Ничек итеп эзләргә була?

Ничек итеп эзләргә була?

Күп кенә гаиләләрдә Ватан сугышында югалган яки һәлак булып та каберләренең кайда булуын белми торган кешеләр байтак. Мин яза торган кайбер үзенчәлекләр бәлки кемгә дә булса ярдәм итәр. Мин ике абыйны эзли башлаганга ярты гасыр булды инде. Беренчесе – Солтангәрәй Сәйфуллин Казаннан эшелон белән 1941нче елның 23нче июне көнне үк чыгып киткән. Аны китапханәдә бер китап буенча («18-я дивизия» дип атала), юлдан җибәргән хатын карап, даталарны чагыштырып эзләдем. Хатында ул «…Смоленскидан чыгып киттек, Минскины бик нык бомбага тоталар дип сөйлиләр» диеп язган. Минем тикшерүләр буенча, шушы Казан дивизиясен Орша станциясендә төшерәләр һәм Орша – Копысь рубежында куялар. Абый белән (ул пулемет взводы командиры) безнең авыл кешесе дә булган. Яраланып, госпитальдән соң авылга кайтып килгән һәм минем бабайга: «Солтан сугыштан чыкмады. Днепр елгасында кеше күп батты, су каннан кызарды», – диеп сөйләгән ул. Шулар минем истә бик нык калган.

Ел ярым элек, машинада Германиягә барганда, әлеге оборона линиясендә торган Копысь авылына кереп чыктык. Бер кеше белән сөйләшеп тордык. Аның әйтүе буенча, монда бик каты сугышлар булган. Шушы Казан дивизиясе оборонаны нык тоткан. Гудериан танклары флангтан кереп, дивизия камалышта кала. Окоп эзләре бик яхшы сакланган. Бу кеше миңа окоп урыныннан бер пакет җир алып бирде. Анда билгеле пулемет ноктасы торган. Бәлки, абый да шунда соңгы сулышын алгандыр. Туганнар каберендә аның исеме күренмәде. Әлеге изге җирне алып кайтып, авылда хатынының каберенә сиптем. «Сезнекеләр монда булгалый», – диде ул кеше. Аңа кадәр музей-мемориал җитәкчесе Черепановтан ишеткән идем инде. Копысь авылы кырында безнең Татарстан эзтабарлары истәлек ташы куйганнар. Интернет аша һәм Подольск архивлары абый турында бернинди ачык хәбәр бирә алмады. Хәтта дивизиянең штаб документлары да юк.

Шул ук айда, инде кире кайтканда, Көнбатыш Украина шәһәре Каменецка кереп чыктык. Тернополь өлкәсе. Минем авылдагы күршемнең әтисе Нурулла Сөнгатуллин «Хәтер» китабы буенча шул шәһәрдә күмелгән. Интернет аша карап тормадым, шәһәргә кереп карарга булдым. Хәзерге көннәрдә Русия матбугаты, бернинди әхлак дигәннәрне исәпләмичә, украиналыларга (хохолларга) ябышты, аларны бандеровчылар дип атый. Бөтен халык та әшәке була алмый бит инде. Ялганны алга сөрү сәясәтчеләр өчен бик зарарлы. Әйтергә телим, шушы Каменец шәһәрендә дә, башка җирләрдә дә совет солдатларына куелган һәйкәлләр идеаль тәртиптә. Халыклары бик ярдәмчел. Мин, билгеле, алар белән сөйләшә башлаганчы, «здоровеньки були» диеп украинча исәнләштем. Бернинди явыз чырай булмады. Каменец шәһәре уртасындагы һәйкәлләр комплексын карап чыкканнан соң, военкоматка киттем. Андагы дежур хатын миңа шушы районда күмелгән кешеләрнең зур һәм калын исемлеген бирде. Берникадәр вакыттан соң күршенең әтисен эзләп таптым. Ул Лидыхов дигән авылда күмелгән булып чыкты.

Менә бер атна гына элек минем «Одноклассники» битемдә бер сылтама пәйда булды (монысына инде интернет белән таныш булганнар гына төшенә). Мин үземнең фотоларым бүлегендә әлеге ике абыемның да фотоларын куйган идем. Икенче абыем фотосы астына парторг безгә белгәннәрен сөйләде. Сугыштан соң, 60нчы елларда, кырлар буенча таралып күмелгән кешеләрне яңадан казып алып, авылдагы туганнар каберенә күмгәннәр. Бер хатын сылтама куйган. Аны ачып караган идем, телсез калдым. Фото килеп чыкты. Анда саргаеп беткән кәгазь бите. Ул биттә 817нче госпитальдә үлгән солдатлар исемлеге. Берсе минем абыйныкына бик тә охшаган. Шуннан соң интернет битләрендә казына башладым. Көннәр буе утырырга туры килде. Бик күп мәгълүматны үткәргәннән соң, шуны белдем – икенче абый Габделбарый Сәйфуллин армиягә 1941нче елның 3нче октябрендә китә һәм 25нче октябрь көнне һәлак тә була. 19 яше дә тулмаган егет яраланган көнне үк госпитальдә үлә. Тагын озак кына интернетта утыргач, Ленинград өлкәсенә, военкоматка шалтыратканнан соң, Жихарево авылында күмелгән дигән фикергә килдем. Госпитальдә үлгәннән соң, донесениягә карандаш белән язганнар, ә менә кайсы зиратка алып киткәннәре турында бернинди язуда да юк. Русча әйткәндә, ул вакытта «не до этого было». Аннан соң, 50-60нчы елларда кечерәк зиратларны зуррак зиратка күчереп күмгәннәр. Менә монысы инде бик тә тәртипсез эшләнгән (ваемсызлык, тәртип булмау, исемлекләрне югалту, һәйкәлләрдәге язуларның бетүе). Урындагы хәрби комиссариатларда кайбер исемлекләр бар, әмма анда барлык кешеләр исемлеге дә кермәгән. Шушы Жихарево авылы тирәсендә берничә туганнар каберлеге бар. Кайберләрендә 1000нән артык кеше күмелгән, әмма билгелеләре яртысы гына. Газета укучыларның туганнары, якыннары югалганнар бардыр. Эзлисе килгәннәргә компьютерда интернет белән эшли торган кешеләр аша тырышып карарга кирәк. Хәзерге вакытта Бөтенрусия ОБД-МЕМОРИАЛ сайты эшли. Монда миллионлаган архив документлары теркәлгән. Электрон адресы мондый: http://www.obd-memorial.ru/html/index.html. Фамилия, исемнәрне керткәндә төрлечә язып карагыз. Мәсәлән, паспорт буенча Габделбарый, сайтта эзләгәндә Барый, Габдулбари, Бари, Борис диеп язып карадым. Кайбер кешеләрнең фамилияләре дә үзгә язылган. Татарча яңгыраш русчага туры килми. Менә шуңа да инде таба алмыйлар! Сайтны ачканнан соң, анда исем, фамилия, әтисенең исемен кертергә була. Белмисез икән, отчествосы, исем, фамилиясен кертегез. Мин язганча, төрле формада язып карагыз. Аннары шунда ук «расширенный поиск» дигән юл бар. Ул битне ачкач, сул якта 13 төрле эзләү мөмкинлеген күрергә була. Беренчесе «в сводных записях по всем документам» дип атала. Соңгысы «Протоколы эксгумации». Менә арага тамга куярга кирәк. Әмма берәм-берәм генә, тамганы «в картотеках» дигәнгә генә куясың да исем-фамилияне язып эзлисең. Тапмый икән, исем-фамилияне башкача язып карыйсың. Аннары башка бүлегенә күчәсең. Тик тамга барысында да берьюлы тормасын.

Рөстәм СӘЙФУЛЛИН.

Яшел Үзән районы, Түбән Урысбага авылы.

Комментарии