- 08.12.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Авылыбызның хөрмәтле кешесе, бала вакытлары Балык Бистәсе районында үткән Миңнури абыстай балаларны бик ярата иде. Мәктәпкә килеп, укучылар белән очраша, аларга үзенең балачагын елый-елый сөйли иде: «Әтине сугышка озатып, берничә көн үтүгә, кеше саен кереп, булган икмәкләрне җыеп алдылар. Ничек тамак туйдырасы? Без 4 бала. Ачлыкның нәрсә икәнен, үзе кичергән кеше генә аңлыйдыр. Сөлектәй ир балалар ачка интегеп, шешенеп ята. Төнлә белән тегермән стенасы яларга төшәбез.
Ул елларны кыш бик суык килде. Өйдә бер катлы биш тәрәзә зәңгәрләнеп каткан. 10-11 яшьлек Нәсимә апай ничек эшләде икән ул көннәрдә? Өйгә көн саен ике тапкыр ягасы. Утынны апай әзерли. Озын утынны башта яра-яра чыралар ясый, аннары сындыра.
1941нче елгы сеңлем Рәйсә каты авырый. Анда кызамык. Үзе бертуктаусыз пышылдап сөт сорый. Сөт биргәч, эчми, этеп кенә җибәрә. Сөт дип, бертуктаусыз су эчә. Кичкә таба йокыга китте. Шуннан уянмады.
Күрше Шәмәрдән абый, Сабира апаларга бик авырга туры килде. Аларның ике малае сугышта иде. Шәмәрдән абый үлде, Сабира апа сукырайды. Ак кәҗәләрен түләүләр өчен алып чыгып киттеләр. Ике яшьлек Фәйзрахман, 7-8 яшьлек Хәлимә калды. Хәлимә аларны ачтан үтермәс өчен бик тырышты. Без дә аңа ияреп басуга, болынга, уталмаган җирләргә балтырган, кәҗә сакалы, кузгалак эзләргә чыгып китә идек. Безне бервакытта да үзеннән калдырмады. Җиде-сигез бала җыелып урманга барганда: «Җырла әле, Хәлимә апа», – дип ялына идек.
«Өй төбендә үсеп утыра,
Зифа буйлы бер миләш.
Ник моңаймасын минем баш,
Әни – сукыр, үзем яшь», – дип җырлый иде. Шул җыр искә төшкәндә, хәзер дә еламый кала алмыйм. Арыш башагы тула башласа, безнең өчен ризык җитә инде. Арыш башакларын җыеп алып кайтабыз да Хәлимәләрдә учакка ягабыз. Куак чыбыгы өстенә арыш башагы тезәбез. Кылчыклары көя дә арышы кала. Өлгермәгән булса да, катык кына булса да, ашарга шундый тәмле. Беркөнне бакча башындагы арыш башагын җыйганда, председатель килеп чыкты. Мин качтым, Хәлимәне тотып алып, каеш чыбыркы белән кыйнады. Ул киткәч, Хәлимәнең аркасын ачып карасам, бөтен аркасы кып-кызыл кан, бүртеп чыккан чыбыркы эзләре. Мин аны жәлләп еладым. Ә ул еламады. Гомумән, мин аның елаганын да, көлгәнен дә бер вакытта да күрмәдем. Әнисенә бер сүз дә әйтмәскә кушты. Кайтып кердек, кулларда унышар башак. Хәлимә учакка ягып башакны көйдерде дә әнисенә китерде. Сабира апа: «Кызым, үзеңә алып калдыңмы?» – дип сорый. «Мин ашадым инде, әни», – ди Хәлимә. Әнине яратырга, хөрмәт итәргә, авырлык килгәндә әнигә әйтмәскә, сабырлыкка, үҗәтлеккә, тырыш булырга мин Хәлимәдән өйрәндем.
Яңа бәрәңгене иң беренче булып Сабира апалар ашый иде. Хәлимә янына кергәч, миңа да берне бирәләр. Аның тәме хәзер дә авызымда тора. Күк тоз, пешкән бәрәңге. Тозны Хәлимә беркемгә дә әйтмичә, үзе генә күрше авылдан теләнеп алып кайткан икән. Без моны сугыш бетеп, озак вакытлар үткәч кенә белдек. Әни ачулана иде, ашама үзләренә юкны, дип. Мин бик ач идем шул. Әле ишек бикле, әни дә, апа да кайтмаган. Сабира апа, тоз тәпәненнән чыра телеп, учакка яга дип уйлый идем. Ә ул чыраларны ваклап, тозы чыксын, дип бәрәңгегә салган икән. Сабира апа йомшак кына итеп: «Аша, кызым», – дигәч, чыдый алмый ашый идем. Әй, Раббым, гөнаһ итмәсәнә, алар бәрәңгесе миңа тиеш түгел дә бит. Сабый идем шул… Әй, Раббым, шул ризыкларны күп итеп, Җәннәт ризыгы итеп ирештерсәнә.
Өйдә ир заты булмагач, чабата ясаучыбыз да булмады. 5 кешегә чабата кирәк. Төнгә каршы ай яктысында урманнан юкә ташыйбыз, буранда адашабыз.
Әти сугышка киткән елны ук безгә кара хат килде. Ачы хәсрәткә без барыбыз да елаштык. Әни: «Балалар, еламагыз, яшәрбез әле», –ди торган иде. 1944нче елда кайсыдыр станцияне азат иткәндә әнинең энесе дә батырларча һәлак булган. Әбинең бер улына 4 сум пенсия чыкты, икенче улына чыкмады.
Сугыш беткәч, авылда зур җыелыш булды. Алдагы эскәмиягә әбине утырттылар. «Әйдә, әби, менә малаең герой. Сиңа шушы язуны тапшырабыз, авырлык килгәндә, кая гына барсаң да, шушы язуны күрсәт», – дип, әбигә язу бирделәр. Әбинең сыеры бар иде. Сыерына ашатырга беткәч, шушы язуны тотып, председательгә менгән. Председатель язуны ертып кына аткан.
1945нче елда укырга кердем. Яхшы укыган өчен, миңа 6 чиләк бәрәңге бирделәр. Әни белән менеп, арба белән алып төштек. Игеннең искесе бетеп, яңасы җитешмәгән вакыт. Кешеләр ачлыктан шешенә. Апа, шешенеп, хастаханәдә ята. Әни бәрәңге пешерде. Гомеремдә иң сөенечле көнем шул булды. Әни елый-елый рәхмәтләр укыды. Өйгә тәмле исләр чыкты, өйләр матурланып киткән кебек булды. Әни ачлыктан үләргә ятучы туганнарга да өләште. Кайткач, туганнарның рәхмәтен елый-елый миңа тапшырды. Михнәтнең актык чиге ачлык икәнен мин шул чакта аңладым».
Укучылар белән очрашуның ахырында Миңнури апа үзенең язган шигырьләрен укый иде. «Балалар, хәзерге көннең кадерен белегез, тырышып укып, үз юлларыгызны табыгыз, яраткан хезмәтләрегездә эшләп, әти-әниләрегезгә игелекле балалар булыгыз. Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын», – дип, сүзен төгәлләп куя иде. Бу – укучыларга тормыш дәресе. Мондый дәрестән соң укучылар күп мәгълүматлар алып, тормыш турында тирәнрәк фикер йөртәләр. Укучыларның йөзләрендә дә, күзләрендә дә уйчанлык чагыла.
Рәфикъ СӘХАПОВ,
Теләче районы
Комментарии