- 09.02.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №05 (5 февраль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
2нче гимназиядә төрле мәдәни кичәләргә, спорт бәйгеләренә һәм сәяси очрашуларга зур игътибар бирелә. Әле узган атнада Бөек Ватан сугышының аеруча җан өшеттергеч, мәңге онытылмаслык мизгелләрен искә төшереп алдылар – Ленинград блокадасыннан азат ителү көненә туктадылар. Очрашуга шәһәр Ветераннар берлегеннән тыл һәм сугыш ветераны Виктор Кусакин, сугыш ветераны Сергей Киселев һәм полиция хезмәте ветераны, запастагы майор Габделвәли Кашапов та чакырулы иде.
Кунаклар укучылар алдында фашизмның кешелек дөньясына искиткеч афәт һәм кайгы китерүен сөйләделәр. Ленинград блокадасын үткәннәрнең хис-тойгыларын бүгенге яшь буынга уйланырлык итеп җиткезделәр. Ахырдан, күкрәге тулы орден-медальләрен таккан Габделвәли агалары 7нче сыйныфлар алдында «Уфтанма» җырын башкарды.
Ветераннар әлеге очрашуны оештыручыларга рәхмәтләрен әйтте. Алда тагын очрашулар насыйп булсын.
Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,
Алабуга шәһәре

Комментарии