- 10.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №18 (7 май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Фашист гаскәрләрен җиңүгә 70 ел тулып килә. Куанычлы 70 ел гомер. Ләкин бар кеше дә әлеге шатлыклы зур вакыйганы бар күңеле белән тоя алмый. Кемдер сөекле ирен, кемнәрдер газиз улларын, ә күпме балалар кадерле әтиләрен югалтты. Бу – җиңү бәһасе. Күкрәкләрен орден-медальләр белән тутырып, җәһәннәмнән әйләнеп кайткан ветераннарны, Аллага шөкер, зурлыйлар, хөрмәтлиләр. Сугыш кырында ятып калганнарны исә 9нчы Май парадында бер минутка да тулмаган тынлык белән генә искә алалар. Ә аларның туганнарының күңелләрендә үпкә, язмышка рәнҗү дә бар кебек. Ник безнекеләр дә исән-сау кайтып, әлеге хөрмәтне күрә алмады дигән уй башларыннан китми. Үзләре кайта алмаса да, гомер үтеп, исемнәре әйләнеп кайткан кешеләр туганнарының шатлыклары белән бүлешмәү, аларга игътибарсыз калу җәрәхәтле күңелләргә тагын да зуррак яра сала. Безнең әби белән дә шундый аянычлы хәл булды. Аның карт күңеле рәнҗеде дә кебек.
Бөек Җиңүнең 67 еллык юбилеен каршылаган елны безнең гаиләгә зур шатлык җиткерделәр. Әбиебез Зөбәйдә Галәветдин кызы Хәсәнованың хәбәрсез югалган әтисе табылган!!!
Әбиебезнең, «әти» сүзен ишеткәч, күңеле тулды, күзләреннән туктаусыз яшь акты. «Мин бу хәбәрне ишетүдән өметемне өзгән идем, ә шулай да күңел төпкелендә бер чаткы сүнмәгән иде», – диде ул.
Галәветдин бабайны сугышка алганда, Зөбәйдә әбигә – 12, гаиләдәге 6 баланың төпчегенә нибары 1 яшь булган.
Галәветдин Хәйретдинов Буа районы, Югары Лашчы авылында 1895нче елда туа. Гражданнар сугышында да катнашкан бабайны 47 яшендә Бөек Ватан сугышына алалар. 1942нче елның март аенда 92нче дивизия Ленинград шәһәренең төньягы Карелия муентыгында (перешеек) фин гаскәрләреннән саклый. Галәветдин бабай шул дивизиягә эләгә. Алар анда 1944нче елның җәенә кадәр сакта була. Нәкъ менә шул елларда, дөресрәге, 1943нче елның җәендә батыр сугышчы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1944нче елның июнь аеннан финнар белән көчле бәрелешләр башлана. Бу һөҗүмнәрнең берсе бабай өчен соңгысы була. Ул кулына мылтыгын тоткан килеш окопта ятып кала. Бабай гомеренең соңгы мизгелләре хакында безнең гаилә бары тик 1 ел элек кенә белде. Аны Санкт-Петербург шәһәренең «Карельский вал» эзләү отряды командиры В.Г.Скоков җиткерде. Ә безнең гаиләне табуда, эзтабар Скоков белән элемтә урнаштыруда Татарстан Республикасының «Ватан» оешмасы хезмәткәре Р.Р.Сәлахиев булышты. Аларга зур рәхмәт!
Ничә дистә еллардан соң бу хәбәр килеп ирешкәч, ышанырга да, ышанмаска да белмәдек. Үлгәннәр миллионнарча, аларның берсе безнең бабай булуын каян белгәннәр икән дигән сорау баштан китмәде. Хикмәт медальдә булып чыкты. Нәкъ менә «Батырлык өчен» медале номеры буенча аның шәхесен ачыклаганнар. Сугыш кырында ятып калганнарның сөякләренә гөмбәчеләр юлыга. Аларның әйтүенчә, окопта ике сугышчы табылган: берсе – безнең бабай, ә икенчесен ачыклау, кызганычка, мөмкин булмаган.
Узган ел безнең гаиләне Галәветдин бабайны күчереп күмү һәм медальләрне бирү тантанасына чакырдылар. Ленинград өлкәсендә үткән бу кайгылы да, сөенечле дә чарага барган апабыз сугышчыларны зурлап күмүне, туганнарына күрсәтелгән хөрмәтне, елый-елый, әбигә кайтып сөйләде. Карт кешегә күп кирәкмени? Бигрәк тә әтисе табылган, аның еллар узып та онытыла алмаган назын искә алган әбинең бу шатлыгын җиһанга таратасы килде. Аның бит әтисе табылган!!! Ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә, ниһаять, әтисенең сөякләре җир куенына иңдерелгән. Аның хәзер кабере бар! Җиңү көнендә әтисен каршы ала алмаган кызчык күңеле өчен бу да зур шатлык бит. Кайткан медальне, бер папка документларны Буа хәрби комиссариатына алып барып күрсәтүне сорады әбиебез. Аның бит әтисе шуннан сугышка киткән. Анда бит хәрбиләр утыра. Алар белән шатлыгын бүлешәсе килгәндер өлкән кешенең.
Буа хәрби комиссариатында, юри булса да, шатлыгыбыз белән уртаклашучы кеше табылмады. Йөзләренә ясалмалык чыгарып кызыксынып торуны да кирәк тапмады погонлы абзыйлар. Коры гына: «Безгә нәрсәгә алар? Үзегезгә кирәкмәсә, берәр мәктәп музеена тапшырыгыз», – дию белән генә чикләнделәр. Кеше шатлыгына аз гына булса да куана белмәү галәмәтеме бу, әллә тарихка төкерүме? Ватанын саклап, ут эченә безнең бабайлар кермәгән булса, бүген җылы урында утырган булырлар иде микән хәрби агайлар. Әйләнеп кайткан ветераннарны гына түгел, башын салганнарны да хөрмәт итәргә кирәклеген безнең җәмгыятьнең күпчелеге әлегә нигәдер аңлап җиткерми кебек. Кемнәрдер сугышта катнаштым диеп, шушы көнгә кадәр кадер-хөрмәттә яши, ә мылтыгын кочаклап, салкын окопта ятып калганнарның исеме кайткач та игътибарсыз кала. Алар да бит сугышта катнашкан, алар да бит Ватан иреге өчен көрәшкән. Әнә шуны аңламаучыларга ятимнәрнең күңеле рәнҗи.
Зилә ШӘРИПОВА.
Буа районы.

Комментарии