Вахит Имамов дөрес язган

Мин тарихчы түгел. Шулай да авыл тарихын, авылыбызның борынгы тормышын һәм безнең яклардан узган Пугачев восстаниесе турында язган кеше.

Безнең авылга 1654нче елда нигез салынган. Бу Зәй крепосте төзелү елларына туры килә (1652-1656). Зәй крепосте Кама аръягындагы саклану крепосте дип төзелсә дә, аның максаты шул тирәдәге авылларны буйсындырып тоту була. Бу чорда урыслар җиңелгән Казан ханлыгы территориясенә елдан-ел эчкәрәк үтеп керә башлый.

Безнең Габдулла авылы барлыкка килгән чорда аннан 7-8 чакрым ераклыкта Игәнә елгасы буенда Биш Энде исемле зур татар авылы булган. 1685-1690нчы елларда урыс бае бу авылны куып тарата. Халыкның күпчелеге Габдулла авылына, калганнары Мерәс, Чураш һәм башка күрше авылларга күченә. Минем җиденче буын бабам да Биш Эндедән килгән булган.

1773-1775нче елларда булган Пугачев восстаниесе безнең якларда да киң колач ала. Анда безнең авылдан Мөхәммәтгазиз җитәкчелегендә йөздән артык кеше катнаша. Восстаниене бастырырга дип монда генерал Бибиковның энесе полковник Бибиков җибәрелә. Ул Зәй крепостен ала һәм Минзәләгә юнәлә. Юл уңаенда күп авылларны канга батыра. Аның төп гаскәре хәзерге Минзәлә-Чаллы арасындагы юлдан китә, ә Бибиков үзе бертөркем гаскәре белән Казиле авылы аша үтә һәм шунда «Князь тавы» башындагы «Көрән ат» урманында (ул вакытта әле әрәмәлек була) Мөхәммәтгазиз отряды белән очрашалар. Инициатива восстаниечеләр ягыннан була. Ләкин хәлиткеч моментта Шөкерәле авылларын канга батырып килүче капитан Кардашевский отряды аларны камап ала. Безнең авылдашлар батырларча сугышып һәлак була (мин боларны С.Алишев белән хат алышып, дөреслеген барлап яздым).

Дошман гаскәре киткәч, аларны сугыш булган урында (көн салкын һәм җир каты була) өч көн буе җирлиләр. Зәй крепостеннан килгән солдатлар баш күтәрүчеләрне авыл зиратына җирләргә рөхсәт бирми. Алар хәтта үлгән крестьяннардан да үч ала шулай итеп.

Күрәбез, безнең тирәдә дә бер гаепсез татарларны авылларыннан куганнар, канга батырганнар. Керәшен авыллары күбрәк, димәк, Зәй крепосте солдатлары шул тирәдәге авылларны күбрәк чукындырган. Аннары безнең элеккеге Ворошилов районында (1935-1959нчы еллар) Каран Әзек исемле чуаш авылы бар иде. Тоташ татар авыллары арасында ул авыл җирдән калкып чыкмагандыр ич, каяндыр куылып китерелгән булгандыр. Ә безнең авылга нигез салучы Габдулла һәм Юсый исемле кешеләр хәзерге Әгерҗе районы Салагыш авылы янәшәсендәге Ырыс авылыннан күчеп килеп, урман эчендә агач төпләп өй салганнар икән, бәлки алар да чукындырудан яки җәберләүдән качып килгән булганнардыр.

Рәнҗемәслекмени?! Урыс бае Биш Эндедән 2-3 чакрым ераклыкта урыс авылы төзеткән (Останково авылы), татар авылларының җирләрен тартып алып, үзләрен куып тараткан. Бу аңа нигә кирәк булды икән?

Мин 1951нче елдан башлап бүгенгәчә авыл тарихларын (Иске Абдул, Яңа Абдул, Иректаң, Таулы Дөреш), Бөек Ватан сугышы тарихын барлап, шундый нәтиҗәгә килдем. Беренчесе: тарих ул дөрес булырга тиеш. Икенчесе: тарих югалмасын өчен, аны язарга кирәк. Тарих югалмый, диләр. Югала. Чөнки кеше мәңгелек йортка киткәндә үзе белән бер әйбер дә алып китмәсә дә, белгәннәренең барысын да алып китә. Шуңа күрә аны ул кеше исән вакытта язып калырга кирәк. Ә менә Вахит Имамов шул яшерелгән тарихны табып, барлап язган. Моның өчен аңа Дәүләт премиясен бирерлек тә, тик…

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии