«Җиңү көне гомеремдә иң зур куаныч булып истә калды»

«Җиңү көне гомеремдә иң зур куаныч булып истә калды»

Тыл ветераны, күптән түгел генә 90 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән Равия Галләмованың биографиясе бай. Ул чор балаларыныкы сыман, аның язмышы да Ватан сугышы белән бәйле. Гаиләдә икенче бала булып Дөбъяз районында туып-үсә ул. Барлыгы алты туган булалар. Бик дус-тату яшиләр. Ата-аналары колхозда эшли, бала-чага йорт-бакча эшләрендә булыша. Әмма 1941нче елның 22нче июнендә барысы да кинәт үзгәрә…

Сугыш елларына туры килгән балачагы турында күз яшьләрсез сөйли алмый Равия апа. «Фашистлар һөҗүме турында радиодан ишеттек. Тиздән әткәебез авылдашлар белән фронтка китте. Бер елдан соң апам да җыена башлады. Әмма өлгермәде: әниебез тиф белән авырып, вафат булды. Апабыз безгә әнине алмаштырды. Ул вакытта барыбызга да бик авыр булды: картларга да, яшьләргә дә, балаларга да. Иң авыр ирләр эше дә безнең кебек кызларга, хатыннарга калды. Үгезләргә төяп салам ташыдык, бодай-бәрәңге уңышы җыйдык. Ә кыш көннәре солдатлар өчен оекбаш бәйләп узды. Тәүлегенә ике сәгать йоклап, калган вакытны хезмәттә уздырган көннәребез бик күп булды. Ул вакытта: «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» сүзләре буш сүз түгел иде. Бик ач вакыт булды. Кыш көннәрендә өйгә ягарга утын юк иде: чыбык яга идек, мичкә ягар өчен тизәктән кирпеч сугып, киптереп куябыз. Инде ул да беткәч, иске сарайны сүтеп яктык. Авырлыкларга карамастан, барыбыз да исән калдык. Бәхетебезгә, 1945нче елда әтиебез исән-сау әйләнеп кайтты.

Җиңү көне шундый шатлыклы – гомеремдә иң зур куаныч булып истә калды. Барысы да бер-берсен кочаклый, кемдер шатлыгыннан елый, кемдер – якыннарын югалту ачысыннан…

Әкренләп тормыш җайга салынды. Мәктәпне тәмамлап, колхоз эшенә кердем. Кияүгә чыгып, Казанга күченеп килдек. Әмәт бистәсендә үз йортыбызны торгызып, әкрен генә тормыш көтә башладык. Дүрт балабыз туды. 1960нчы елда Казанның Совет районы ведомстводан тыш сак бүлегенә эшкә урнаштым».

Ул чор турында хөрмәтле ветеран туктаусыз сөйли ала. Заманасы өчен бик зур оешмаларның иминлеген сакларга туры килгән аңа: ЖБИ, сөт заводы, ит комбинаты… Биредә пропуск системасын, досмотр, урлашуларны кисәтү бурычын үтәгән. Хезмәт стажы 40 елдан арткан ханым 30 елын ведомстводан тыш сак хезмәтенә багышлап, тырыш хезмәте күп санлы мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр, рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.

4 баласы, 4 оныгы, 2 туруны бар. Барысы турында кайгыртып, яратып яши. Күршесе белән киемнәр алып, балалар йортына илтә, хәйрия эшләре белән шөгыльләнә.

Июнь аенда Равия Галләмова 90 яшен тутырды. Кунакка Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәте җитәкчелеге, ветераннар советы әгъзалары да килгән иде. Үткән елларны искә төшереп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Бөек Ватан сугышы елларындагы авыр хезмәте өчен дә, ведомстводан тыш сак идарәсенә багышлаган еллары өчен дә бик күп рәхмәт сүзләре ишетте ветеран бу көнне.

РФ Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча «Ведомстводан тыш сак идарәсе» ФДКУнең матбугат хезмәте хезмәткәре Фирая ГАЙФИЕВА

Комментарии