1941нче елның 22нче июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Әтиемне шул елның 1нче августында сугышка озаталар. Әнием 27 яшендә ике сабый (абыйга – 5, миңа 2 яшь) һәм 2 айлык көмән белән кала. 1942нче елның 25нче февралендә өченче бала булып энебез туа. Бала туып, 20 көн үткәч үк, терелеп тә җитмәгән әниемне Ульян белән Казан арасында окоп казырга алып китәләр. Күкрәгендәге сөте катып, салкын тидереп, әни больницага керә. Әнием, безнең бәхеткәдер инде, операциядән терелеп чыкты. Бер ай да үтмәгән, әнине урман кисәргә алып киткәннәр. Ә җәй көне әни таңнан караңгы төшкәнче колхоз эшендә була. Өч ач ятим баласы өйдә кала. Кем булса да жәлләсен иде!

Әтинең сугыштан килгән соңгы хатында шулай язылган иде: «Сугыштан чыктык. Батальоннан 16 кеше калды, окопта ятабыз. Өстебезгә унлап танк килә. Бер пулябыз да юк. Йөри алганнарыбыз штыклар белән танкка каршы барабыз. Әти, әни, Газимә, бәхил булыгыз, догадан калдырмагыз. Балаларны укытыгыз». Шуннан әти югалган инде.

1942нче елда авылга беренче яралы булып әтиемнең энесе Закирҗан абый кайта. Үзе генә түгел, бер белорус егетен – дядя Петроны да ияртеп. Аяксыз, бер кулсыз кешене жәлләп алып кайткан инде. Абый сүзе буенча, фашистлар Петро абыйларның авылын яндырганнар, бер туганы да калмаган. Шулай итеп, әнием өстендә 5 кеше була. Мин 2 сәгатьтән күбрәк йокламадым, дип сөйли иде. Петро абыйны Закирҗан абый белән әни күтәреп мунчага илтәләр иде. Абый юып киендергәч, әнкәй барып, күтәреп алып кайталар иде. Алты айдан соң, Петро абыйны военкоматтан килеп алып киттеләр. Калган тормышын белмәдек. Абый эзләтте – җавап булмады. Петро абый исән кулы белән безнең баштан сыйпый иде, күзләре зәп-зәңгәр иде – шуны әле дә хәтерлим.

1943нче елда әтиемнең үлгән хәбәре килә. Ул вакытта миңа инде 4 яшь. Әнинең, әбинең елаулары истән чыгарлык түгел. Шул вакытта Закирҗан абый әнигә: «Төп йортта мин калам, сиңа балаларың белән монда урын юк», – ди. Әтиләр өч ир туган булган, әти башка чыгам, дигәч, бабай белән әби, син беренче балабыз, киленебез Газимәдән аерылмыйбыз, диләр. Әтинең үле хәбәре килгәч, безгә китәргә рөхсәт биргәннәр.

Закирҗан абый: «Мин абыйның балаларын ашатырга җыенмыйм», – дип, әнине куа башлый. Ул йортка бит әтием белән әниемнең көче кергән. Шулай итеп, әнигә бернәрсә бирмичә, өч бала белән аерып чыгаралар. Солтан бабай бик коры, ә әби бик саран иде. Әби белән бабай кара-каршы утырып, самавырны җырлатып, икәү генә алдагы өйдә ашыйлар-эчәләр, ә безне кертмиләр иде. Әнкәй арттагы өйдә ашарга пешерә, ә әби, безгә дә калдырмыйча, алып чыгып китә иде. Үзләре туйгач, калганын, ипи катыларын без балаларга чыгаралар иде.

Әниемнең бәхетенә, әтисе, абыйлары исән булган. Әнкәйнең әтисе, мулла бабай, келәтен сүтеп, әнкәйгә бирә. Аны өч тәрәзәле кечкенә өй итеп көйлиләр. Ул вакытта абыйга – 8, миңа – 5, энемә 2 яшь иде.

Әгәр рәссам булсам, бу йортка чыгуыбызны ясап күрсәтер идем. Солтан бабай белән Закирҗан абый колхозга кермәделәр, әнием үстереп биргән җигеп йөри торган үгезләре бар иде. Менә шул үгезне җигеп, арбага әнинең сандыгын, аның өстенә түшәген, түшәк өстенә энем белән мине утырттылар. Абый аркан белән үгезнең башыннан тартып бара. Ә энем белән миңа кызык – утырып барабыз бит. Әниемнең арба артына тотынып, елый-елый барганын, әбинең чәй тәлинкәсенә он салып, аны җил очырмасын дип, яулык белән каплап барганы әле дә күз алдымда. Әниемнең күзеннән яшь түгел, йөрәк каны аккандыр. Килеп кердек өйгә. Өстәл дә, утырырга эскәмия дә юк. Икенче көнне бабай гына ясап китерде аларны. Беренче кичне әнием, сәкегә түшәген җәеп, өч ятим баласын кочаклап, төнне йокысыз үткәрүен сөйләде. Икенче көнне безнең хәлне ишетеп, авыл советыннан кешеләр килделәр. Ул заманда әнкәй колхозда ударница иде. Урак урганда аның делянкасында кызыл байрак эленеп торды. Авыл советы рәисе әниемә: «Гаризага кулыңны куй, сыерны, арттагы йортны, сарыкларны, тавыкларны алып бирәбез», – диде. Әнкәй: «Иремнең ата-анасы белән судлашып йөрмим, Ходай ярдәм бирер әле», – диде. Мулла кызы иде шул. Гомерендә кешегә кычкырып сүз дә әйтмәде.

Әниемнең сабырлыгын Ходай күргән, теләгән теләкләрен ишеткән. Көз көне бәрәңгебез шундый мул булды, күршеләребез хәйран калды. Әни казый, без абый белән ташып торабыз. Идән асты тулды, ике баз тулды. Ул шатлыкны сөйләп бетергесез. Бәрәңгене сатып, кәҗә алдык, ул безнең бәхеткә өч бәти китерде.

Әнкәй колхозда ударница булса да, хезмәт көненә таяк кына язалар иде. Яз көне ачлык башлана, чөнки кәҗә сөтенә дә, йомыркага да салым салалар. Кыш көне тавык йомырка салмый бит, шуның өчен, елатып, идән астыннан бәрәңгене төяп алып китәләр. Үкереп елап кала идек. Әти өчен бирелә торган пенсия акчасын авыл советы почтадан ук заемга дип алып кала. Ә әтиләре сугыштан кайткан гаиләләрне болай рәнҗетә алмадылар, без ятимнәрне бик рәнҗеттеләр. Хөкүмәт безгә шуның кадәр мәрхәмәтсез булды. Әтиләрне сугышта үтерделәр, балаларын ачлыктан үләргә мәҗбүр иттеләр.

Абый белән уфалла арбасын тартып, 4-5 км дагы урманга утынга йөри идек. Ә шул сугыштан кайткан ирләр кайсы урманчы, кайсы бригадир, кайсы ферма мөдире, комбайнчы, тракторчы булдылар. Аларның балалары безнең кебек ач-ялангач булмады, хатыннары колхозда эшләмәде. Урманчы булып эшләүче абзыйлар безне жәлли белмәделәр, йолкып җыйган үләнне, балта белән тураган коры утыннарыбызны алып калалар иде. Белмим, алар ничек сугышкандыр, ә без ятимнәрне рәнҗеттеләр.

Хәтеремдә калган бер әрнүле вакыйганы языйм әле. Урак өсте. Эссе көн – түзә торган түгел. Ул елларны кышлар бик салкын, җәй көне эссе була торган иде. Шул эсседә әниләр ураза тоталар. Әни безгә, балаларга, билдән бау белән бәйләп килегез, мин арыш уып куярмын, ди. Ул күлмәк астына арыш тутырды гына, председательнең атка атланып килгәнен күрдек. Әнкәй безне арыш өеменә яшерде. Арыш кылчыгы чәнчи, кычыттыра, түздек инде. Әнием бер делянка алдан урак ура. Председатель әнигә рәхмәт әйтеп, кызыл байрак кадап китте. Кадерле кешебезне төрмәгә алып китәрләр дип курыккан идек. Ходай ярдәм итте, абый белән миңа түзем бирде, кылчык кадауга түздек.

Чабыгыз өйгә әрәмә буйлап кына, җәймәгә бушатыгыз да тагын килегез, ди әни. Тагын барып тутырып кайттык. Кылчыклар тәнебезгә кадалган, мин абыйны кашып чистартам, абый мине. Әнкәйләрне караңгы төшкәч кенә җибәрәләр иде. Ул кайтып, су җылытып коендыргач кына, кашынуыбыз бетте. Арыш ярмасы ясап, кәҗә сөтендә ботка пешереп ашадык. Шулай язгы ачлыктан соң тәнгә көч керә башлады. Борчак кузаклана башлауга, кырга кузак ашарга бара идек. Сугыштан кайткан абзыйлар, атка атланып килеп, безне камчы белән кыйныйлар иде.

Шул тормышка карамастан, әниләр безне укытты. Каенанам 6 бала белән калып, 4 баласына югары белем бирә. Әнием белән икесенә тугыз бала укытып, хезмәт сөюче, белемгә омтылучы, хөкүмәткә хезмәт итүче балалар үстерәләр.

Мин, бер авыл кызы, бөтен авырлыкларны җиңеп, инженер-конструктор, инженер-технолог, инженер-метролог булып 38 ел эшләп, лаеклы ялга чыктым. Тәүфыйклы кыз белән ул үстереп, аларга югары белем бирдем. Кызым – архитектор, улым психолог булып эшлиләр. Биш оныгым бар, бик акыллылар, Аллага шөкер!

Әниләребез озын гомерле булып, бик кадерле тормышта яшәделәр. Урыннары – җәннәттә, яткан гүрләре нурлы булсын. Алар безнең йөрәк түребездә, догабыздан калдырмыйбыз.

Тол хатыннар, сугыш ятимнәре куллары белән хөкүмәтне аякка бастырдык. Нефть, газ торбаларын үткәрү өчен, көрәк белән казып, бөтен илгә торбалар суздык, көрәк-сәнәк кенә ясаган заводларны, бер илдә булмаган роторлы автоматлар уйлап чыгарып, космик кораблар ясый торган дәрәҗәгә җиткердек.

Хәзер без пенсионерлар. Алган пенсиябезнең 70 проценты торак-коммуналь түләүләр белән даруга китә, күбебез инвалидлар, ә безнең әниләр, хөкүмәттән бер ярдәм күрмичә, авыр хезмәттән Ходай хозурына күчтеләр. Ә сугыштан кайтканнарның хатыннары, балалары, хәтта оныклары да хөкүмәт ярдәменнән файдалана. Нигә безгә, әтиләре сугышта үлгән, югалганнарның балаларына, бернинди ярдәм юк? Ульяновск, Чабаксар, Түбән Новгород, Самара шәһәрләрендә безнең кебекләргә 500 сум пенсия өстиләр, ә нефть чыгаручы Татарстанда бернинди өстәмә юк. Кеше көлкесе! Мин моны хөкүмәтебез башлыкларына җиткерергә кирәк дип саныйм. Безнең нинди гаебебез бар? Без илебезне алдынгы ил итеп төзедек!

Сугыштан кайтканнарның оныклары-туруннары хәзер 90 яшьлек әби-бабайларын иске йортларга чыгарып, аларны мескен итеп күрсәтеп, судлашып йөреп, фатир алалар, аны сатып, машина алалар. Һич ышанмаслык хәл: 40-50 яшьлек хатыннар 80-90 яшьлек бабайларга кияүгә чыгып, аларның фатирлары кала, пенсиясенең яртысы да эләгә. Мескен бабайлар бер ел да тормыйлар, бакыйлыкка күчә.

Көнләшеп язадыр дип уйламагыз. Барысы да бәхетле булсын, мул тормышта яшәсен. Ләкин әтиле үскән депутатлар, хөкүмәт кешеләре дә аңласыннар иде бу мәрхәмәтсезлекне. Сугыш чоры ятимнәренә, хәзер 75-80 яшьлек әби-бабайларга, хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш. Аларны ач калдырып, кәҗә сөтенә, йомыркага, бәрәңгегә салынган салымны, әтиләре үлгәнгә түләнергә тиешле, ләкин заемга дип талап калынган пенсия акчасын кайтарырга тиешләр. Хөкүмәтебез сугыш чоры ятимнәренә ярдәм кулын сузса, бу яшьләргә дә үрнәк булыр иде.

Мансура ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.

Казан.

Йөрәгемдә эз калдырды балачак хатирәсе, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии