Ялгышасыз, әфәндем

Ялгышасыз, әфәндем

Соңгы елларда Сталинны сагынып язучылар күбәеп китте әле. «Безнең гәҗит»нең 21нче август санында гына да (№33, 2019 ел) өч мәкалә Сталинга багышлап язылган иде. Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән миңа таныш журналист, дустым Хаҗи Әхмәтҗанов, Казаннан Ринат Ризванов Сталинның явызлыклары турында язсалар, Мөслим районы Исәнсеф авылыннан Мөҗәһидан Мортазин аның явызлыкларын таныса да, хөрмәт итүе турында яза. Минем кебек, аңа да 83 яшь икән үзе. Ленин белән Сталинның кем икәнен укып, белеп үстем, дигән ул.

Без, сугыш чоры балалары буларак, сугыш вакытындагы, сугыштан соңгы еллардагы авыр тормышны үзебез күреп үскәнгә, мин аны беркайчан да сагынып искә алмас идем. 12 яшьтән башлап колхозда бушка эшләп, үз бакчаңда үзең үстергән бәрәңгене, итен, сөтен, маен, үзең ашамыйча, хөкүмәткә бушка илтеп тапшыру безнең якларда гына түгел, бөтен авыл җирлегендә дә бар иде бит ул. Шушы авыл хуҗалыгы түләүләрен сугыш тәмамлануга ук бетерсәләр, ярамады микәнни? Явыз җитәкче үлгәннән соң гына халык бу түләүләрдән азат ителде. Аларны бетерткән Маленковка авыл халкы рәхмәт укыды.

Сталин җитәкчелегендә нинди бай Германияне җиңдек, диләр. Берничә дистә миллион кеше башына җиткән, меңәрләгән авыл-шәһәрләрне юкка чыгарган, иксез-чиксез кайгы-хәсрәтләр китергән һәлакәтне җиңү дип әйтергә тел әйләнми. Җиңелгән илләр инде күптән дөньяның алга киткән иң бай илләре булып яши. Ә без әле һаман да азапланып, көч-хәл белән очын-очка ялгап яшәгән булып маташабыз.

Сугыш чыгаруда Сталинның үзен гаепләп, тарихчыларыбыз исбатлап яздылар бит инде. 1917нче елгы революциядән соң, законсыз рәвештә куелган хакимият, коммунизм төзибез дигән булып, башка илләрне яулап алу сәясәте белән яши башлау сәбәпле китереп чыгарылган сугыш булды бит ул. Дипломатик юллар белән сугышны булдырмыйча, халыкны рәхәт тормышта да яшәтә алсалар, сагыныр да идек.

Сталин исән вакытта кешене хөрмәт итү бөтенләй дә булмады. Миңа – 7, Фаәт абыема 9 яшь булганда әти ясаган бала арбасын тартып урманга менгәч, урман каравылчысы шул бала арбасын талап алып киткән иде. Без аның белән сөйләшергә урысча белмибез. Куркаклар да идек әле. Ул исерек урман каравылчылары кешенең соңгы балтасына кадәр талап алып калдылар. Берсендә Фаәт абый белән пычракка батып, колхоз басуыннан бер чиләк черек бәрәңге алып кайтып баруыбызны күргән колхоз рәисе шул бәрәңгене бирмичә, колхоз амбарына бикләп куйды. Үзе безнең күрше иде әле. «Үзегез ашатыгыз алайса», – дип, әни безне – дүрт баласын аларга кертеп куйды. Рәиснең хатыны Миңлегөл апа безне борчак коймагы белән сыйлаган иде шунда.

Урып-җыю вакытында кырда калган башакларны безнең кебек бала-чагадан җыйдыралар иде. Аны амбарда үлчәп, авырлыгына күрә әзрәк ипи бирәләр иде. Без өч малай башак җыеп кайтып килгәндә шул ук колхоз рәисе минем башак тутырган капчыкка кулын тыгып, авыррак килсен дип салган балчык кантарларын тапты да, яңагыма чалтыратып китереп сукты. Ә теге ике малай миннән ике яшькә өлкәнрәк, аларга тимәде. Шул ук рәис «уфалла» арбасы белән печән алып кайткан хатыннарның арбаларын үз өе янында җыеп, чылбыр белән йозаклап куйган иде. Колхоз фермасында терлекләргә дип пешергән бәрәңгене шунда эшләүчеләрнең дә ашавын күргәч, казанда пешкән бәрәңге өстенә «пес» иткән. Берничә кешене төрмәгә дә утыртты. Шул исәптән әтинең бертуган апасы Минҗамал апа да берничә ел Пановка төрмәсендә утырып кайтты. Шул кадәр дә кешене мыскыл итүләрнең берсе дә онытылмый икән шул. Сталинны мактап язучылар әллә шул колхоз рәисләренең балалары микән дигән шик тә туа миндә кайчак.

Ул елларда производствода эшләүчеләргә ачтан үлмәслек кенә хезмәт хакы түләсәләр, колхозчыларны бөтенләй бушка эшләттеләр бит. Авылларда колхоз төзибез дигән булып, кешенең атын, сыерын, арбасын-чанасын сукасын талап алып, каршылык күрсәткәннәрне өйләреннән куып чыгарып, сөргеннәргә сөреп, күз яшьләренә манчылган колхоз булды ул. Оештырылуы ничек күз яшьләренә манчылган булса, таркалуы да шундый булды.

Мөҗәһидан Мортазин үз авылларында мәктәп директорының күпме кешене төрмәгә утыртуын яза. Безнең Салкын Чишмә авылында (Питрәч районы) ул эшне колхоз рәисе башкарды.

«Ничек булса да, монда Сталинның гаебе юк, авыл куштаннары гаепле», – дип ялгышасыз. Авыл куштаннары шул Сталин кушканны үтәп, кешеләрне кулга алу буенча бирелгән планнарны арттырып үтәп, ялагайланучылар бит инде алар.

Сталин исән булса, ил тулы караклар булмас иде, бәлки, дип уйлаучылар да бардыр. Халык ничек кенә зарланса да, бу илдә халык мәнфәгатьләрен санга сугучылар булмас кебек күренә. Яңадан Сталин заманнары кабатланмасын иде дип куркыта да башлады.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии