Илләр-көннәр тыныч булсын

1740нчы елларда Габдулла исемле карт Туйкә һәм Ахмар исемле ике улы белән Әгерҗе авылыннан бүгенге Туйкә авылы урнашкан урынга күчеп килгәннәр. Әгерҗе авылы Туйкәдән төньякта, Минзәлә районы белән чиктәш, хәзерге Әгерҗе районы, аның төньягы Удмуртия белән чикләнә. Сулары, чишмәләре, таулары, җирләре мал асрау өчен уңайлы булганлыктан, җирләрне сайлап алганнар. Хәзерге авыл утырган җирләрне Габдулла карт улы Туйкә исеменә яздырган һәм авыл шушы исеме белән тарихка кереп калган.

Архив материаллары буенча, 1900нче елга авылда 152 хуҗалык исәпләнә, 429 ир-ат һәм 393 хатын-кыз яши. Авылда мәчет, мәктәп һәм ике су тегермәне эшли.

Беренче бөтендөнья сугышына авылдан 38 ир-ат сугышка озатыла. 1915нче елның яз-көз айларында тагын 45 ир-егет сугышка чыгып китә. Шулай итеп, ел ярым эчендә генә авылдан 83 кеше мобилизацияләнә. 1915нче елдан соң тагын 50дән артык кеше хәрби хезмәткә алына.

1916нчы елгы авыл хуҗалыгын исәпкә алу материаллары буенча, Туйкәдә 201 хуҗалык 410 ир-ат, 410 хатын-кыз теркәлә.

1930нчы елда авылда күмәкләшү башлана, бер елдан «Сталин» исемендәге колхоз оеша. Тыныч тормыш озак дәвам итми, Бөек Ватан сугышы башлана. 1941-1945нче елгы сугыш елларында авылдан барлыгы 313 кеше фронтка озатыла. Шуларның 191е сугыш кырларында ятып кала.

Ирләр яуда, бөтен эш хатын-кыз, картлар һәм балалар җилкәсендә. Бригадирлар Мотыйгуллина Кафия, Хөснетдинова Факия апалар; сарык фермасында эшләп, май заводына көнгә 35-40ар литр сөт тапшырган Зәйдуллина Сәхипҗамал, Галиева Миңсафа апаларның түземлегенә ничек сокланмыйсың?!

Ир-егетләр сугышка киткәч, «тимер атлар»ны иярләгән тракторчы хатын-кызлар Нурисламова Хөмәйрә апа, Латыйпова Камал апа, Бәшәрова Мәрьям апа, урыннарыгыз җәннәттә булсын!

Бөек Ватан сугышыннан 122 кеше авылга җиңү яулап кайта. Шуларның дүртесе – хатын-кыз.

Бүгенге көндә исән булган бердәнбер сугыш ветераны Сәламов Фаздал Сәлам улына 26нчы декабрьдә 95 яшь тулды. Ул бүгенге көндә Камышлы Күл авылында килене Рәйсә тәрбиясендә яши.

Дөньясы тыныч түгел. Әле бер җирдә шартлау, әле янгын, әле авария… Күпме тере җаннарның, балаларның гомере өзелә. Беркем дә бу дөньяда мәңгелек түгел. Аллаһ биргән гомернең кадерен белсәк иде. Афәтләрдән сабак ала белик.

Фаяз ЗӘЙДУЛЛИН,

Азнакай районы, Туйкә авылы

Комментарии