- 11.02.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №06 (7 февраль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Теләче районының Балыклы авылында яшәүче 82 яшьлек Рәисә апа Хәбированың узган җәйдә хыялы тормышка ашкан. Сугышта үлеп калган әтисенең каберен бер мәртәбә булса да күрергә, чәчәкләр салырга дип гомере буе хыялланып яшәгән була ул. Гыйбрәт алырлык хәл: кемдер аяк очында гына булган зиратка барып, мәрхүмнәренең хәлен белергә җай тапмый. Ә Рәисә апа, бу изге бурычын үтәү өчен башта бу каберлекне эзләтү мәшәкатьләре белән йөргән, табылгач, Санкт-Петербург (элеккеге Ленинград) шәһәренә үк барган!
ӘТИСЕЗ ТОРМЫШ
Рәисә апа – сугыш чоры баласы. Бу афәт башланганда 5 яшь кенә була аңа. Шулай булса да, йөрәгенә уеп язганнармыни – бөтенесен яхшы хәтерли. Сугыш башланып бер ай узуга, әтисенә повестка килә. Ул вакытта Насыйбулла Сафиуллинның Күкчә авылы советы рәисе чагы, шуңа аны озатырга дип, бөтен җирлек халкы җыелыша.
– Соңгы тапкыр әтием белән күрешү мизгелләре әле дә исемдә. Сугышка чакырылучыларны Теләче военкоматыннан Арчага алып киткән вакытта әтием атлы авылдашын күреп алып, командирлары белән сөйләшә: «Кыска юл белән генә, урман аша иптәшләремне куып җитәрмен мин!». Шулай ди дә, өйдә калган сабыйларын, газиз әнкәсен, сөекле хатынын тагын бер тапкыр күреп калырга дип, атларны авылыбыз Күкчәгә чаптыра. Бу вакытта өйдә 3 яшьлек энем Фәрит белән мин һәм әби генә идек. Ә әнием Сәйдә белән олы апам Ләбибә, әтине күреп калыр өчен, военкоматка киткәннәр иде. Әти кайтты да, әби белән бик озак саубуллашып, елашып утырдылар. Башка беркайчан да күрешмәячәкләрен сизгәннәр, диярсең. Урамга чыкканнан соң, әти безне атка утыртып, бераз авыл буенча алып барды. Аның соңгы сүзләрен аермачык хәтерлим: «Балалар, барыгыз, кайтыгыз инде, йә адашырсыз», – дип, безне аттан төшереп калдырды, – дип сөйли Рәйсә апа. Бу вакытта ул әтисенең нигә чыгып китүен дә аңламый, соңрак татыячак ятимлек ачысын да күз алдына китерми.
Әтисе киткәннән соң бөтенләй башка, авыр тормыш башлана. Әнисе көне-төне эштә, ә дүрт бала әби тәрбиясендә булган. Нәрсә ашап яшәделәр икән, ишле гаилә бит, дигән сорау туа. Бакчалары инеш буенда булган аларның. Язгы су озак китми торганга, бакча туфрагы ләм белән кушыла икән, дымы да шәп, шуңа күрә бәрәңгеләре уңа торган булган. Әбиләре еш авырганга, кәҗә сөте эчкән, шунлыктан, нинди авыр вакытлары булса да, кәҗәләрен бетермәгәннәр. Кыскасы, ашарларына бәрәңге, сөт булып торган. Әмма шул ук вакытта мәшәкатьләр дә читләтеп үтмәгән.
– Әти булмагач, кечкенә чактан ук авыр эшкә җигелдек, кияргә кием булмагач, башлангыч белемне үз авылыбызда гына алырга мөмкинлек булды, бик укыйсы килсә дә, әни алты чакрымдагы күрше авылга җибәрмәде. Әтинең: «Кызым, мин кайттым!» – дигән сүзен ишетәсе килеп яшәдек. Әни һәрвакыт эштә булганга, өй тирәсендәге бөтен хезмәт: урманнан чыбык-чабык ташу, кәҗәгә печән җыю, бәрәңге утырту, алу безнең җилкәгә төште, – дип искә ала бу вакытларны Рәйсә апа.
БЕЗ ДӘ ИПИ АШАР ИДЕК…
Озак та үтми, Насыйбулла Сафиуллинның сугыштан язган хатлары килә башлый. Мондый көннәр өйдәгеләр өчен зур бер бәйрәмгә әверелә. Хатларны кат-кат укып, күңелдән ятлап бетерә торган булалар.
– Үзе гел язып торса да, безнең аңа җибәргән хатларны сирәк алды. «Ленинградны саклыйбыз, бик каты сугышлар бара. Балалар, сезне бик сагынам!» – дип яза иде. Ладога күле буенда сугыштык дигәне истә. Бервакыт әти җыр да җибәргән иде:
Совет кораблары йөзә
Ладога күлләрендә,
Кораблар булып чайкалам,
Сагынган көннәремдә… Бу җырны әле дә әтине сагынган саен җырлыйм.
…1943нче елның 30нчы мартында, «Ленинград блокадасын ачканда, коммунист Сафиуллин Насыйбулла геройларча сугышып һәлак булды», – дигән хат килә. Әмма аның кайчан үлгәнен, кайда күмелгәнен язмыйлар. Шул рәвешле, Рәйсә апа ятим кала. Сугыштан әтиләре исән кайткан иптәшләренә кызыгып яши ул. Алар ипи ашаганга да кызыгып караганы исендә. «Әти исән булса, без дә ипи ашар идек», – дип, елаган чаклары бик күп була.
– Күрше авылда әти белән Ленинград шәһәрендә бергә булган Исхак абый яши иде. Исхак абый безгә еш килде, әти турында гел сораша идек, ул сөйләгәндә, мин әтине күз алдына китерәм, кышкы суыкларда, язгы-көзге яңгырларда туңып-өшеп салкын окопларда яткан әтиемне жәлләп елыйм. – дип сөйли Рәйсә апа. – Мин елагач, әби белән әни дә күз яшьләрен тыя алмыйлар, Исхак абый нишләргә белми, мине һәм Фәрит энемне кулына алып сөя, әтиегез сезне бик сагына иде, балакайлар, ди. Шул вакытта мин әтинең йөргән эзләрен барып күрү, ул күмелгән каберлекләрне күрү хыялы белән яши башладым. Әмма әти бит хәбәрсез югалган, кайда хезмәт иткәнен дә, кайда күмелгәнне дә белмибез. Ничә тапкырлар эзләтеп карасак та, бернинди мәгълүмат булмады. Инде өметем өзелгән кебек булган иде, бәхеткә, узган ел эзтабарлар булышлыгы беләнме, архив документларын ачканнармы, әтиебезнең кайсы дивизиядә сугышканы, кайсы көнне һәлак булганлыгы, кайда күмелгәне турында хәбәр килде. Безгә Ленинград өлкәсенең Киров районыннан чакыру килде. Кызым белән киявем: «Әйдә әни, әтиеңнең каберен күрергә алып барабыз!» – диделәр. Шулай дигәч, мин аптырап калдым. Үземнең барасым да килә, тик сәламәтлек ягы да яхшы түгел: кан басымым уйный. «Әйдә, әни, гомерең буе барасың килеп яшәдең бит!» – дип үгетләгәч, эчәргә дарулар, уколлар алып Аллага тапшырып, киттек.
Августның урталарындагы, бик матур бер көн була бу. Петербургта, гадәттә, томан, яңгыр хөкем сөрә бит, ә Рәйсә апаның килерен белгән кебек, кояш гел елмаеп кына тора бу көннәрдә. Шәһәргә якынайган саен, Рәйсә апаның да күңеле ныграк тула: «Әти күргән җирләр бит инде бу!» – дип уйлый ул.
– Барып җиткәч, безне Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның «Хезмәткә дан», «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен», һ.б. медальләре иясе Иниятулла Кутуев каршы алды. Ул Киров районы белән алдан ук сөйләшеп куеп, безне каршы алуны оештырган иде. Безнең белән очрашырга Киров район башлыгы үзе дә килде, бик җитди җыелышка ашыкса да, хәлләребезне сорашып, истәлекле бүләкләрен тапшырып, «Әтиегезнең батырлыгы өчен сезнең алда баш иябез!» – дип, соңыннан безне үзе озатып йөри алмавына гафу үтенеп, үзенең ярдәмчеләренә тапшырып, ашыгып китеп барды. Алар гел шулай икән, кем генә килсә дә, район башлыгы һәрвакыт үзе шул солдатның балалары, оныклары белән сөйләшә, аларга бүгенге тыныч тормыш өчен рәхмәт әйтә икән. Безгә бу турыда Ленинград өлкәсе Киров районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Сидоренков Андрей Владимирович әйтте. Ә үзе безне туганнар каберлегенә алып китте – дип, истәлекләре белән уртаклаша Рәйсә апа.
«ӘТИ ДИП ӘЙТӘ АЛДЫМ»
Туганнар каберлеге дигәннәре бик зур, бик матур бер җир булып чыга. Үзе шул кадәр озын: бер башыннан икенче башы күренми дә. Ничек утыртып бетергәннәрдер, бөтен җирдә чәчәкләр – басарга урын да юк. Рәйсә апаның бу күренешләрдән, җиңелчә генә башы да әйләнеп китә, ул үзен әтисе янында кебек хис итеп, күңеле тулып атлый…
– Чәчәкләр куйдык, авылдан алып килгән туфракны салдык. Аннары сугышның иң каты бәрелешләре барган Нева мәйданчыгына (Невский пятачок) киттек. Анда да туганнар каберлеге бар икән. Бу эшләрне безнең өчен Тосно районы имамы Иниятулла оештырган иде. Сугыш вакытында үлгән мөселманнар рухына дип дога кылдык, имамга ияреп намаз укыдык. Мин шуннан соң кая барганны да, ниләр күргәнне дә төш кебек кенә хәтерлим – чөнки шул кадәр дулкынланганмын, кан басымнарым күтәрелеп, елый-елый йөрәкләрем кысып, хәлләрем начарайды. Инде уколлар ясап бераз тынычлангач, безне сугыш барган вакыйгаларны тасвирлаган диаграммага алып киттеләр. Монда күрсәтелгәннәр шундый чын итеп эшләнгән – аста, Нева елгасында – боз өстендә сугышчылар, танклар, өстә самолетлар оча, якында гына окоплар ясап куйганнар. Экскурсовод вакыйгаларны сөйли, минем колагыма бернәрсә керми – сугышчылар арасында әтинең чалымнары булган кеше булмасмы икән дип, гел шуларны карап утырдым. Беләм югыйсә, бу ясалган рәсем генә, әмма шул кадәр чын булып тоелды! Соңыннан безнең янга кешеләр килеп, минем әтинең шушында сугышып һәлак булуын белгәч, башларын ия-ия рәхмәт әйтәләр, мин еларга да белмим, русчаларын аңлап та бетермим. Әмма менә шушында беренче тапкыр әтиемне бик якын итеп тойдым. Гүя ул минем янымда гына, мине күзәтеп торадыр кебек, миңа әйтелгән рәхмәтләр барысы да аңа барып ирешәдер кебек булды. Һәм 75 ел үткәч, авыз тутырып, рәхәтләнеп, ӘТИ дип әйтә алдым! «Әти, мин килдем, сиңа газиз әнкәң Ак әбинең, сөекле хатының Сәйдәнең, балаларың – минем Ләбибә апам, Җәвит абыем, Фәрит энемнән (хәзер инде һәммәсе дә вафат) озак еллар аша килгән сәламнәрне җиткердем», – дип кычкырып әйтәсем килде. Шушы көннәрне күрүем, шушы халәтне кичерүем белән мин бик бәхетле! Ятимлек ачысы да, ачлык та, фашистларга үпкәм дә онытылды. Мин хыялымны тормышка ашыра алдым, Аллага шөкер!
Икенче көнне Рәйсә апаны һәм аның балаларын шәһәр карарга алып чыгалар. Петергофта императорларның җәйге бакчаларын, матур йортларын карап хәйран кала ул. Балтыйк диңгезенә, әтисенең җырларында язган Ладога күленә сәлам бирә, атаклы Ленинград күперләрен, аларның төнлә белән бер вакытта күтәрелүен, аннан йөзләгән кораблар чыгуын күзәтә. Иң шаккаттырганы шул була Рәйсә апаны – бөтен җирдә дә олы кешеләргә, инвалидларга коляска бирүләре.
– Мин ничек йөреп бетерер идем бу җирләрне, белмим, ә алар барысын да алдан уйлап куйган. Музей хезмәткәрләре минем әтинең биредә һәлак булганын белеп алдылар да, берәм-берәм яныма килеп рәхмәтләрен әйтеп киттеләр, башка музейларга бушлай һәм чиратсыз керергә дигән махсус язу тапшырдылар. Шаккаттым. Әйтәләр иде аны блокада узган халыкның балалары, оныклары бик итагатьле дип, бу кадәр дип уйламаган идем. Олыгайган көнемдә бер белмәгән кешеләрдән шундый кадер-хөрмәт күрергә туры килгән икән. Болар барысы да әтиемә әйтелгән рәхмәт дип кабул иттем, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Бөтен дөньясын онытып, матурлыкларга сокланып йөргән вакытта, кинәт кенә авылы исенә төшә Рәйсә Хәбированың. Әнисе каберенә барып, Синявин биеклегеннән (анда шушы биек ноктаны дошманга бирмәс өчен бик каты сугышлар барган) алынган туфракны саласы, шул зиратта күмелгән туганнарына әтисе хезмәт иткән, сугышкан җирләрдә күргән вакыйгаларны сөйлисе килә башлый. Һәм балаларының «Әйдә, сиңа шәһәрне тагын күрсәтик инде!» – дигәннәренә дә карамыйча, тизрәк кайтырга карар кыла.
– Кайтканда черем итеп киткәнмен. Һәм шундый матур төш күрдем. Мич алдында әби коймак пешерә. Ул һәрвакыт олы юлга чыга торган кечкенә тәрәзәгә карап тора иде. «Нәрсә карыйсың анда, әби?» – дип сорагач, «Менә әтиегез кайтыр да, күрми калырмын дип карап торам, балакайлар», – дия торган иде. Төшемдә дә шул тәрәзәгә күз сала-сала бик матур елмаеп, ашыга-ашыга мичтә коймак пешерә иде. Йөзе шундый ачык! Шатлангандыр, бердәнбер баласының ятып калган җиренә туган авылыннан килгән туфракны салгач, аның рухына догалар укылгач, әбием дә тынычлап калгандыр шул…
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии