Әй, язмыш, язмыш...

Әй бу язмыш дигәннәре, кеше башыннан ниләр үткәрми дә, ниләр генә күрсәтми. Мин яза башлаган бу вакыйганың да герое үз гомерендә ниләр генә кичерми.

Мөслим якларында туып-үсеп, шунда гаилә корып, тыныч кына тормыш кичергәндә, авылдагы кулаклар исемлегенә кертелеп, Мәймүнә белән Салихҗан гаиләсен Себер якларына урман кисәргә сөрәләр. Югыйсә, бай дип тә әйтеп булмаган инде алар хуҗалыгын. Савым сыер, бозау, җигәргә ат, кош-корт асраганнар. Бер ял күрмичә, хуҗалыгын алып барган гади крестьян гаиләсендә халык дошманы булырлык нинди байлык булсын инде, уйлап карасаң. Кызганыч, мондый аңлаешсыз кимсетүләр күп булган шул ул чорларда.

Себердәге Урман хуҗалыгы бистәсенә көч-хәл белән барып җитә бу гаилә. Гаилә башлыгын урман кисәргә җибәрәләр, ә Мәймүнә кысан гына бүлмәдә өч бала белән кала. Көннәрдән бер көнне Мәймүнә иренең чирләп китүе турында хәбәр ала. Салихҗанны район сырхауханәсенә салган булалар. Мәктәптә укыган ике кызын күршеләренә калдырып, күкрәк баласын алып, Мәймүнә ирен карарга сырхауханәгә китә. Ялварулы карашы белән Мәймүнәнең күзләренә карап яткан авыру хәлдәге ирен, кулында һәрчак көйсезләнеп торган баласын күреп нишләргә белмәүдән үзәкләре өзелә аның. Ике атна дигәндә ире аның кулында соңгы сулышын ала. Мәймүнә аны шушы район үзәгендә җирләп калдырырга мәҗбүр була. Нәни улын күтәреп кайтыр юлга чыга. Ара ерак, берничә көн кайтасы. Салкын көз көне булганлыктан, балага салкын тия һәм үпкәсе ялкынсынып, ул да күзләрен мәңгегә йома. Ана баласын урман юлындагы бер агач төбенә күмеп калдыра. Ә поселокта фаҗиганең чираттагысы көтеп тора аны. Кысан бүлмәгә кайтып керү белән, йөрәге күтәрә алмаслык хәбәр җиткерәләр аңа. Үзе сырхаухәнәдә булганда, ике кызын да балалар йортына алып киткән булалар. Аяк астында җир убылган кебек була. Соңгы көчен җыеп, балалар йортының тупсасын таптый башлый. Ләкин күпме генә йөрсә дә, кызларын таба алмый. Халык дошманы тамгасы сугылган ялгыз ананың зарын кем тыңласын инде, хәтта сөйләшүче дә булмый аның белән.

Мәймүнә шулай хәсрәт эчендә янып йөргәндә үзе кебек ялгыз ир-атны очрата. Инде тормыш җайланып бара дигәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Бу вакытта аларның Әминә исемле кызлары туган була. Вахитны (ирен) сугышка алалар. Хатынына яшь бала белән авыр буласын аңлап, Вахит аңа туган ягына кайтырга киңәш бирә, үзе дә исән-сау кайтса, алар янына кайтачагын әйтә. Ирен сугышка озатып, кызы Әминә белән Мөслим якларына кайта Мәймүнә. Туган авылында да беркем көтеп тормый аны. Агач землянкада яшәргә мәҗбүр була ялгыз ана. Өч ел буе көтү көтә ул, шуның өчен аңа тана бирәләр. Аны сатып, өй юнәтә хатын.

– Ул өйнең матурлыгы, яктылыгы, җылылыгы! Әни, әллә бу оҗмахның үземе, дип сорадым әнидән, бу йортка атлап кергәч, – дип искә ала Мәймүнә әбинең төпчек кызы – 81 яшьлек Әминә апа. Ә күзендә яшь бөртекләре. 

Шулай берчак Мәймүнә апа сыйныфташы Нәҗипне очрата. Хәл белешәләр, сөйләшеп китәләр. Нәҗипкә башыннан кичкән вакыйгаларны сөйләп бирә. Нәҗипнең бу вакытта Эчке эшләр бүлегендә эшләп йөргән чагы була. Шушы сыйныфташы булыша да инде Мәймүнәгә кызларын табарга. Сәрия белән Кәримә бу вакытта икесе дә гаиләле булалар. Башта ана кызлары белән хат алыша, аннан алар бергәләп кунакка кайталар. Кызларның беренче кайтуларында капка төбенә бөтен авыл халкы җыела, барысының да күзендә шатлык яшьләре. Бөтен халык елаганда Мәймүнәнең йөрәге ничек түзде икән? Кызлар әниләре янына әледән-әле кайтып йөри. Ире бакыйлыкка күчкәч, Кәримә улын алып әнисе янына яшәргә кайта. Ул малай гади авыл мәктәбен тәмамлап, зур дәрәҗәдәге хәрби кеше булып китә. Мәймүнә апа шушы чаклы хәсрәтне ничекләр күтәрә алды икән дә, ничек чын кеше булып кала алды икән? Әле ул авылның абыстае булып, гомеренең соңгы көннәренә чаклы авылда иң хөрмәтле кеше була. 

Мәймүнә әби күптән вафат. Сәрия белән Кәримә дә гүр ияләре. Ә Әминә апа, Аллага шөкер, тыныч кына, балалары тәрбиясендә гомер кичерә, ул үзе дә бүген ак әби. Менә бит язмыш кешегә нинди генә сынаулар бирми. Шуңа күрә, язмыштан узмыш юк, диләр бит халыкта.

Җәүһәрия ШӘРИПОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии