Комсомоллы яшьлек елларым

Комсомоллы яшьлек елларым

Яшьлек елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Мәктәп еллары, октябрь значогы тагып, Ленин бабай оныклары булып йөргән вакытлар гел истә… Ә аннан соң муенга пионер галстугы тагып, өмәләрдә катнаштык, тимурчылык хәрәкәте оештырдык. Бик теләп булыша торган идек без карт-карчыкларга. Аларның утыннарын ярып-өеп бирәбез, карларын көрәп, йорт тирәләрен җыештырабыз, көн дә чишмәдән көянтәләп су ташыйбыз һәм башка бик күп эшләрен теләп, шулай тиеш икәнлеген аңлап булыша торган идек ул вакытларда.

Пионердан соң иң күңеллесе – комсомол оешмасына керү булыр иде. Ул оешмада тору заманасы өчен бик зур горурлык булды, һәм безнең алдыбызга да зур бурычлар куела торган иде. Нинди генә эшләрдә катнашырга туры килмәде ул вакытларда. Спорт ярышлары уздырабыз, концертлар куябыз. Безнең Саба урта мәктәбе Карл Маркс исемендәге колхозга да шефлык итә иде әле. Көчле иде ул заманнардагы комсомол оешмалары. Мәктәпнең комсомол оешмасын җитәкләгән лидерлар безнең өчен кул җитмәслек югарыда кебек тоела иде. Мин хәтерләгәндә аның җитәкчеләре Билалова Илсөяр апа, Князева Оля, Хафизов Борис һәм Бариева Миләүшә булды.

Комсомол тарихын искә алсак: 1918нче елның 29нчы октябрендә Беренче Бөтенроссия эшче һәм крестьян яшьләр съезды карары белән Русия коммунистик яшьләр союзы (РКСМ) төзелә. Ул КПССның төп булышчысы, төп резервы булырга тиеш була һәм бу рольне үти дә. Илнең төп төзелешләрендә комсомоллар башлап йөриләр, илдә барган күмәкләштерүдә төп ярдәмчеләр булалар. Рафбак оештыру да аларның көче белән башкарыла, чирәм җирләрне үзләштерүдә дә комсомоллар алдынгы сафта бара. 1924нче елда оешмага Ленин исеме бирелә, ә 1926нчы елда атамасына бөтенсоюз сүзе өстәлеп, ВЛКСМга әйләнә. Комсомоллар партия һәм илнең бурычларын үтәүне үзләренең шәхси бурычларына караганда өстенрәк куялар. Алар Бөек Ватан сугышында да үз-үзләрен аямыйча фашистларга каршы көрәшәләр. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен өч мең ярым комсомолга Советлар Союзы герое дигән исем бирелә.

Комсомоллар сугыштан соң да сынатмый: сугыш җимерекләрен төзәтүме, БАМ төзүме, КАМАЗ заводын сафка бастыру, ВАЗ заводын төзү дисеңме – барысына да аларның өлеше керә.

90нчы еллар башында СССР таркалгач, комсомол оешмалары да эшләрен туктата, ләкин илебезнең өлкән буын вәкилләре, комсомолда тәрбияләнеп үскән кешеләр буларак, бу оешманы онытмый. Аның әле дә безгә йогынтысы сизелә.

Соңгы елларда мине бер уй тынгысызлады. Безнең Саба (ул вакытта Теләче районы белән берлектә) районында комсомол эшенә беренчеләрдән булып кем нигез салды икән соң? Шушы сорау миңа тарихка күз салырга, эзләнүләр юлына кереп китәргә этәргеч бирде.

Ниһаять, эзләгәнемне таптым. Саба районының беренче комсомолларын ачыкладым. Иң беренче комсомолларыбыз: 1908нче елда туган, соңрак Урта Азия якларында яшәгән Мөбарәкова Асыл, Әүхәдиева Мәйсүфә, Вәлиуллина Гайшә (Гайни әбиемнең сеңлесе), Хәлиуллин Нурулла (Сабада җитәкче урыннарда эшләгән Хәлиуллин Шөгаепның абыйсы) һәм дә Сабитов Шәрәфи (Вәлми Кәшифәсенең ире) дигән кешеләр була. Авыр вакытлар була ул. Җитмәсә, комсомолга керүчеләрне төрлечә куркытып, тормышларына янап торалар.

Комсомол оешмасы оешып, күпмедер вакыттан соң беренче секретаре итеп Нәҗметдинов Каюм Нәҗметдин улы сайлана. Ул әле аның өстенә китап-культтовар кибетендә сатучы булып та эшли. Икенче секретарь вазыйфасын Ибраһимов Әхмәт башкара. Саба районындагы комсомол ячейкасында ул чакта барлыгы 35 комсомол була. Болар – укучылар, укытучылар һәм дә авыл яшьләре. Җыелу урыны – Шәкүр байның ике катлы өендә, икенче каттагы изба-читальнаяда (уку бүлмәсе). Ул вакыттагы актив комсомоллар – Ибраһимов Әхмәт, Ярмиев Габдрахман, Усачёв Александр, Степанов Фёдор, Сафина Рабига, Хөсәенова Халисә, Зиннуров Нурислам, Галимҗанов Хәкимҗан, Зарипов Юныс.

Комсомол эшенә акча табу өчен берничә егет: Галимҗанов Хәкимҗан, Ярмиев Габдрахман, Зарипов Юныс Шәмәрдән станциясенә – вагон, заготзернога ашлык бушатырга йөргән. Бу акча төрле чаралар үткәргәндә кирәк-яракка тотылган. Укытучы комсомоллар халыкка ил алдында торган бурычлар, көн эчендә булган яңалыклар турында сөйләгән. Күпчелек комсомоллар төрле авылларга барып, колхоз оештырырга булышкан. «Барып, колхозны оештырып кына кайтасың, икенче килгәндә колхозда бер председатель генә калган була. Куркытуларны, төрлечә янауларны ишетергә туры килде, хәтта Зарипов Юнысны коега да салып калдырганнары булды», – дип искә ала Каюм ага.

Баштарак елларда районыбызда комсомол секретарьлары булып эшләүчеләрнең кайберләрен генә атап китим әле: 1933нче елларда Килдебәктән Хәбирова Җиһан комсомол комитетында оештыру бүлеге мөдире булып эшли. 1934нче елларда Гарипов Гыйльми комсомол комитетында пионерлар бүлеге мөдире була. 1935-36нчы елларда бу эш Олыяз укытучысы Сафина Рәбигага бирелә. 1937-41нче елларда беренче секретарь булып Хәйруллин Касыйм эшли. Сугыш башлангач, беренче секретарь вазыйфасы Хәйруллина Мәсхүдәгә тапшырыла. 1943-45нче елларда бюро әгъзалары Хуҗина Мәмдүхә, Мөбарәкҗанова Рәбигалар була. 1954нче елның февраленә кадәр беренче секретарь эшен Фәезова Сөембикә башкара, ә аннан соң Хәбирова Нурлы эшли башлый.

Әйе, бездән соңгылар шушы кешеләр кул астында тәрбия алган буын. Мин үзем газ оешмасында комсомол секретаре булганда районның комсомол җитәкчесе Сабиров Расих Хәсән улы белән киңәшләшеп, белмәгәннәремне аннан өйрәнеп эшли торган идем. Расих Хәсән улы 1976нчы елдан 1982нче елга кадәр районның комсомол оешмасын җитәкләде. Аның вакытында авылларда комсомол яшьләр эшли торган фермалар барлыкка килде. Яшьләрне авыл хуҗалыгында эшкә калдыру, кызыксындыру чаралары булдыру өчен күп эшләнде, слётлар уздырылды. Район буенча промколлективларда яшьләр коллективлары булдырылды. Мәктәпләрдә производство бригадалары булдыру эшенә күп көч куелды, ә 1981нче елда Саба районында аның беренче слёты уздырылды. Ул елларда яшьләрне рухи яктан тәрбияләүгә дә әһәмият бирелә иде.

Расих Хәсән улы хәзер дә эштә, ул ветераннар советын җитәкли. Үзенең эш дәверендә тупланган тәҗрибәсен өлкәннәр белән бүлешә, аларга ярдәм итү юлларын эзли.

Комсомол оешмасы инде үзе булмаса да, Саба һәм Теләче районнарында яшәүче күп кенә өлкәннәр өчен комсомол туган көн яраткан бәйрәмебез булып кала бирә. Комсомолның тарихы – миллионлаган кешеләр тарихы, аларның язмышы. Ул тарихның күп кенә битләре ябылса да, без ул вакытларны онытмаска тырышабыз. Комсомолда үскән кеше үзенең тормышта нинди булса да бурычы барын, җаваплылыгын тоеп яши иде. Комсомол безне үз-үзеңә таләпчән булырга, рухи яктан төрле агымнарга бирешмәскә, эшне сөеп эшләргә өйрәтте. Һәм бу үсеп килүче яшь буын өчен бик дөрес юнәлеш булган.

Муса АБДУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе

Комментарии